news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында йөрүче ир-атка селәүсен һөҗүм иткән

news_top

Башкортстанның Караидел районы Үреш-Битулла авылында кыргый җәнлек кешегә һөҗүм иткән.

11 май көнне ишегалдында йөргәндә ир-атка көтмәгәндә генә селәүсен ташлана. Бу хакта «Башинформ»га республиканың Экология министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Иренең кычкырган тавышын ишетеп, өйдән хатыны йөгереп чыга. Алар икәүләшеп селәүсенгә каршы көрәшкән. Ир-атның кулына зыян килгән, аңа ярдәм күрсәтелгән.

Экология министрлыгы белгечләре, ветеринарлар белән берлектә, шушы хәл булган урынны карап, селәүсен үләксәсен тикшерергә алып киткән. Лаборатория анализлары җәнлектә котыру вирусы булуын ачыклаган.

Ветеринария хезмәте инфекция таралмасын өчен тиешле чараларын күрә.

Башкортостанның Экология министрлыгы, шәһәр яки бистә урамнарында кыргый җәнлекләр күргән очракта, кичекмәстән оператив-диспетчер хезмәтенә +7 (347) 218-04-30 номерына яки 112 номеры буенча шалтырату кирәк булуын турында искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар