«Исән вакытта йөреп калырга кирәк, үкенечкә калмасын»
«Интертат» хәбәрчесе Чаллыда актив тормыш рәвеше алып барган бер төркем физик мөмкинлекләре чикле кешеләр янында булып кайтты.
«Чаллы» спорт мәктәбенең тренажерлар залында шөгыльләнүче бер төркем физик мөмкинлекләре чикле егет-кызлар үзләре янына кунакка чакыргач, баш тарта алмадым. Барып, үзләре белән сөйләшкәч, күзләр тия күрмәсен дип, сокланып кайттым. Алар һәр кешегә шат, күзләре көлеп тора. Бер-берсенә карата булган хөрмәт, җылы мөнәсәбәт әллә каян сизелә. Шөгыльләнергә дә, гаилә хәлләре белән уртаклашырга да, шул арада шаяртып алырга да өлгерәләр. Минем белән алар үз язмышлары, кызыксынулары белән бик теләп уртаклашты.
«Европа, Россия күләмендә удырылган ярышларда катнашабыз»
Шушы кечкенә генә залда шөгыльләнү – физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә төрле дәрәҗәдә уздырылучы җитди ярышларда катнашу өчен юл ача, башлангыч бирә. Биредә иң авторитетлы кешеләр – яшьләр, яңа гына йөри башлаганнар өчен тренер ролен үтәүче Рафыйк абый Ибраһимов һәм Фәнис абый Нуретдиновлар.
Рафыйк абый гомере буе тәртип сагында торган. Милиционер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Моннан 10 ел элек йөрәге генә сынаткан. Операцияләр кичергәннән соң, инвалидлык биргәннәр. Ул хәзер белеп, дөрес итеп спорт белән шөгыльләнә. Штанганы экстремаль юл белән бицепсларга күтәрү буенча халыкара класста спорт мастеры исеменә ия. Чаллының инвалидлар спорт командасы әгъзасы.
Ел әйләнәсе пауэрлифтинг-армлифтинг буенча дөнья, Европа, Россия күләмендә удырылган ярышларда катнашабыз. Чаңгыда йөрү, йөзү, теннис, җиңел атлетика кебек спорт төрләрендә дә сынатмыйбыз, гел призлы урыннар яулап кайтабыз. Әле менә 2 декабрь көнне генә биредә шөгыльләнүче кызларыбыз Гөлназ Гыйльметдинова һәм Августа Беляева белән Мәскәү өлкәсендә узган Дөнья кубогы ярышларында 5 алтын медаль яулап кайттык. Анда 300 илдән килгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты, – ди ул.
«Махсус операциядә берәр партизан эше оештырыр идем»
Фәнис абый Нуретдиновны мин күбрәк язучы буларак белә идем. Ә ул инвалидлар, ветераннар арасында уздырыла торган дөньякүләм ярышлар чемпионы да икән әле.
Фәнис абый инвалидлыкка аягы аркасында чыгарга мәҗбүр булган. Армиядә чакта аягының тубыктагы ике сөяге чәрдәкләнеп сына аның. Ләкин соңрак аягы шешә башлый, сөягенең дөрес ялганмаганлыгы, кәкре булуы ачыклана. Фәнис абыйга аягын яңадан сындырып, бик катлаулы операция ясыйлар. Бераз турая төшә.Әмма шуннан да артыгын эшли алмаячакларын әйтеп, олыгая төшкәч, аңа әлеге буынын «йомып», катырып куярга киңәш итәләр. 2013 елда Фәнис абый бу операциягә ризалаша (йомып кую – аякка Илизаров аппараты куеп, «аю табаны» ясап, аякны катырып калдыру). Әмма операциягә берничә көн кала, бер танышы аңа Курганда аныкы кебек авыруларның ашык буынын (голеностопный сустав) алыштыра, ясалма буыннар куя башлауларын әйтә. Фәнис абый, уйламыйча да, Курганга китә. Тик ясалма буын утырту уңышсыз чыга, аягында остиемиелит (сөяк эчендә ялкынсыну) башлана.
