news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртән – бәйге, кичкә – яңа автор: Әтнә театры балалар арасында пьесалар бәйгесе үткәрде

Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең нигезендә торган Әтнә халык театрын ярты гасырга якын җитәкләгән легендар режиссер Гомәр Мәрдәнов хөрмәтенә балалар арасында драматургия бәйгесе үткәрә башлаган. Ул 2 елга 1 мәртәбә үткәрелә. Дөресрәге, әлеге бәйге – Гомәр Мәрданов истәлеген мәңгеләштерүче күп чараларның берсе.

news_top
Иртән – бәйге, кичкә – яңа автор: Әтнә театры балалар арасында пьесалар бәйгесе үткәрде
Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

Мәсәлән, быел Гомәр Мәрдановның тууына 95 еллыгы уңаеннан аның туган ягында – Яңа Шашы авыл мәдәният йортына Гомәр Мәрдәнов исеме бирелде. Әтнә театрында кайчандыр Гомәр ага куйган спектакль – «Без бит авыл малае» яңадан куелды. Әлеге спектакль турында аерым сөйләшербез – ул аерым игътибарга лаек. Ә хәзер Гомәр Мәрданов исемендәге театр фестивале кысаларында узган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсының йомгакларына күз салыйк.

  • Конкурс Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры тарафыннан 2025 елның 17 февралендә игълан ителеп, 17 июльгә кадәр дәвам итте. Бәйгедә 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты.
  • Быел бәйгене үткәрү фикеренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да теләктәшлек белдергән.
  • Бәйгегә килгән пьесаларга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, драматург Мансур Гыйләҗев, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, танылган прозаик, драматург, Рөстәм Галиуллин, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, Әтнә театрының әдәби бүлек мөдире Гөлшат Закирова, шагыйрә, драматург Гөлүсә Батталовадан торган жюри бәя биргән.

Театр әлеге чараны – Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында узган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсының йомгаклау кичәсен чын бәйрәмгә әверелдергән. Фойеда һәм театрның күргәзмәләр залында Әтнәнең театраль тамашачысы арасында таныш йөзләр – Мансур Гыйләҗев, Рөстәм Галиуллин, Луара Шакирҗанова, Фуат Әбүбәкеров кебек шәхесләр, шулай ук, бүген спектакльдә катнашмаган артистлар һәм фото-видео аппаратурасын күтәреп, тегесен-монысын сораштырып журналистлар йөреп тора, таныш йөзләр бик җитди рәвештә аларга интервью бирә. Кыскасы, чын мәгънәсендә «светский» кичә.

Мансур Гыйләҗев: «Хәзерге чор – театрның үсеш чоры, мин моны ренессанс дияр идем. Театр өчен нинди биналар барлыкка килә – Камал театры бинасын гына карагыз! Боларны театр үсеш чорында дип аңларга кирәк. Тиздән ул театрларга кемнәр кирәк булачак? Драматурглар, режиссерлар, композиторлар, рәссамнар, артистлар. Боларның бөтенесенә дә балачактан ук өйрәнергә кирәк.

Беренче чиратта драматурглар дидем. Драматургия – әдәбият өлкәсендә иң авыр жанр. Сәхнә әсәрен белем алмыйча тудырып булмый. Шуңа күрә мин балалар авыр жанрга алынганга шатланам – алар алыналар һәм җиңеп чыгалар. Бу әсәрләрне әле эшкәртергә кирәк, ләкин һәрберсендә идея һәм миллилек бар. Аларда милли атмосфера булуы – иң мөһиме. Балаларның шушы жанрга кереп китүе – киләчәк өчен зур нигез. Киләчәктә бездә яңа авторлар булачак. Быел Камал театры да драматургия буенча лаборатория оештырды. Анда өлкәннәр арасында 14 яшьлек бер кыз да катнаша. Бу да бик матур күренеш. Ә инде Әтнәдә балаларның үзләре өчен генә бәйге булуы – тагын да матур күренеш».

Рөстәм Галиуллин: «Яшьләр язган пьесаларны укыганда иң ошаганы шул булды – алар үз тормышларыннан алып язганнар. Әлбәттә инде, сугыш темасы да бар иде, анысы һәр башлап язучыда була – алар әби-бабайларыннан ишеткәнне үз күзләре белән күргән шикелле яза. Бу да бик әйбәт, башлап язучының әбисеннән ишеткәннәрдән башлап җибәрүе дә – тәҗрибә.

