Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртәгә юк мәңгелектә»: Ләвәнт Булут журналист Алсу Хәсәнова истәлегенә шигырь язган

Алсу Хәсәнова вафатына биш ел.

news_top_970_100
«Иртәгә юк мәңгелектә»: Ләвәнт Булут журналист Алсу Хәсәнова истәлегенә шигырь язган
Ләвәнт Булутның гаилә архивыннан

Яман шеш белән авырып, яшьли вафат булган журналист Алсу Хәсәнова-Булутның ире Ләвәнт Булут хатынына багышлап шигырь язган. Ләвәнт — төрек, ул шигырен дә төрекчә язган һәм татарчага тәрҗемәсен дә куйган.

«Иртәгә синең туган көнең,

Ләкин,

Иртәгә юк мәңгелектә.

Бәлкем дә син,

Анда яңадан тугансыңдыр.

Шулай да,

Туган көнең котлы булсын,

Йолдызлар сиңа яктылык,

Болытлар юлдашың булсын.

Ай йөзлем, айдан матурым,

Йөзен елмайган,

Оҗмах өең булсын».

«Бик сагынабыз», «Урының җәннәттә булсын, Алсу!», дип яза дуслары.

Алсу Хәсәнова 1978 елның 21 мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. Ул татар филологиясе факультетын тәмамлагач, озак еллар «Ватаным Татарстан» газетасында эшләде. 2008 елда Ләвәнт Булутка кияүгә чыкты. Озакка сузылган авырудан соң 2015 елның апрелендә вафат булды.

Алсу Хәсәнова турында сылтамадан укый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100