3 елда 11 операция кичерергә туры килде. Кан начар йөргәнгә кан тамырларын да алыштырып бетерделәр. Эчтәге инфекция тышка килеп чыга да, яңадан ялкынсыну башлана. Операция ясыйлар, ләкин файдасы тими. Әле һаман да шул аяк белән йөреш, – ди ул.
Шуңа да карамастан, Фәнис абый дөньяның әллә кайсы почмакларын күреп бетерергә җитешкән инде. Кайда гына булмаган ул! Армрестлинг буенча Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылучы бик күп ярышларда җиңү яулаганнан соң, аның өчен мөмкинлекләр тагын да ачылып китә. Болгариягә Европа чемпионатына бара. Анда мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында да, ветеран спортчылар арасында да бронза медальгә ия була. 2012 елда «спорт мастеры» исеме ала. 2023 елда Польшада узган Европа чемпионатында катнашып, инвалидлар арасында бронза, ветераннар арасында алтын, көмеш медальләр яулап, Европа чемпионы була.
Сентябрьдә Бразилиядә узачак Дөнья чемпионатына барырга тиеш идем. Питрау Сабан туенда кулымның барлык сеңерләрен өздердем. Табиб рөхсәт бирмәгән килеш, барыбер барып, бары тик сул кул белән генә көрәшеп, көмеш медаль яулап кайттым, – ди ул.
Фәнис абый спортның пауэрлифтинг-армлифтинг дигән төрен дә чит итми. Монда да 4 тапкыр «спорт мастеры» дәрәҗәсе алган.
«Ул кадәр медальләрне кайда саклыйсыз?» – дип кызыксынам Фәнис абыйдан.
40ын туган авылым Чирмешән районы Иске Кади авылына кайтарып бирдем. 20се белән авыл мәктәбендә ярышлар уздырдым. Кайберләре район һәм шәһәр музеенда, – ди ул.
Фәнис абыйның иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыты кала. Ул Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөри. Мәзәкләр, шигырьләр тупланган 6 китап авторы. Каләмдәшләренә туган авылы тарихын язарга да ярдәм иткән.
Менә шулай спорттан да, иҗаттан да аерылып булмый. «Юл газабы – гүр газабы» дип тә әйтмим, чакырган бөтен җиргә чыгып китәм. Ярышларда катнашу миңа дәрт, куәт бирә, – ди ул.
Әле махсус операция башлангач та Фәнис абый, китәргә теләк белдереп, военкоматка барган булган.
Хат язып калдырдым. «Абый, сезне ала алмыйбыз шул. Патриот булуыгыз өчен рәхмәт», – дип җавап хатлары килде. Гаиләм дә әйбәт кабул итте. Дусларым да хупладылар. Урын өстендә ятып үлгәнче, анда берәр партизан эше оештырыр, үзебезнекеләргә берәр файдам тияр иде. Исән вакытта йөреп калырга кирәк, үкенечкә калмасын, дип яшәп яткан мәлем, Аллаһка шөкер, – дип сөйләде Фәнис абый.
«Мин Аллаһы Тәгаләгә шундый балалар биргәне өчен рәхмәтле»
Минем Фәнис абый һәм Рафыйк абыйлар белән сөйләшүне, яныбызга килергә кыймыйча, читтән генә, бер матур, нык гәүдәле егет күзәтә. Радик Михедеоновка 28 яшь, беренче дәрәҗәдәге ДЦП белән авырый. Авыр сөйләшкәнгә, мин сораулар бирә башлагач, югалып калды. Улының кыенсынганын аңлап, шул арада янына, йөгереп диярлек, саклаучы фәрештәсе – әнисе Любовь ханым килеп җитте.
Бирегә без икенче ел йөрибез инде, – дип башлады ул минем сорауларыма җавабын. – Тренажерларда шөгыльләнә башлагач, улым бик активлашты. Аның хәрәкәтләре, моторикасы яхшырды. Бирегә йөрүчеләрнең үзара дус, тату булуы улыма психологик яктан да ярдәм итә, монда ул барысы белән дә аралаша, минем өчен бөтенләй башка яктан ачыла башлады. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, «юк» дигән сүз ишеткәнебез юк. Тренерларыбыз кайсы тренажерларның гәүдәнең кайсы өлеше өчен икәнлеген күрсәтеп бирәләр, ярдәм итәргә ашкынып торалар, – ди ул.
