Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Биктаһиров белән хушлаштылар: «Аның күңеле, йөрәге ачык иде»

Искәндәр абый турында: «легенда», «шәхес», «халык җырчысы» кебек сүзләр бүген еш яңгырады. Озакка сузылган каты авырудан соң, ул хатынын, ике улын, оныкларын, яраткан тамашачысын ташлап, мәңгелеккә китеп барды. Аның шулай кинәт китеп баруын җәмәгатьчелек бик авыр кабул итте.

news_top_970_100
Искәндәр Биктаһиров белән хушлаштылар: «Аның күңеле, йөрәге ачык иде»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Бәхил бул, әтием!»»

Казанның Мәрҗани мәчете янында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасимендә җырчының улы Сәйдәш Биктаһиров рәхмәт сүзләрен әйтте. Искәртеп үтик, артист кичә 72 яшендә озак авырудан соң вафат булды.

– Син безне чын кеше иттең, үстердең. Мин синең белән кечкенә вакыттан бирле гастрольләрдә йөрдем. Синең белән бергә үстем, дияргә була... Бик нык горурланам! Бәхил бул, әтием! – диде Сәйдәш Биктаһиров.

Дамир Натфуллин: «Аны һәрвакыт «Искәндәр абый» дип, якын итеп йөрттек»

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин татар халкының җыр сәнгате зур югалту кичерүен билгеләп үтте:

– Кичә, каты авырудан соң, татар эстрадасын үстерүгә зур өлеш керткән Искәндәр Биктаһиров арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Искәндәр абыйның активлыгы эстраданың бөтен яшь җырчыларына зур үрнәк булырга тиеш. Аның үзенә генә хас булган халык җырларын башкаруы, үзенчәлеге, юлы булды.

Ялга киткәч тә ул ел саен Сабантуй графиклары белән кызыксынып торды. Андый кешеләр мәшһүр, алар – күренекле. Аларның җырлары безнең йөрәгебездә мәңге сакланыр. Мин аның әтисенең исемен дә белмәгән идем, без аны һәрвакыт «Искәндәр абый» дип, якын итеп йөрттек. Мәдәният министрлыгы исеменнән туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Искәндәр абый, бәхил бул, урының оҗмахта булсын, – диде ул.

Кадим Нуруллин: «Авыл җирлегеннән килеп, сәхнәгә күтәрелде»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин өчен Искәндәр абыйның китеп баруы – көтелмәгән хәл булган.

– Кызганыч, югалтуларыбыз күп: берсе артыннан берсе килеп тора. Әмма дә ләкин, нишлисең, тормыш шулай дәвам итә. Искәндәр абый – һәрберебезнең күңелендә сакланып кала торган легендар шәхесебез. Ул үзенең урынын эстрадада, сәнгатьтә аерым биләп тора. Аның тормышы безнең өчен үрнәк. Авыл җирлегеннән килеп, сәхнәгә күтәрелеп, менә дигән ике егет үстерде. Бүгенге көндә Искәндәр абыйның мирасы безнең алдыбызда. Хушлашырга килгән һәр кешегә рәхмәт.

Нинди матур көн! Күк капусы ачыла торган көндер бу. Әлбәттә, иманым камил, Искәндәр абый, җәннәттә булыр, Аллаһы Тәгалә теләсә. Һәрберебезгә исәнлек-саулык, Искәндәр абыйга оҗмах теләп калабыз, – диде Татар дәүләт филармониясе директоры.

Айдар Фәйзрахманов: «Без, яшь егетләр, халкыбызга хезмәт итәбез дип, җиң сызганып, татар җыр дөньясына килеп кергән идек»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Искәндәр Биктаһиров белән иҗат юлын бер чорда башлаган булган:

– Искәндәр кешелекле, үзенчәлекле, тормышка якты карашы булган шәхес буларак, безнең күңелләрдә озак еллар сакланыр. Без, яшь егетләр, халкыбызга хезмәт итәбез дип, җиң сызганып, татар җыр дөньясына килеп кергән идек. Искәндәр халык күңеленә матур, үзенчәлекле җырлары белән кереп калды. Халыкның югалып барган җырларын кайтарып, халык кабул итәрлек итеп, аһәңе белән җиткерә алды. Бу юнәлештә кылган хезмәте искиткеч зур. Шуның өчен дә бу шәхес татар халкы тарафыннан ихтирамга лаеклы булгандыр дип уйлыйм.

