Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исемкәең Джон, Дельфин, Алгинат, Комбинат булса, яки «ярамаган бала-чагага»

Нинди генә исемнәр юк хәзерге заманда. Сериалдагы геройга гашыйк булып та, чит илнекенә охшасын дип тә, мәгънәсенә дә карап тормастан, балага төрле исемнәр кушалар. «Татар-информ» хәбәрчесе шундый исемле кешеләр аралашып, исемнәре белән бәйле кызыклы хәлләрне белеште.

news_top_970_100
Исемкәең Джон, Дельфин, Алгинат, Комбинат булса, яки «ярамаган бала-чагага»
Салават Камалетдинов

Үзенчәлекле исемнәр кушу буенча Актаныш, Мөслим, Сарман якларына тиңнәр юк. Ул якларда Чулпан, Гүзәл исемле абыйларны да, Илназ исемле апаларны да, Джон, Спартак һәм Дельфин исемле бабайларны да очратырга була. Исем кушу — баланың киләчәк тормышына йогынты ясаучы факторларның иң зурысы. Исемнең хуҗасына туры килүе, милләт һәм дин тәртипләренә буйсынуы кирәк.

Кызыклы исемнәр дигәннән, тарихта балага «БОЧ рВФ 260602» исемен кушарга теләү факты теркәлгән. 2002 елны рәссам Вячеслав Воронин белән реставратор Марина Фролова үзләренең балаларына шундый исем кушарга теләп, ничә еллар буе көрәшәләр. Тик Мәскәүнең ЗАГС идарәсе, аннан берничә суд та ата‑анага мондый исемне куярга рөхсәт бирми. Хәрефләрнең аңлатмасына килгәндә ул түбәндәгечә: «Биологический Объект Человек рода Ворониных—Фроловых». Ә саннар баланың туган көне, ае, елын күрсәтә икән. Менә шундый хәлләр дә була кайвакыт.

«Актаныш халкы кылтык бит инде ул»

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Актанышта вокал укытучысы, Джон Мусинга исемне сугыштан кайткан әтисе кушкан.

— Мин сугыш чорында туган бала. Бер авылдан өч ир кайтты сугыштан, өчесе дә гарип иде. Шуларның берсе - безнең әти. Безнең союзниклар Америка белән Англия булган бит инде. Шул сугыш шаукымы теге итәк тулы балага да тигән инде.

Әле Робсон исемле энем дә бар. Робсон исем дә түгел әле ул, фамилия. «Сон» — бездәге «-ова, — ева» кебек. Аннары бергә эшли торган Алгинат дигән кеше бар. Нәрсә икәнен беләсеңме? Альгинат натрия бар, химик элемент ул. Әле Комбинат дигән абый бар иде.

Актаныш халкы кылтык бит инде ул. Шуңа шундый «матур-матур» исемнәр кушканнар. Безнең әти-әни дә бераз кылтык булгандыр инде.

Актаныш халкы кылтык бит инде ул. Шуңа шундый «матур-матур» исемнәр кушканнар. Безнең әти-әни дә бераз кылтык булгандыр инде. 

Бер авылга гастроль белән килдек. Бер апа килде дә: «Үскәнем, сиңа нишләп эт исеме кушканнар?» — ди. «Әткәй-әнкәй кушкан исемнән бер дә кыенсынмыйм да, оялмыйм да, җирәнмим дә», — дидем. Аннары әткәй-әнкәй кушкан исемне үзгәртергә базмадык та, теләмәдек тә инде. Кушканнар икән, кушканнар.

Атлас Амируллин (Актаныш):

— Бу исемне әткәй кушкан миңа. Минем өч апам бар. Алар инде укып йөргән булганнар. Өстәлдә апаларның контурлы карталары яткан, зур итеп «Атлас» дип язылган булган. Матур бит дигән дә кушкан инде. Миңа да ошый исемем, бер дә үзгәртергә теләгәнем булмады. Шул бер-ике тапкыр гына көлеп алганнары булды, анысы да шаярып кына. Ике улым бар. Берсе — Барлас, икенчесе — Байрас. Аларга исемне үзем куштым. Шул газета-журналлардан күреп калдым инде. Аннары минеке белән дә ярашып торалар.

Франзилә белән Фаянур тарихы

Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Франзилә апа белән интернеттан аралаштык.

