Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында җырлаган Рафис Калимуллинга суд белән яныйлар:«Күрсәтмә бирергә әзер торыгыз»

news_top_970_100
Ишегалдында җырлаган Рафис Калимуллинга суд белән яныйлар:«Күрсәтмә бирергә әзер торыгыз»
Фото: Абдул Фәрхан

Җырчы Рафис Калимуллин социаль челтәрдә үзенә янаулары турында хәбәр итте. «Неужели артистлар җырлаган өчен суд буенча йөрерләр?» – дип гаҗәплә ул.

2 август көнне аны Казанның бер ишегалдына чыгыш ясарга чакырган булганнар. Анда күчемсез милек ияләре ширкәте бәйрәме булган. Бәйрәм алдыннан артистка Профессор Камай урамы, 10нчы йортның 1нче корпусында яшәүчеләрдән хат, төгәлрәге – кисәтү килгән. Анда ширкәт рәисенең репутациясе начар булуы һәм прокуратура тарафыннан тикшерү эше баруы турында язганнар.

«Сез – республиканың хөрмәтле артисты. Шундый чарада катнашып, үзегезнең репутациягә тап төшермәссез, дип өметләнәбез. Чыгыш ясарга булсагыз, җәнҗал чыгуга әзер булыгыз, чөнки без – фатир хуҗалары – бу чараны финанслауга бернинди ризалык бирмәдек. Бу – барысы да безнең рәис эше, ул безнең акчаларны үзе теләгәнчә куллана һәм бернинди хисап тотмый», – дип язып җибәргәннәр.

Кичә, 7 августта, артист 30 июльдә мессенджерына килгән хәбәрләрнең бер өлешен урнаштырды.

«Бушкамы, юкмы икәнен органнар тикшерер (иск. – ишегалдында чыгыш ясау). Соңгы арада аның (иск. – рәиснең) дуслары бик күп чыгыш ясый. Башта өмәдә оркестр иде, хәзер – сез. Барлык дусларын тикшерәбез. Күрсәтмә бирү өчен чакыруларына әзер булып торыгыз», – дип язганнар артистка. Рафис: «Проблема юк», – дип җавап юллаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100