news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Исән-сау тернәкләнсен инде» - популяр җырчы Ирек Ногмановка инсульт булган

news_top
«Исән-сау тернәкләнсен инде» - популяр җырчы Ирек Ногмановка инсульт булган
Фото: Ирек Ногмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар һәм башкорт җырчысы, композитор, продюсер Ирек Ногманов, инсульт кичереп, хастаханәдә ята. Бу хакта үзенең сәхифәсендә продюсер Илгиз Абракипов хәбәр итте. «Интертат», аның белән элемтәгә кереп, Ирек Ногмановның хәлен белеште.

Бу күңелсез хәл узган атнада булган. Белорецк шәһәренә чыгыш ясарга баргач, хәле начарланган. Танышларым шалтыратып, баш табибка чыгуымны үтенделәр, бераз ярдәм итәргә туры килде.

Кичә шалтыратып сорашкан идем. Хәзер инде җырчы үз аңында, хәле әйбәт, диделәр. Вертолет белән Белорецктан Уфага күчергәннәр. Хәзерге вакытта Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

Йөгереп йөргән җиреннән менә шундый хәл. Ирек ел саен Башкортстанда үзенең сольный концертларын куя, корпоративлар-мәҗлесләрдә чыгышлар ясый. Җыелма концертларда да гел күрәбез үзен. Исән-сау тернәкләнсен инде, – диде Илгиз Абракипов.

Исегездә булса, иҗатының башлангыч чорларында Ирек Ногманов Татарстанда да бик популяр иде. Ул Казанга күченеп, продюсер Ринат Гыйниятов һәм Оскар Усманов белән тыгыз хезмәттәшлек итте. Беренче җырлары һәм аудиоязмалары шул чорларда чыкты. Аны тамашачы аеруча да «Саллар ага», «Гомерләр үтә икән ул», «Беренче мәхәббәт», «Ишкәкче җыры», «Нигә ялгыз соң син, аккошым» җырлары аша белә.

2003 елда Ирек Ногманов Уфага «БТВ-Медиа» компаниясенең генераль продюсеры итеп эшкә чакырыла. «МОҢ» студиясендә продюсер, 2007 елдан генераль продюсер булып булып эшли. Яңа талантларны ачуга күп көч куя. Аның иң уңышлы проектларының берсе – Радик Юльякшин (Элвин Грей). Ирек Ногманов Радикның татар-башкорт эстрадасында танылуында мөһим роль уйный.

Соңгы елларда Ирек Ногманов Башкортстан якларында гына чыгышлар ясый. Аны концертларда гына түгел, төрле мәҗлесләрдә, теплоходта уздырыла торган кичәләрдә дә күрергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар