«Биш ел узып китсә дә, искә алмаган көнем юк»: Алсу Хәсәнованың вафатына биш ел

Биш ел элек «Ватаным Татарстан» редакциясе журналисты Алсу Хәсәнова-Булут яман чир белән авырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Каләмдәшебез якыннары күңелендә нинди кеше буларак истә калган? Аның вафатыннан соң нинди сәер хәлләр булган? Бу хакта тулырак «Татар-информ» хәбәрчесе язмасында.

«Бу безнең өчен шатлыклы да, кайгылы да көн»

Алсу Хәсәнова-Булутның бертуган апасы Лилия Гатиатуллина сеңлесен искә алганда бары ихлас сүзләр генә сөйләде. Дөрес, яраткан сеңлесе турында сөйләү аңа җиңелләрдән бирелмәде — сүз аралаш моңсулык, ә күзләреннән яшь агылды…

Алсу белән туган көннәребез бер көндә — 21 мартта. Арабыз — биш яшь. Ел саен туган көннәрне бергә үткәрә идек. Беренче теләкләрне һәрвакытта әти-әни әйтте. Аннан соң, аның үлгән көне — олы улымның туган көне булып чыкты. Хәзер улыма егерме биш яшь тула. Бу безнең өчен шатлыклы да, кайгылы да көн.

Без татар мохитендә үстек, чөнки әниебез татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Шуңа күрә безгә бик күп язучылар, артистлар кунакка килә иде, кечкенәдән шуларны күреп, белеп үстек. Туфан Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Атилла Расих һ.б. кем генә булмады.

Без — өч кыз — өчебез дә татар теле белгечләре. Мондый дәрәҗәгә ирешүебез — әти-әнинең тәрбиясе, мәхәббәте. Җырга-моңга гашыйк гаилә булдык, «Хәсәновлар гаиләсе» дигән гаилә ансамбле дип, күп еллар авыл, район клубы сәхнәләрендә чыгыш ясадык. Берьюлы хәтта Кировка «Играй, гармонь!» конкурсына катнашырга бардык, Мәскәүдән дә лауреат булып кайттык.

Табигатькә гашыйк идек, гаилә белән җиләккә, гөмбәгә йөрдек. Алсу ир-ат эшләрен дә башкарды: утын да ярды, печәнен дә чапты. Әти белән әни — укытучылар, каникуллар җитүгә сәяхәт итәргә чыгып китә идек. Абхазия, Әстерхан, Мәскәү, Волгоград һ.б. бик күп шәһәрләрдә булдык.

Алсу кешелекле, туган җанлы иде. Чит илләргә барса да, бүләкләрне иң элек безгә алып кайта иде. Кайчак бер гаиләдә үскән бертуганнар үзара нәрсәдер бүлешә алмый яисә бер-берсеннән көнләшә… Бездә андый күренеш бөтенләй булмады. Алсуга бер әйбер дә кирәк түгел иде, булганына канәгать булды, бүгенге көн белән риза булып, шөкер итеп яшәде. Артык малга да кызыкмады, өчебез дә дус-тату яшәдек.

Соңгы көннәрен ул безнең йортта үткәрде. Башта әниләрдә иде, әниләргә җиңелрәк булсын дип, үзебезнең йортка алып килдем. Һәрберебез белән саубуллашты, үлгән вакытта бер кулыннан әни, икенче кулыннан әти тотып торды. Ахыргы минутына кадәр аң-акылында иде, барыбызны да чакырып алды. Һәммәбезгә дә бәхиллек теләде, догадан калдырмагыз, караган өчен бик зур рәхмәт, диде. Әни Алсуның авызына өч тапкыр «ләә иләһә илләллаһ» дип, су салды. Әни әйткән сүзләрне артыннан кабатлап барды, - диде Лилия Гатиатуллина.

«Саулыгың булмаса, Германиягә кадәр бару да, зур-зур акчалар да ярдәм итә алмый»

Алсу Хәсәнова-Булутның әнисе, Шәле урта мәктәбе директоры Миңзифа Хәсәнова кызын безнең җир кешесе булмагандыр дип әйтте:

Алсуның барлык булган әйберләрен җыйдым да, таралып, аунап ятмасын өчен, өебезнең икенче катында музей оештырдым. Көн саен менеп карыйм. Биш ел узып китсә дә, искә алмаган көнем юк, бер дә онытылмый. Бер минут та исемнән чыкмый ул балам.

Ул безнең җир кешесе түгел иде, теге дөньяга да кирәк булгандыр дип уйлыйм. Ачык күңелле, бөтен кешегә булышып йөрде, бер белмәгән әйбере юк иде. Ул бөтен яктан да килгән иде.