— Әткәемнең армиядә Камчатка ягында хезмәт иткәндә танышкан кызы булган. Авылга кайткач, әниемә өйләнгән. Өченче балалары булып, мин туганмын. Менә шулай ул кызның исемен миңа кушканнар. Авылда, якын- тирәдә генә түгел, себер якларында яшәдем, андый исемне очратмадым. Интернет челтәрендә, сайтым ачылу белән, бер адашымны таптым. Пенза шәһәреннән ул, озак еллар дуслар булдык, Сочига китеп барышлый очраштык та әле.

Төрле кызык очраклар булды инде. Русча ничек була, кыскача ничек була дип сорыйлар иде. Әйтергә авыр дигәндә, без сезнекен әйтәбез, кирәксә, сез дә әйтерсез, дидем. Франция, Фрося, Фая, дип карадылар, килеп чыкмады. Балачакта Фрәндүк диләр иде. Ишетмәгән, белмәгән кешеләр сорыйлар Франциядан килдеңме дип, бәлки шаярганнардыр. Минемчә, исемем бик дөрес кушылган.

Фаянур Низаметдинова (Казан):

— Фаянур — бик сирәк исем. Миңа исемне әтием кушкан. Дөресрәге, әти мин туганда армиядә булган. Әнигә хат язып салган: «Малай булса - Илнур, кыз булса - Фаянур куш», — дигән. Каян алай кушарга уйлаганын гына белмим. Исемем «нурлы» дигәнне аңлата. Әнием исә Фаягөл исемле иде. Сирәк исем булгач, бер генә тапкыр телевизордан ишеткәнем булды. Ниндидер авылда хат ташучы Фаянур исемле апаны күрсәттеләр. Бүтән бер җирдә дә андый исемле кешене очратканым булмады.

Авыррак исем инде, шуңа төрлечә итеп эндәшәләр, Фиянур да дип әйтәләр. Миңа элек гел «тетя Фая» дип эндәшәләр иде. Намаз укый башлагач, хәзер бөтенесенә дә Фаянур дип әйттерәм. Татарча белмәгәннәр дә «Фаянур апа» дип тутырып әйтәләр.

Кемаль, Әмир, Кәримнәр — төрек киноларының йогынтысымы?

Хәзер төрек кинолары модада, кызлар үлеп бетеп мәхәббәт турында сериаллар карыйлар да, төрек артистларына гашыйк булалар, аннары инде «мәхәббәт»ләренең исемнәрен балаларына кушалар. Бу тенденция әле дә дәвам итә кебек. Мисал өчен, төрекләрнең «В ожидании солнца» дигән сериалында Керем (Кәрим), «Черная любовь»та — Эмир (Әмир) белән Кемаль, «Вишневый сезон» да Аязларны очратырга була.

Җырчы Булат Җиһаншинның да улының исемне — Кемаль. Бу хакта аның белән дә аралаштык.

— Кемаль исеме Камал белән бер. Алар гарәпчә бер төрле язылалар. Хәзрәт белән сөйләшкәч, ул безгә бу исемне кушарга ризалык бирде. Мәгънәсенә килгәндә, камиллек дигәнне аңлата. Ә каян килеп чыкты дигәндә, без Төркияне бик яратабыз. Бу исем анда бик таралган. Аннары хатын шул ил киноларын да карарга ярата. Ул шушы исемне сайлады да, миңа да ошады. Үскәч, бик нык үзгәртәсе килсә, Камалга үзгәртер, мәсәлән. Аның турында уйлаган юк иде әле. Чөнки, минемчә, мөселман исеме булгач, аңа ошаячак һәм үзгәртү турында уйламаячак.

Менә хәзер әллә нинди исемнәр кушалар бит. Җырчыларның үзләрендә дә шундый, кызларында бигрәк тә. Алар гел чит ил исемнәре, безнең мөселман исемнәре сыман да түгел. Кемаль матур исем, минемчә. Аннары безнең татар теле йомшаграк та бит әле. Ә менә казах теле- каты тел. Бездә Гүзәлне Гузал димиләр бит. Камал да шуның кебек, аны йомшаграк итеп Кемаль дип әйтергә була. Без моңа хәзрәт белән сөйләшкәч тә инандык, ул дөрес була диде.

