Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исән калмам төсле иде...» – РКБ табиблары эчәкне сытып кергән зур ташны ваклап чыгарган

Ролл ашап агуландым, дип уйлап, бертуктаусыз косып, хәле начарайган 57 яшьлек ханымның уникилле эчәгендә диаметры 5 см диярлек зур таш тапканнар. Республика клиник хастаханәсе табиблары, уникаль операция ясап, Яшел Үзәннең Түбән Карамалы бистәсендә яшәүче Тамара Токсарованың гомерен коткарып калган. Бу хакта «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
«Исән калмам төсле иде...» – РКБ табиблары эчәкне сытып кергән зур ташны ваклап чыгарган
Михаил Захаров

Үт куыгында барлыкка килгән таш, вакыт узган саен зурая торып, уникилле эчәккә сытып кергән һәм эчәкнең үткәрүчәнлеген какшаткан, шуңа күрә дә Тамара ханым косып интеккән. Бу очракның гаҗәеп ягы шунда: табиблар шундый зур ташны тәнне ярып, ачык операция ясамыйча гына алуга ирешкән, ягъни эндоскопия алымы белән, авыз аша гына Тамара ханымны шул таштан арындырган. Табиблар телендә ул «аз инвазияле операция» дип атала.

«Миннән 5 см лы ташны ачык операциясез генә алдылар», – дип сөйләгәч, хәтта ышанмыйлар»

– Хәлем узган елның ноябрендә начарланды, ролл ашаган идек, агуланганмындыр, дип уйладым. Аннары Яшел Үзән хастаханәсенә киттем. Анда таш таптылар, хәлем яхшырмады, һаман начарая гына барды. Шуннан үз чиремә коронавирус та өстәлде. Өч ай температурам 38 дән төшмәде.

Аннары Республика хастаханәсенә салдылар, сәбәбен эзли башладылар. Компьютер томографиясе ясагач, бавырда сулы шеш (киста) таптылар. Аннары тагын да тирәнрәк тикшерделәр. Ашый да, йөри дә алмый идем, кайнар су гына эчтем. Дренаж куйгач, бераз хәл керде. Тикшерә торгач, табиблар зур таш күрде. Операция ясадылар, хәзер хәлем искиткеч, берни борчымый.

Минем очрак «уникаль» икән, миңа табиблар шулай дип әйтте. Кешегә дә, «миннән 5 см лы ташны ачык операциясез генә алдылар» дип сөйләгәч, хәтта ышанмыйлар. Мин табибларга, бөтен персоналга бик рәхмәтлемен. Шундый миһербанлы мөнәсәбәт монда. Монда килүгә, ничек тә сәбәбен ачыкларга тырыштылар. Иң авыры артта калгач, эчемдә берни сызламаганын сиздем, шундый рәхәт икән ул бер җирең авыртмаганда, хәтта шул авыртуларга да ияләнәсең икән. Хәзер иртән торам, костырмый, күңел болганмый – бик рәхәт.

Авырганда, минем өчен бөтен якыннарым догада булды, чөнки хастаханәгә барганчы 4 көн өйдә ятканда, исән калмам, дип уйлаган идем. Шул көннән башлап, туганнарым догадан төшмәде. Аллаһка бик рәхмәтлемен. Аллаһтан бирелгән икән бу табиблар, нинди могҗизалар эшлиләр бит! – дип сөйләде Тамара Токсарова үз башыннан кичкәннәрен.

 

Фото: © Михаил Захаров

Тамара ханым хәзер бик кырыс диетада. Кыздырылган, тозлы, ысланган, майлы ризыклар ярамый. Дөрес, авырган вакытта да ничәмә-ничә айлар рәтләп ашый алмыйча, 94 кг авырлыктан өч ай эчендә 24 кг кимегәнен, хәзер инде 30 кг га ябыкканын әйтте.

Тамара ханым пенсиягә кадәр маляр булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Ике кызы, дүрт оныгы бар, ире дә авыр көннәрендә зур терәк булган.

– Авырганда, мин бит 3,5 ай ятып кына тордым, берни пешерә дә алмадым, ботка дисеңме, яшелчә ашларын ирем пешерә иде, бик тәрбияләде. Шундый яхшы кешеләр икән минем тирәмдә. Мин Аллаһка рәхмәтлемен, – ди ул.