Искәндәр, син бик матур итеп яшәдең, иҗат иттең, хезмәттәшләрең белән һәрвакытта җылы мөнәсәбәттә булдың. Шушы хәбәрне ишеткәч, Искәндәрнең елмаеп, филармониягә килеп керүе, аның киңәшләшүе – барысы да күз алдына килеп басты. Урының оҗмахта булсын. Син халкыбыз, хезмәттәшләрең күңелендә матур булып, җылы хисләр белән сакланырсың, – диде ул.

«Җыр ул – минем өчен яшәү рәвеше»

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов:

– Сәламәтлектән кадерле бер әйбер дә юк, сакланырга кирәк. Бәхил бул, риза бул. Урының оҗмахта булсын.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков:

– Бүген без халык таланты белән хушлашабыз. Искәндәр абый иҗади эшчәнлеген безнең ансамбльдә башлап җибәрде: 12 ел солист булып эшләде. Аның хәтере һәрвакыт безнең йөрәктә саклана. Милли сәнгатебезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт. Һәрвакыт тормышны сөючән, күңелле кеше булды. Аның күңеле, йөрәге ачык иде. Безнең ансамбльдә эшләгәндә дә бик күп чыгыш ясады, гастрольләрдә йөрде. Ансамбльнең эшчәнлеге, мәдәният, татар җырының халәте, үсеше белән кызыксынып торды, – диде ул.

Казан шәһәре филармониясе директоры Наил Зыятдинов:

– Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Репертуары бик бай иде, халык җырларын яратып башкарды. Ул татар халкы, милләте өчен гел янып яшәде. Күптән түгел генә аның белән сөйләшеп торган идек. «Кая чакыралар – шунда барам. Җыр ул – минем өчен яшәү рәвеше», – дип әйтте. Дөрестән дә, ул гел җыр белән яшәде, өендә дә, эшендә дә җырлап, безнең шатландырып торды. Чакырган җиргә килә торган иде. Искәндәр абый, авыр туфрагың җиңел булсын. Тыныч йокла...

Фердинанд Сәлахов: «Балалары өчен янып яшәде»

Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Ул Искәндәр Биктаһировны «халык күңелендә яшәгән шәхес» дип атады. Фердинанд Сәлахов Искәндәр Биктаһировның гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәхнәдә булуын, концертларда бергәләп эшләвен, «Илһамият» иҗат төркемендә актив катнашуын билгеләп үтте:

– Артист һәрвакыт юлда, без – сәфәр кешеләре. Бу – Искәндәр Биктаһировның соңгы сәфәре, һәм без аңа үзебезнең хушлашу сүзебезне әйтәбез. Урыны оҗмахта булсын.

Искәндәр Биктаһиров белән бәйле истәлекләрне көне буе сөйләп тора алам, чөнки без аның белән бергә 40 елдан артык сәхнәдә булдык, эшләдек. Бик кызыклы, каршылыклы шәхес. Шәхес булыр өчен дә кеше каршылыклы булырга тиеш, аның үзенең иҗаты, стиле бар иде. Ул, гомумән, сәхнә кануннарына туры китеререлек итеп имидж ясап, репертуар булдырып, үзен үзе Искәндәр Биктаһиров итеп үстергән кеше.

Ул Казанның химия-технология институтын тәмамлаган. Нинди генә эшкә алынса да, алтын куллы кеше иде. Тегү машинасы артына утырырга да мөмкин, тегә дә, төзелеш эшләренә дә тотына... Гел камиллеккә омтылды.

Безнең арабыздан кызыклы шәхес китеп бара. Гаиләсендә ул бик яхшы әти иде, балалары өчен янып яшәде. Икенче улын Уфага укырга җибәргәндә ничек итеп елап йөргәнен хәтерлим. Әтиләр дә тотнак була, ул аны яшерергә тырышты. Хисле кеше булды. Шул ук вакытта ул үзенең сүзләрен әйтеп бирә торган каршылыклы кеше – ошамаган әйберне беркайчан да үз эчендә калдырмый, фикерен турысын ярып әйтә белә иде, – диде Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов.

Якташлары: «Мәңге бергә булырбыз дип уйлаган идек»

Искәндәр Биктаһиров туган ягы – Чирмешән районы белән элемтәдә торган. Чирмешән якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Рушания Сәүбанова:

– Чирмешән якташлыгы, халык өчен зур югалту. Искәндәр абый Чирмешән районы үткәргән һәр чарада катнашты. Һәр чарага барды, олы башын түбән иеп, халык белән янәшә булды. Бөтен авыл халкы исеменнән сиңа чиксез рәхмәтлебез. Урының җәннәттә булсын! – диде ул.

