Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Шакиров Гөлназ Асаеваны җырлый белмәүдә гаепли: "Бала башың белән картлар җырын башкарасың"

Искәндәр Шакиров социаль челтәрдә Гөлназ Асаеваны шактый тупас сүзләр белән тәнкыйтьләгән.

news_top_970_100
Искәндәр Шакиров Гөлназ Асаеваны җырлый белмәүдә гаепли: "Бала башың белән картлар җырын башкарасың"
Искәндәр Шакировның мөрәҗәгатеннән күренгәнчә, ул Гөлназ Асаева белән җыр сәнгате турында сөйләшкән. Гөлназ Асаева Искәндәргә киңәш биргәнен аңларга була. Егеткә бу ошамаган.

"Үзеңнең киңәшләрең белән кит моннан... Синең күзаллавың өлкән буын өчен генә кызык..
Син егерменче гасырда яшисең, кызкай. Синең белән бер тапкыр аралашу да кеше буларак сине кабул итмәскә җитте. Үзең бала башың белән картлар җырын башкарасың. Шуның белән безнең аралашу төгәлләнер дип уйлыйм", - дип яза Искәндәр. (Тексттагы тупас сүзләр төшереп калдырылды - ИТ).

Искәндәрнең Гөлназ Асаевага тупас мөрәҗәгатен кабул итмәгәннәр. Кемнәрдер хәтта "Искәндәрнең аккаунтын җимергәннәр" дип тә фаразлаган. Әмма язма Искәндәрнеке икәнен белгәч, егетне тәнкыйтьләгәннәр.

"Асаевага тимә!"
"Син әхлакый инвалид. Нинди ир син кыз кешене кимсеткәч?"
"Тәрбиясе шундый. Әниләреңне хур итеп йөрмә!"
"Икесе дә пар килгәннәр инде!"

Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның уллары Искәндәр үзенең төрле адымнары белән әледән-әле халыкны шаккаттырып тора. Күптән түгел генә ул "үзе язмаган җырларны башкармаган җырчыларны җырчыга санамыйм, хөрмәт итмим" дип халыкны шаккаттырган иде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2024
    Исемсез
    Нинди былмаган нэрсэлэр яза ул Искэндэр Гольназ кебек булырга кирэк эле,, Узлэре язган тозмаган жырлар охшый мени сезгэ Гульназ супер....
  • 25 апрель 2024
    Исемсез
    Голназ Асаева хэтле булдырасын микэн эле узен? Молодец Голназ, бирешмэ. Монлы тавышын белэн халыкны шатландырып яшэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100