Радик та инвалидлар арасында уздырылучы төрле спорт ярышларына йөри башлаган. Екатеринбург, Әлмәт, Киров шәһәрләрендә узган төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгышлар ясаган.
Тормышына спорт килеп кергәч, улым чын ир-атка әверелде, ныгыды. Әле ул, үзлектән өйрәнеп, брейк-данс белән дә шөгыльләнә. Инвалидлар арасында уздырылган матурлык бәйгесендә дә җиңү яулады, – ди Радикның әнисе, улы белән горурланып.
Спортзалдан чыгып та тормаучы баһадир ир-атларныкы кебек гәүдәсенә, үзенчәлекле итеп кистергән прическасына карап, Радикка мин дә комплимент ясап алам. Сабый баладай сөенде.
Радикның шулай ук физик мөмкинлекләре чикле игезәк туганы да бар икән әле. Любовь ханым аларны ялгызы гына тәрбияләгән.
Мин – ике беренче дәрәҗәдәге инвалид бала әнисе. Кызым тумыштан сукыр. Әмма мин Аллаһы Тәгаләгә миңа шушы юлны үтәргә ярдәм итүе, миңа шундый балалар биргәне өчен бик рәхмәтле. Мин балаларым янәшәсендә булу, аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итүдән тәм табып яшим. Кызым да бик булган минем – матур итеп җырлый, фортепианода уйный. Массаж ясау буенча курслар тәмамлап, хәзер балалар хастаханәсендә массаж ясаучы булып эшли. Тормышта үз урынын тапты. Радик та бик мөстәкыйль бала, кирәк икән – кибетенә дә бара, өйләрне җыештырырга ярдәм итә, пилмән, йомырка кебек җиңел ризыкларны тиз генә пешереп куя.
Тормышымны шушы 2 балама багышладым һәм үкенмим. Аларның бәхетле булганын күрәсем килә. Сабый чакларында, ике кулымда ике авыру бала булганда, әлбәттә, авыр булды. Төннәрен йокламый идем. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, мине дөрес юлга бастырды, кыенлыклардан чыгу ысулларын күрсәтте, – дип сөйләде Любовь ханым миңа.
«Пандус куйдырган идем, магнитын урлап киттеләр…»
Заря Сабирова да ике малай әнисе. Ул да тормышын ялгызы гына алып бара. Беренче баласы сау-сәламәт булып дөньяга килсә дә, икенче улы белән Аллаһы Тәгалә аңа да сынаулар әзерләп куйган икән. Ул спортзалда 26 яшьлек улы Илнур белән шөгыльләнә. Моннан тыш алар, бергәләп, мәчеткә, гарәпчә укырга өйрәнү курсларына да йөриләр.
Мөмкинлегеннән чыгып, бер 3-4 тренажер Илнурныкы инде монда. Аны биредә дуслары үз итеп көтеп торалар. Гомумән, монда йөрүчеләр арасында бер-бересенә хөрмәт көчле, шулхәтле җылы, яхшы атмосфера. Бүген кемнең кәефе ничек, кем ничек йоклаган – күз карашыннан ук аңлыйлар, – ди Заря ханым. Кызганыч, тренажерлар залында Илнур бүген үзе юк иде. Мондый салкыннарда җиткән егетне коляска белән этеп алып килүе – үзе бер сынау шул. Гомумән, Заря ханым коляскада утыручы кешеләр өчен шәһәрдә мөмкинлекләр җитәрлек булмавын да ассызыклады. Бинаның подвалында урнашкан әлеге залга төшү баскычына да пандуслар куелмаган.