Безнең белән күрешкән көнне Тамара ханым ФГДС узарга килгән иде, операция ясаган табиблар куелган стент ничек торганын карарга чакырганнар. Авыл халкына иң кадерле нәрсәләрнең берсе мунча бит инде, Тамара ханым да, оялып кына булса да, пышылдап, табибтан шул хакта сорады. Табиб мунчада юынырга рөхсәт итте, артык кызуда гына утырмаска киңәш бирде.

 

Фото: © Михаил Захаров

«Ташны авыз куышлыгы аша гына кереп ваклар, ватар өчен, бик күп төрле корал кулландык»

Республика клиник хастаханәсенең эндоскопия бүлеге мөдире Марат Нәҗмиев сүзләренчә, бу – бик яшерен патология, диагностикада да кыенлыклары күп. Үт куыгында таш үсеп, үт суы бозылу аркасында, ялкынсыну барлыкка килгән, эчәклеккә дә сытып кереп, тишек барлыкка китергән. Менә шушы проблемалардан эндоскопистлар ачык операциясез генә эшне берничә этапка бүлеп башкарып чыгуга ирешкән.

– Таш башта үт куыгында булган, бәлки, анда бер генә ел да ятмагандыр, вакыт узгач, эчәклекне сыткан, кан саркый башлаган, бу авыруы шуңа озакка сузылган. Ташны эндоскопик юл белән ваклап чыгардык, аны ваклар, ватар өчен, бик күп төрле корал кулландык. Уникаль очрак бу, чөнки кисеп операция эшләргә туры килмәде. Шулай да, мондый очракларда, мультидисциплинар бригада кирәк, әгәр без ниятләгәнчә барып чыкмаса, авыз куышлыгы аша гына кереп, ташны ваклап булмаса, катлаулы операция ясарга туры килә иде, шуңа хирурглар гел янәшә торды, – дип сөйләде Марат әфәнде.

Беренче этапта ташны ваклап бетереп чыгарганнан соң, икенче этапта табиблар үт куа торган юлларга, ашказаны асты бизе юлларына стент куйган. Бу операцияләр барысы да гомуми анестезия белән ясалган. Ташны ваклауга берәр сәгать вакыт киткән.

Аның сүзләренчә, чит илдә дә шул тәҗрибә: ташны башта эндоскопия алымы белән алып карыйлар, ваклый алмасалар, хирурглар эчәклекне ачып операция ясый.

 

Фото: © Михаил Захаров

Марат Нәҗмиев әйтүенчә, дөньяда мондый очраклар бик сирәк. Беренче очракны 1896 елда табиб Леон Бувере тасвирлаган булган. Шул вакыттан бүгенге көнгәчә мондый очраклар 300дән дә артык түгел. Бөтен үт куыгы ташлары патологияләрендә мондый могҗизалы хәл 100 процентның 0,5-1 процентында гына очрый, ди табиб. Еш кына ул таш эчәклеккә төшә дә, тыгылып кала, шуңа кисеп ясамыйча булмый, дип аңлатты.

Ташны ваклап интекмичә, гадәттәгечә, корсак куышлыгы аша ачык операция дә ясап булыр иде. Тик табиблар, мәшәкатьле булса да, пациент өчен иң куркынычсыз юлын сайлаганнар. Ни өчен дигәндә, ачык операцияләрдә мондый зур ташны алганнан соң, организмның өзлегүләр ихтималы бик югары икән – хәтта 50 процентка җитә. Әгәр кеше бик соң мөрәҗәгать итсә, исән калуы да икеле.

Тамара Токсарова операциядән соң хастаханәдә нибары дүрт көн яткан, катлаулы операция ясалган очракта, әле ул алай тиз генә рәтләнә алмас иде, ди табиб.

Сентябрь азагы – октябрь башларында Тамара Токсарованы яңадан хастаханәгә салачаклар. РКБ табиблары стентны кирәк булса алмаштырып, я шунысын калдырырга, ә инде 2-3 айдан бөтенләй алырга ниятлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100