Классташы Халисә Сәгыйть кызы:

– Без сине бик яраттык, һәрвакыт горурланып яшәдек. Ничә еллар буена Казан шәһәрендә кайнадык, эшләдек, балалар үстердек. Сине безне Тинчурин, Камал театры, Пирамида, Филармония сәхнәләренә дә менгердең. Барлык туганнар, якташлар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Синең белән хушлашырга бик авыр. «Мәйдан» каналыннан синең соңгы клибыңны күрсәтеп торалар. Мәңге бергә булырбыз, дип уйлаган идек. Син һәрвакыт туры, чын кеше булып калдың. Матур итеп, мишәрләрчә әйтәсе сүзләреңне әйттең, борыныңны күтәреп йөрмәдең. Бәхил бул! – диде ул.

«Кешеләргә җыр бүләк итүченең гөнаһлары булмый аның»

Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова:

– Искәндәр Биктаһиров Камал театрында бик еш була иде, аның килене – Гөлчәчәк Гайфетдинова – безнең артистка. Һәрвакыт елмаеп торган оптимист кеше иде. Мәңге яшәр төсле иде. 70 яшьлек юбилеен да егетләр сыман матур итеп уздырды. Шулкадәр аралашучан булды. Апам Лена Шагыйрьҗанның кичәләрендә дә ул һәрвакыт катнашты, аның шигыренә язган «Җир әйләнә, җыр әйләнә» дигән матур җыры да бар.

Мин аны күптән түгел генә күргән идем, аның китеп баруы көтелмәгән сыман тоелды. Ул бит әле гыйнварда «Тәртип» радиосы концертында катнашырга тиеш иде. Әле җомга көнне генә «Татарстан» радиосыннан Искәндәрнең җырын тапшырдылар. Бер дә игътибар иткәнем юк иде, шулвакыт уйлап куйдым: «Кара әле, Искәндәрнең кабатланмас тавышы бер дә картаймый. Әллә кайдан аерылып торган матур, яңгыравыклы тавыш!».

Аны югалтуы авыр... Ап-ак матур көндә бу дөньядан аны югалтуы – безнең өчен үкенеч. Ә бәлки, теге дөньяда тагын да әйбәтрәк булыр. Аллаһы Тәгалә урынын оҗмахта кылсын, гөнаһларын ярлыкасын. Туфан Миңнуллинның «Хушыгыз» дигән әсәрендә шундый сүзләр бар бит: «Гөнаһың юк синең, Миләүшә! Кешеләргә җыр бүләк итүченең гөнаһлары булмый аның». Шуңа күрә, рухы шат булсын иде.

Радио-телевидениедә аның тавышы әле яңгырап торыр. Бик талантлы, илһамлы, мәңге яшь күңелле җырчыбыз иде, – диде ул.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Үзебездән соң хәерле эшләр калдырырга насыйп итсен»

Җеназа намазын Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәре аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдин укыды:

– Һәрбер җан иясе үлем ачысын татыячак. Беребез дә мәңгелек түгел, барыбыз да кайчандыр үләчәкбез. Тәкъдир. Язмыштан узмыш юк. Әмма ләкин бу дөньяда яшәгәндә дә үзебездән соң хәерле эшләр калдырырга насыйп итсен.

Күз яшьләре чыга, әлбәттә. Без ышанабыз: Аллаһы Тәгалә Искәндәр абыйның кылган гөнаһларын гафу итсен, кызлган изге эшләрен кабул итсен. Урыны оҗмахта булсын. Җеназа намазына килүегез өчен рәхмәт. Анда күпме кеше катнашса, шуның кадәр гөнаһлар юыла, шулай ук Аллаһы Тәгалә сират күпереннән дә җиңелрәк узарга насыйп итсә иде, – диде ул.

  • Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы – 1951 елның 12 октябрендә Чирмешән районы Югары Чыгтай авылында туа. 1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982-1984 елларда Казан консерваториясендә Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала.
  • Җырчы 1975-1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981-1995 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр Биктаһиров – Филармониянең сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде. Җырчы кичә Казанда 72 яшендә вафат булды. Аны Курган зиратында җирләделәр.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100