Колясканы өстерәп төшәргә, өстерәп алып менәргә туры килә. Атнага 2 тапкыр мәчеткә укырга йөрибез. Анда да физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар уйланып бетмәгән. 7 катта урнашкан фатирыбызга эләгү өчен дә, лифтка кадәр улымның коляскасын күтәреп менәргә туры килә. Үзем заказ биреп баскычка пандус куйдырган идем, бәхет озакка бармады – магнитын урлап киттеләр, тагын колясканы өстерәп менәргә калдык, – дип кәефсезләнә Заря ханым.
Заря ханым, бирегә йөреп, үзе дә спортка тартыла башлаган. Быел беренче тапкыр Чаллыдагы бер фитнес-үзәктә оештырылган ярышларда катнашып, спорт мастеры булып кайткан.
«Кош үзенең баласын саклагандай саклый тәҗрибәле өлкәннәребез яшьләрне»
Фәүзия апа һәм аның кызы Алинә Шәнгәрәевалар – ирем ягыннан туганнарым. Әлеге гаилә белән якынайгач та, Алинәнең язмышын ишетеп, күземә яшьләр килгән иде. Алинә – кызлыкка алынган бала. Үз әнисе туу белән калдырып киткән аны... Ләкин тормыш андый ук мәрхәмәтсез түгел бит ул. 1 ай вакытта бала тудыру йортында яшәүче сабыйга да бәхет елмая – Фәүзия апа белән аның тормыш иптәше Әнәс абый аны кызлыкка алып, өйләренә алып кайталар.
Әмма, тәпи йөри башланда, баланың сәламәтлеге белән җитди проблемалары булуы ачыклана: табиблар, бернинди шик калдырмыйча, Алинәгә ДЦП диагнозы куя. Әти-әнисенең дә, баланың да сынау чоры башлана. Үз кызларыдай тәрбияләгән сабыйларының мондый язмышы тетрәндерсә дә, яшь әти-әнигә үзләрен кулга алырга, Фәүзия апага, яраткан эшеннән китеп, бала белән шөгыльләнергә, бетмәс-төкәнмәс тернәкләндерү үзәкләре аша узарга туры килә.
Мин исә, Алинәнең бәхете булган, дим. Нәкъ менә шундый әти белән әнигә, нәкъ менә шушы гаиләгә алынуы белән Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер аңа. Янәшәләрендә таянырдай кешеләре булмаган, үз әти-әниләренә дә кирәк булмаган күпме физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар бар… Үзебезнең күз алдында: Фәүзия апа белән Әнәс абый бердәнбер кызлары белем алсын, мәшгуль булсын, төшенкелеккә бирелмәсен өчен, бик күп көч сарыф иттеләр. Хәзер Алинәгә 23 яшь инде. Ул һөнәри училище тәмамлады, тегүче белгечлеге алып чыкты. Заказга урын-җир һәм башка әйберләр тегү белән шөгыльләнә. Ул үз куллары белән тегеп бүләк иткән матур мендәрләр, кошелеклар, урын-җир әйберләре үземдә дә бихисап. Алинә махсус операциядәге егетләргә эчке киемнәр тегү эшендә дә теләп катнаша.
Үзе мөстәкыйль хәрәкәтләнсә дә, Алинә даими ярдәмгә мохтаҗ. Фәүзия апа аны әле спортзалга, әле бассейнга алып китә. Шул арада массажына да, санаториена да барып кайталар. Фәүзия апа үзе мәчеткә йөреп дин сабаклары алырга, мөгаллимәлеккә укырга, шул ук вакытта инвалидлар оешмасында булышлык күрсәтергә дә өлгерә. Риясыз, ярдәмчел, искиткеч тәмле пешерүче Фәүзия апаның йортыннан беркайчан да кунак өзелми, танышлары, дуслары бик күп. Аларны бирегә спорт белән шөгыльләнергә дә күптәнге танышы Заря апа чакырып китергән.
Монда йөри башлагач, Алинәне күтәреп кенә алмадылар инде. Һәр тренажерны күрсәтеп, аңлатып бирделәр. «Алинә, йөк өстәмә, сиңа иртәрәк әле. Менә монысы уңайлырак булыр», – дип аңлатып, кош үзенең баласын саклагандай саклап торалар тәҗрибәле өлкәннәребез яшьләрне. Булышырга сораса, бөтенесе җыйнаулашып ярдәмгә килеп җитәләр. Барыбыз бер гаилә кебек шөгыльләнәбез. Алинә бирегә киләсе көнне иртәнге 6да ук торып утыра, тиз-тиз әзерләнеп куя, – дип сөйләде Фәүзия апа..