«Милләтнең Рамайлары»

Рамай Юлдашев (Марий-Эл):

— Исемем Рамай икетуган абыем Әхмәдиев Рамай Ардуан улынын якты истәлегенә багышлап куелган. Ул армия сафларында хезмәт иткән вакытта, 1969 елның 1-2 мартларында Даманск утравында хәрби бәрелештә һәлак булган. Монда кытайлар белән Советлар Союзы арасындагы чиктә сугыш чыккан. Рамай абый шунда хезмәт иткән. Кызганыч, әлеге конфликтта 58 совет гаскәрие һәлак булган, шулар арасында — минем туганым Рамай Әхмәдиев та. Аны туган авылына — Башкортстанның Дәүләкән районы Имай-Карамалыга алып кайтып, батырларча һәлак булган хәрби кеше буларак, барлык рәсми шартларын туры китереп, тиешенчә, атрибутлар белән җирләгәннәр. Төгәл бер елдан соң, 1970 елның 24 мартында дөньяга мин килгәнмен, һәлак булган туганым хөрмәтенә миңа Рамай дип кушканнар да инде.

Университетка килгәч, татар укытучылары, профессорлар — Резеда апалар Ганиева, Тәлгать Набиевич Галиуллиннар,: «О! Милләтнең Рамайлары да килде!» — дип бик шатланганнар иде.

Татар исемнәре китабында «Рамазан ай» дип аңлатыла, шул диалект аркасында да кыскартылып Рамайга әйләнгән инде.

«Рамай» дигән татар халык җыры да бит әле. Ул чыннан да ир-атларга багышланган бердәнбер җыр бугай. Хатын-кыз исемнәре булган җырлар күп, ир-атларга юк диярлек.

— Улыгызның да исеме үзенчәлекле — Баламир. Андый исем ишеткән юк иде әле. Үзегез уйлап таптыгызмы?

— Идел-Урал буенда күпме яшим, үземнең дә бу исемне очраткан булмады әле.

Мин тарихчы-филолог. Мин уйлап тапкан исем түгел инде. Тарихта булган исемне яңарту гына бу. Баламир каһан һуннарны (безнең төрки бабаларыбызны) 370 елда Идел буена алып килә. Һәм канлы сугышта готларның гаскәрләрен тар-мар итә. Шулай итеп Баламир - Европа Һун дәүләтенә нигез салучы кеше. Ә аның оныгы Атилла Римга һәм Константинопольгә чаклы бара. Баламир русча тәрҗемәдә «мое дите мужчина-воин» дигәнне аңлата. Ягъни, Балам + ир мәгънәсендә була инде.

Мин татар-төркигә 4 гасырда булган Баламир исеме аша тарихны кире кайтарам. Чөнки мин татар-төрки кешесенә гарәп, фарсы, грек-рим, көнбатыш исемнәре бирүгә каршы. Шул ата-аналарга бик каты ачуым килә.

— Улыгызның үзенә ошыймы соң? Мәгънәсе турында еш сорыйлардыр инде.

— Ошый. Күп кеше сорый. Сорасалар, татар ханы исеме дип җавап бирә.

Мөслимнән Рүзәл Минһаҗев та безгә Мөслимдәге үзенчәлекле кеше исемнәрен санап китте.

— Героль, Лектиф, Кайман, Финал, Рәдүл, Әбел-Кирам, Краз, Спартак, Нөфүр, Райкус, Айзир. Лектиф дигән абыйның исемен коллектив дигән сүздән алганнарын беләм, — дип сөйләде Рүзәл Минһаҗев.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мөселман исеме генә кушарга ярый»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан исем кушуның тәртибе һәм исем сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә тиешлеге хакында сорадык.

— Иң мөһиме, сайланган исем мөселман исеме булсын, дин буенча бөтен таләпләргә туры килсен. Исем кушканчы, гомумән, баланы тапканчы, исем сайлау турында имам белән сөйләшсеннәр. Чит ил, популяр киноларда ишеткән исемнәрне, әгәр алар мөселман исемнәре түгел икән, кушарга ярамый.

Аннары «нар» кисәкчәсе булган исемнәрнең дә төрлеләре була. Мәсәлән, Ленар — ул рус исеме. «Ленинская армия» дигәннән ясалган. Бу исемдә «нар» сүзе — ут, тәмугъ, җәһәннәмне аңлата. Ә Гөлнара — мөселман исеме. «Гөл» — ул чәчәк, ә «нар» бу очракта — гранат. Шуңа күрә мәгънәсенә карарга кирәк.

Баланың исеме җисеменә туры килергә тиеш. Исеме туры килмәгән балалар күп чирлиләр, аларга күз дә тия.

Балага үз исеме ошамый икән, ул аны үзгәртә ала. Ләкин ул исемне аңа әти-әнисе сайлап кушкан. Шуңа күрә, әгәр исем динебезгә туры килә икән, аны үзгәртмәү хәерлерәк, — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100