Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз»: Татарстанда мобилизацияләнгән ир-атларны озаталар

Бүген һәм кичә өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләрне хәрби комиссариатлар ишегалдыннан озаттылар. Интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә фото, видеолар барлыкка килә башлады... «Интертат» озатуларга күзәтү ясый.

news_top_970_100
«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз»: Татарстанда мобилизацияләнгән ир-атларны озаталар
"Татар-информ" архивы

Күз яшьләре, моңсу карашлар, бер-бер артлы әйтелгән фамилияләр… Кичә Бөгелмә районыннан ике автобус кешене мобилизацияләгәннәр. Фамилияләрен атаган ир-атлар бер-бер артлы автобуска кереп бара. Майор, лейтенант, капитаннар…

Халык исән-сау кайтуларын теләп яза. 

«Исән-сау кайтыгыз, Бөгелмә сезне көтә», «Аллаһы Тәгалә сезне сакласын», «Сезне җиңү белән көтәбез. Ходай ярдәм бирсен», «Фәрештәләр сезне сакласын», «Йә Аллам, барысының да гаилә, хатыны, балалары...» – дип яза халык социаль челтәрләрдә. 

Балтач районыннан да бер төркем ир-атны «Дети» дигән сары автобуска утыртып озатканнар. 

 

Аларны, изге теләкләрен җиткереп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, хәрби Васил Вәлиев, якыннары озаттылар.

Кайда гына булсагыз да, бердәм булыгыз, бер-берегезне ташламагыз, – дип озаттылар райондашларыбызны якыннары, дип язылган район газетасы сайтында. 

«Вконтакте» социаль челтәрендә: «Казаннан кире әйләнеп кенә кайтсыннар иде, Йә Рабби бер Аллам», «Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, егетләр!», «Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар!», – дип язганнар апалар. 

Лаеш районы газетасы «Камская новь» сайтында да, беренче төркемне военкоматтан озаттылар, дип язылган. 

«Россия өчен бу авыр вакытта сез намус һәм вөҗдан чакыруы буенча килдегез. Мин Татарстанның Лаеш районында яшәүчеләрнең Ватанга хезмәт итәргә әзер булулары белән горурланам. Сез барыгыз да хәрби әзерлекне узган. Кайберләрегез – Совет Армиясе сафларында, ә кемдер – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында. Сезгә армия, аның режимы һәм тәртибе турында искә төшерергә кирәк булачак. Сәламәт булыгыз, Аллаһы Тәгалә сезне сакласын», – дип озаткан районның хәрби комиссары Александр Афанасьев.

 

Фото: © Олеся Гималтдинова

«Төзелеш бетте. Мобилизацияләнгән резервистлар якыннары белән кочаклаштылар, әйберләр тутырылган сумкаларны алдылар һәм машиналарга юл тоттылар – шау-шу юк, тыныч, ирләрчә», – дип язылган хәбәрдә. 

«Уңышлар сезгә, егетләр. Ул сезгә бик кирәк. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз», «Аллаһы Тәгалә сезне сакласын! Без сезнең белән горурланабыз. Безгә геройларыбызның кайтуын көтәргә һәм догада булырга гына кала», – дип комментарийлар калдырганнар. 

Әлмәттән мобилизацияләнгән кешеләрне «Прощание славянки» җырының көе астына алкышлар белән озатканнар. 

Интернетта әледән-әле хәрби комиссариат янында җыелган су буе чиратлардан видеолар күренә. Чаллы комиссариаты янына да бик күп кеше җыелган булган. Анда чират торучылар өчен уңайлыклар да булдырганнар. 43нче комплекстагы хәрби комиссариат янында эскәмияләр урнаштырылган, яңгырдан саклану өчен палатка, яктырткычлар куелган. Шулай ук бүген кыр кухнясы эшли башлады. Аны шәһәр эшмәкәре Рөстәм Гатин оештырган.

Индира Дебердеева  Лаеш районы Сокуры авылыннан 4 егетне озатулары турында яза. Ул Гөлсинә Шакированың «Шомлы хәбәр» шигырен куйган.

Шомлы хәбәр йөри ил өстендә:

Украина кабат котыра,

Төрле яклап инде сугыш ачып,

Россиягә хәзер тотына.

Шомлы хәбәр ...сугыш, сугыш, сугыш...

Күпме каннар кабат коелыр,

Күпме ир-егетләр яуга китеп,

Әниләрнең яше коелыр.

Шомлы хәбәр ...таралды ил буйлап,

Сугыш бара ...ниләр бүләләр???

Чиновниклар нигә, нигә икән

Ил чикләрен ...нигә бүләләр???

Шомлы хәбәр ...кемгә кирәк соң бу,

Кемгә кирәк ...сугыш әфәте?

Япь-яшь егетләрнең инде күпме

Кайттылар бит бары җәсәде.

Шомлы хәбәр йөри илем буйлап,

«Сугышка» дип чакыру җыялар,

Тагын күпме ...һич билгеле түгел,

Кешеләрнең яшен коярлар.

И бер Аллам, сиңа ялварамын,

Туктат, зинһар, сугыш афәтен,

Үсмәсеннәр сабыйлар да ятим,

Әниләр түкмәсен күз яшен.

Буада солдатларны бик елашып озатканнар. «Исән-сау кайтыгыз, җаныкайларым», – дип язалар Телеграм каналга куелган видеороликка. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100