Миңа, жюрида эшләгән язучы буларак, аларның бүгенге көндәге үз проблемаларын күрсәткән әсәрләр бик ошады. Мәсәлән, «Укытучы бәхете» дигән пьесаны истә калдырдым. Анда тәртипсез дип бөтенесе кул селтәгән укучыны яшь кенә укытучының яклап калуы тасвирлана. Күп еллардан соң тормышта үзен тапкан һәм уңышка ирешкән егет укытучысына, килеп, рәхмәт әйтә. Бу – чын укытучының кадерен күрсәтә торган пьеса. Гомумән, яшьләрнең болай яза алуларына сокландым. Димәк, киләчәк бар. Конкурсны йомгаклау кичәсенең Туфан ага әсәре буенча куелган спектакль алдыннан булуы да зур символик мәгънәгә ия. Туфан ага әсәрләренә һәрчак ихтыяҗ булачак».

Кичә башланды. Кичәне, әлбәттә, шушы бәйгене оештыручыларның берсе, шагыйрә Гөлүсә Батталова алып бара.

Менә алар – Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында узган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсының быелгы җиңүчеләре:

I урын «Ал яулык, зәңгәр шәл, үткән гомер бигрәк жәл...» дип исемләнгән пьеса өчен Мәрьям Җаббарова, Казан шәһәренең 27 нче татар гимназиясе;

Мансур Гыйләҗев

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

II урын «Анда язмышлар хәл ителә» һәм «Укытучы бәхете» дип исемләнгән 2 пьесасы өчен Мәликә Шәяхмәтова, Мөслим районының Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе;

Мәликә Шәяхмәтова, Рөстәм Галиуллин

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

III урын «Үзгәрергә соң түгел» дип исемләнгән пьесасы өчен Рәзилә Фәхретдинова, Арча районының Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе;

Рәзилә Фәхретдинова, Рамил Фазлыев

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

Кызыксындыру премиясе «Сугыш сагышы сарган язмышлар» пьесасы өчен Азалия Әхмәтвәлиева, Арча районының Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Гөлүсә Батталова, Азалия Әхмәтвәлиева, Рузилә Мөхәммәтова

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

ххх

Мактаныйм әле: җиңүчеләргә әлеге премияне – дипломны, бүләкләрне һәм затлы чәчәк бәйләмен тапшыручылар арасында, жюри әгъзалары белән бергә, мин дә бар идем.

Рузилә Мөхәммәтова: «Театрның нигезендә торган легендар шәхеснең туган көнендә Әтнә татар дәүләт театры залга балаларны чакырган һәм аларны бүләкли икән, димәк, театр үзенең киләчәге турында уйлый, димәк, бу театрның киләчәге бар. Мин сезгә уңышлар телим!»

Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев: «Бүген шатлыклы вакыйга. Гомәр ага исән булса, аңа 95 яшь булыр иде. Бу, миңа калса, бик әйбәт конкурс. Ул яшь буында театр сәнгатенә, әдәбиятка карата мәхәббәт уята икән, димәк, Гомәр аганың хезмәте юкка түгел. Димәк, аның истәлеге яши, ул безнең арада. Конкурста катнашкан яшьләребезгә рәхмәт! Театр сәнгатенә булган мәхәббәтне җуймасыннар иде. Сәнгать ул чисталыкка илтә. Яшьләребезнең күңеле чиста булсын иде. Алар – безнең киләчәгебез!»

Язучы, Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин: «Җиңүчеләрне котлыйм! Шундый милли рухлы балалар тәрбияләгән ата-анага, ныклы белем биргән укытучыларга, шушы бәйгене оештыручыларга рәхмәт!»

Драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мансур Гыйләҗев: «Барлык пьесаларны укып чыктым, авторларга рәхмәт! Әдәбият өлкәсендәге иң авыр жанрга алынуыгыз өчен рәхмәт! Мин инде сез язган кебек пьесаларны яза алмыйм – балалар, укытучылар, мәктәп турында язгансыз. Мин ул тормышны белмим. Шуңа драматургия сезнең кулыгызда! Һәр пьеса үз юлын табарга тиеш, пьесаның юлы режиссер белән бердәмлектә. Үз режиссерларыгыз барлыкка килсен, һәм алар белән бердәмлектә пьесаларыгыз сәхнәгә күтәрелсен».

Кичә театр Гомәр Мәрдановның 95 еллыгы уңаеннан чыгарган премьера белән дәвам итте. Быел театр Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Без бит авыл малае» комедиясен чыгарган. Аны сәхнәгә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйган.

  • Әтнә театрында бик матур традиция яши: һәр елны Гомәр ага Мәрдәновның туган көненә тамашачыга яңа спектакль премьерасы тәкъдим ителә. Гадәттә, ул Гомәр ага кайчандыр сәхнәгә куйган спектакльләрдән була. «Туган туфрак», «Гүзәлем Әсәл», «Үзебез сайлаган язмыш», «Кар астында кайнар чишмә» спектакльләре – әнә шундыйлардан.
  • «Без бит авыл малае» спектаклен Гомәр Мәрдәнов 1998 ел азагында куйган. Ул зур уңыш белән барган, тамашачылар әлеге спектакльне әле дә сагынып сөйли.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар