Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек кешегә машина йөртүче урынына кайсы очракта утырырга ярый?

news_top_970_100
Исерек кешегә машина йөртүче урынына кайсы очракта утырырга ярый?
Фото: © «Татар-информ»

Россия Югары суды парковкада туктап торган машина руле артында исерек килеш утырган өчен штраф салырга рөхсәт итмәде. Административ хокук бозулар турында суд коллегиясе шундый карар кабул иткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Чехов шәһәрендә кич белән парковкада «Лада-Веста» машинасында исерек килеш утырган ир-ат судка мөрәҗәгать иткән. Машина юл кырыенда тора, двигателе сүндерелгән. Ләкин ЮХИДИ инспекторы аны күргән, алкоголь куллануын ачыклаган һәм протокол төзегән.

Суд бу ир-атка «исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен» маддәсе буенча 30 мең сум штраф сала, 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә.

Ир-ат Россия Югары судына мөрәҗәгать итә. Ул үзенең гамәлләрендә хокук бозу булмавын дәлилли. Нәтиҗәдә, суд коллегиясе күрсәткәнчә, бу маддәдә административ хокук бозу субъекты – машина йөртүче.

«Йөртүче дип нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче атала. Транспорт чарасы белән идарә итү – транспорт пространствода күчеп йөрсен өчен аңа максатчан тәэсир итү», – дип аңлатыла хәбәрдә.

Бу машина хәрәкәт итмәгәнен гаепләнүче үзе дә, шаһитлар да әйтә. Инспектор да киресен исбатламый.

Суд бөтен карарларны кире каккан, вакыйга исбатланмаган булу сәбәпле, эш туктатылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 сентябрь 2023
    Исемсез
    Үзегез сорау куйгансыз,ә текстта сорауга җавап юк!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100