Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишекләрне киң итеп ачып каршы алыгыз – туйлар өйгә кайта

Коронавирус гаилә коруга чик түгел. Әйе, битлекләрдән, перчаткалардан, тик гаилә бәхете аңа бәйле түгел бит. Күптән түгел якын дустымның туенда булдым, туй фатирда узды. Туйларны өйдә үткәрү онытылып бетеп бара иде бит инде! Хәзер онытылган күренеш кире кайта.

news_top_970_100
 Ишекләрне киң итеп ачып каршы алыгыз – туйлар өйгә кайта
pixabay.com/ru

Туйга кадәр санаулы көннәр калгач, көтмәгәндә чакыру килеп төште. Гаилә эчендә үткәреләсе туйга егет һәм кыз ягыннан берәр дус чакырулы булды. Егетләрне туйга бер көн кала да чакырырга мөмкин, ә кызларга образ булдыру һәм бүләк сайлау өчен шактый вакыт кирәк.

Туй кайчан һәм нинди шартларда булуга карамастан, кәләш өчен ул көн бик иртә башлана. Бизәнү, киенү, табын кору, дулкынлану — барысы да ул иртәнең аерылгысыз өлеше.

ЗАГСка юлга чыкканчы тикшерәбез: битлек, перчатка бар. Кияү белән кәләшнең рәсми рәвештә теркәлүенә ун кеше шаһит булды. Матур сүзләр әйтелде, балдаклар бармакларда урын алды, яңа гаилә әгъзалары бер-берсен котлады. Битлек ашамы? Юк икән, битлекне төшереп, бер үбеп алырга рөхсәт иттеләр.

Әти-әниләр, туганнар, дуслар яңа гаиләне котлаганнан соң фотограф барыбызны бергә җыеп бастырды. Урамда фотога төшкәндә елмаерга кирәклеген күрсәтеп, үзе елмаеп куя иде, ә монда тагын битлек! Башын күтәребрәк безгә карады да: «Мин елмаям», — ди. Без дә елмаябыз, күренми генә.

Кәләш соңыннан көлдереп куйды. «Бер генә нәрсәгә кайгырдым: ЗАГСка барганда битлек һәм перчаткаларны алырга онытмасак ярар иде дип», — ди.

ЗАГСтан соң фотога төшәргә табигатькә чыктык, кеше күп йөргән паркларга бармау хәерлерәк. Аннан өйгә юл тоттык. Өйдә туй уздыруның бер уңайсызлыгы: кемдер туй дәвамында аш бүлмәсендә булырга тиеш. Гадәттә, туганнардан берәр кеше була ул, әти-әни дә табын белән аш бүлмәсе арасында йөри.

Туйга алып баручы чакырылган иде. Бәйрәм уеннар, җырлар, матур котлаулар белән үрелеп барды. Зур залларда әйтелгән котлаулар һәм теләкләр төрле якка чәчелеп китә кебек, ә өйдә алар чәчелми-түгелми күңелгә үтеп керәләр, елаталар, дулкынландыралар. Яңа гаиләнең беренче биюен игълан иткәч, икенче уңайсызлык туды: туй күлмәге бик кабарынкы булса, беренче биюне башкару җиңел түгел икән.

Көндез фатирдан яшьләр тавышы яңгырап торса, кичен ул олыракларның моңлы җырларына алмашты. Өч пар туганнар үзләренең яшь чакларына кайтып килде. Нәкъ шул вакыттагы кебек бит. Күршеләр генә бер көн түзеп торсыннар.

Өйдә туй үткәрүнең тагын уңай яклары бар. Беренчедән, очсызрак була, икенчедән, өйгә күп кеше сыймый һәм «кирәк» дип кенә чакырыласы кунакларны дәшмәскә сәбәп бар. Очсызрак дигәннән: арендага зал аласы, залны бизисе, андагы ризык өчен түлисе юк. Өйдә дә туйны төрле дәрәҗәдә үткәреп була, сүз дә юк.

Пандемия өйдәге туйларга яңа караш тудырды. Үзем рәхәтләнеп авылда туй үткәрер идем. Фатирда туй үткәрүне начар димим, тик «өйдәге туй» диюгә авыл күз алдына килә. Туйны кайда үткәрүгә карамастан, яшь гаилә бәхетле булсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100