Төшемә дә керә. Ниндидер эшләр артыннан йөгерә, эшләр эшлисем бар дип, әтисенә дә керә. Тыйнак, мактанырга яратмады, туганнары, энеләре белән горурлана иде. Байлык артыннан кумады, аңа ул бөтенләй дә кирәк түгел иде.

Бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаландык, кытайлар методы белән дә эшләп карадык, Германиягә дә сигез тапкыр бардык. Җитәкчеләргә, дусларына, якыннарына рәхмәт, бик нык булыштылар. Соңгы тапкыр баруында: «Анда да юк икән», — диде. Саулыгың булмаса, Германиягә кадәр бару да, зур-зур акчалар да ярдәм итә алмый.

Сабыр булырга тырыштым. Ике балам бар, аларның да балалары үсеп килә, Аллага шөкер. Киләсе елда, Алла теләсә, җитмеш яшь тула, эшемне ташламадым. Атаклы язучыларыбызның әсәрләрен укыдым, авыр вакытларда да бирешмәгән геройларны күреп хозурландым. Балалар белән күп эшлим, алар белән фольклор ансамблендә шөгыльләнәм — менә шулар азрак булса да оныттырып тора. Әмма искә төшкәндә үзәкне өзеп ала. Алсу булса, болай эшләр иде, дип уйлап куябыз. Орхидея чәчәкләрен ярата иде, музеена да орхидея чәчәкләре төшкән обойлар ябыштырдык.

Бернишләтеп тә булмый, үлгән артыннан үлә алмыйсың инде… Әле яшибез, шөкер, - диде Миңзифа Хәсәнова.

«Төшемдә аны сабый балалар янәшәсендә күрәм»

Алсу Хәсәнова-Булутның хәләл җефете Ләвәнт Булут аның белән ничек танышканын сөйләде:

Ул яхшы кеше иде. Игелек, хәйриячелек, изге гамәлләр кылырга яратты. Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын. Мин аның белән узган шат көннәребез өчен бик шатмын, шул шатлыгы белән елмаеп җәннәттә яшәсен.

Алсу белән ундүрт ел элек Антальяда ял иткән вакытта таныштым. Бер дус кызы белән кафеда русча аралашканын ишеттем. Мин дә аларның кырыенда бер дустым белән утыра идек. Дустыма төрекчә: «Нинди матур рус кызы», — дидем. Алсу шуны ишетеп, безгә таба борылып, төрекчә: «Мин рус кызы түгел, мин чын татар кызы», — диде. Аннары танышып киттек, аралаштык, интернет аша языштык. Бер елдан соң ул ял итәргә Төркиягә килде. Монда сүз куештык, мин аңа тәкъдим ясадым. 2008 елда Казанда өйләнештек.

Без өйдә төрекчә һәм татарча аралаша идек. Шуңа күрә ул төрек телен яхшыртты, мин дә татарча өйрәндем.

Ул вафатына кадәр: «Мине догасыз, Коръәнсез калдырмагыз», — дип васыять иткән иде. Шуңа күрә һәр кич аңа дога кылам. Шул сәбәпле, былтыр Алсуга багышланган искә алу кичәсенең исеме дә «Дога» дип аталды.

Искә алмаган бер көнем да юк. Ул еш кына төшләремә керә. Төшләрдә һәрвакыт елмая. Аны гел яшел бакчада, матур бер кырдагы өйдә, сабый балалар янәшәсендә күрәм.

«Алсу - дуслыкның үрнәге иде»

Алсу Хәсәнова-Булут турында якын дусларыннан берсе, «Татар-информ» журналисты Лилия Гаделшина күңел түрендәге иң якты истәлекләре белән уртаклашты:

Алсуның дуслыкка мөнәсәбәтен мин дуслыкның үрнәге дип атар идем. Алсу белән якыннан аралашкан кешеләр аның кыю, гадел булганын яхшы белә, шуңа күрә ул кайберәүләргә усал кебек күренә иде. Алсу кеше белән дуслашса, чын күңелдән аралаша, аны хәтта кыя кебек җил-давылдан саклый, дусларының уңышына шатлана, кайгысын бүлешә белә иде. Шуңа әгәр кеше дуслыкның кадерен белмәсә, бик нык рәнҗи иде.

Алсуның гомеренең иң матур елларында, авыру аркасында яшьли вафат булуы, бу югалту минем өчен сүз белән әйтеп бетермәслек зур кайгы. Яшь кеше үлеменнән дә зуррак кайгы бармы икән?! Алсуны искә төшергәндә күзләргә яшь тулса да, хатирәләрем бик якты.