«Ислам диненә күчәргә Аллаһы Тәгалә мине төшемдә өндәде»
Ялгызым гына булсам, авыруы сәбәпле сузып кына сөйләшүче Абдулсамат белән аңлаша алмас идек, мөгаен. Якыннары һәм үзе белән даими аралашып торучы дуслары аның нәрсә әйткәнен авызына карап төшенә икән. Миңа Фәүзия апа тылмач булды, Абдулсаматның сөйләмен «тәрҗемә» итәргә ярдәм итте.
Абдулсаматның да язмышы бик аянычлы булып чыкты. Сау-сәламәт, типсә тимер өзәрлек егет 19 яшендә хәрби бурычын үтәргә китә. Солдат тормышының бер көне егетнең язмышын баштанаяк үзгәртеп куя – кара-каршы бәрелешкән ике машинаның берсендә Абдулсамат та була. Авария вакытында аңын җуйган егет реанимациядә гомерлеккә гарип булып уяна.
Табиблар минем турыда әнигә «исән калмаячак» дип әйткәннәр. Минем бу тормышка кире кайтуым үзе бер могҗиза булган, күрәсең, – ди егет.
Озак вакытлар тернәкләнү узганнан соң, Абдулсамат акрын гына хәрәкәтләнә башлый, ләкин авария Абдулсаматның баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлешләренә бик нык зыян сала. Шуңа да карамастан, Адбулсамат язмышына үпкәләп ятмый, актив тормыш рәвеше алып бара, инвалидлар өчен оештырылучы бер генә чараны да калдырмый. Үзенең булачак тормыш иптәше Римма белән дә ул шундый чараларның берсендә – Чаллы инвалидлар Сабан туенда таныша.
Римма – тумыштан инвалид. Никахлашуыбызга быел 11 ел булды инде. Аңа кадәр ярты ел очрашып йөрдек. Римманы минем юлыма Аллаһы Тәгалә үзе чыгаргандыр. Әти-әниләребездән аерым торабыз, бәбиләребез юк, – ди Абдулсамат.
Адбулсамат та, Римма да дин юлында. Кияүгә чыгу белән үк, Римма да намазга баскан. Икесе дә мәчеткә йөреп, гарәп телен өйрәнәләр.
Бу урында Абдулсаматның яртылаш рус милләтеннән булуын да әйтеп китү кирәктер.
Минем чын исемем – Владислав Владимирович Леонтьев. Әнием – татар, әтием – рус милләтеннән. Исламга 23 яшемдә килдем. Ислам диненә күчәргә Аллаһы Тәгалә мине төшемдә өндәде. Йоклап ятканда: «Владислав, син нишләп ятасың, бар мәчеткә», – дигән тавыш ишеттем. Шуннан соң әни янына килдем дә: «Әни, мин мәчеткә йөри башлыйм», – дидем. Дингә ныгытып кереп киткәч, исемемне Абдулсамат дип алыштырдым. Риммага да, Камилә дип, мөселман исеме куштырдык, – ди ул.
Үзенең саф татарча гына сөйләшүен дә Адбулсамат «Аллаһы Тәгалә кодрәте» дип аңлатты.
Армиягә киткәнче мин бары тик рус телендә генә аралаша идем. Имгәнгәннән соң татарча өйрәнә башладым. Аллаһы Тәгалә үзенең колына татарча сөйләшү мөмкинлеге бирде, – диде ул.
Менә шулай нинди генә язмышлар юк биредә… Әмма бер тамчы да төшенкелеккә бирелмичә, үзләренә төрле шөгыльләр табып, гөрләшеп яшәп ята бу егет-кызлар. Мин аларга алга таба да уңышлар теләп, тагын килергә сүз биреп саубуллаштым.