Бер өлкәдә эшләгәч, Алсуны электән белә идем, ә уртак танышлар аша якыннан аралаша башлаган еллар — алар Ләвәнт Булут белән гаилә корып җибәргән вакытлар булгандыр. Ире — төрек кешесе, Алсу бит кызыксынучан кеше, төрек телен әйбәт белде. Алар бик ачык, кунакчыл гаилә иде. Очрашкан вакытларны бик күңелле үткәреп, мәгълүмат-матбугат өлкәсендә кайнагач, фикер алышыр, киңәшләшер темаларыбыз, сөйләшер сүзебез бетми иде, әмма беркайчан да гайбәт чәчеп утырмадык! Хәзер менә Ләвәнтнең тәмле итеп әзерләгән төрек ризыкларын, Алсуның моңлы татар җырларын сагынып искә алырга гына кала…

Алсу яшәүнең тәмен белде, шуңа күрә аны тормышта бернинди авырлыклар куркытмады. Шуны да әйтәсем килә: ул әти-әнисе белән горурланды һәм үзе дә алар кебек тырыш булды. Ул журналист һөнәрен, редакция эшен яратты, бу эш аның холкына нык туры килә иде, җәмгыятькә файдалы шәхес булырга омтылды. «Ватаным Татарстан» газетасы Алсу Хәсәнова исемендәге премия булдырып, безнең журналист һөнәренә дә зур ихтирам күрсәтте.

«Язмалары халыкны битараф калдырмады»

«Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутның «Ватаным Татарстан» газетасында бергә эшләгән елларын искә алды:

«Ватаным Татарстан» редакциясенә яшәртү, үзгәртү максатын куйдылар. Алсу килеп кергәндә редакциядә күбесе өлкән яшьтәгеләр иде, шуңа күрә аңа өметләр багладык, матур гына эшләп киттек. Журналистикага ихласлык хас. Алсуда ул сыйфат бар иде. Килешмәсә, каршы чыгып, үз фикерен әйтә килде. Уртак тел табуы да кыенлык тудырмады. Үз фикереңне курыкмыйча әйтү, ихластан сөйләү мөнәсәбәтләрне якынайта гына дип саныйм.

Алсу төрттереп яза иде, аның белән килешмәүчеләр дә булды, ләкин мин аның материалын бервакытта да кисмәдем, журналист шундый булырга тиеш. Бәлки, шуңа күрә дә аның материаллары укылгандыр да. Язмалары халыкны битараф калдырмады, чөнки үзе дә битараф булмады. Журналист эченнән янса һәм йөрәгеннән чыгарып бирсә — шул кешегә тия. Ул аны, журналист буларак, аңлагандыр дип уйлыйм.

Нинди генә эш булмасын, башлап йөрергә яратты. Берсендә: «Миңназыйм абый, артистлар белән бергә дуэт җырлыйк әле», — диде. Соңыннан без аны сәхнәдән дә башкардык. Кешенең башына килми торган идеяләрне ул тәкъдим итә иде, һәм шуны, бернәрсә булмагандай, башкарып та чыга иде. Бөтенебезне репетицияләргә йөртте, җырлатты, яздыртты. Шулай итеп, «Ватаным Татарстан”ның юбилеена диск та өлгерде.

Командировкаларга йөрергә яратты. Гадәттә, конфликтлы ситуацияләрдә җибәрә идек, чөнки өстән-өстән генә язу түгел, ә чын журналист тикшерүе кирәк булды, ә Алсу аны бик оста башкарды. Андый язмалар җитәкчеләргә тимичә калмады.

Аның авыруына каршы бөтен редакция белән көрәштек. Без генә түгел, үзе тәнкыйтьләп язган театр коллективлары, артистлар бик нык ярдәм итте. Аерым рәхмәтне Президентыбызга әйтеп үтәсем килә. Хат язганнан соң, ул Алсуның дәвалау курсларына без күз алдына да китермәгән сумма бирде.

Мәрхүм Ирек Миңнәхмәтовның сүзен беркайчан да онытмыйм. Президентка хат юллаганчы, аның янына кердем, ул вакытта Ирек Җәүдәтович «Татмедиа”ның җитәкчесе иде. Аның янында утырган бер җитәкче: «Юк инде, аның диагнозы билгеле бит», — диде. Янәсе, акчаны җилгә очыру, димәкче булды. «Ничек инде, мин Алсуга кайтып, шул сүзне әйтә аламмы?» — дидем. Кешенең өмете бар бит! Ул шушы яман авыруны җиңеп чыгам дип өметләнде. Ирек Җәүдәтович күземә карады да, болай әйтте: «Миңназыйм абый, бер дә борчылмагыз, Президент борып чыгарса, үземнең акчаны булса да бирәм». Мондый сүзләрне әйтер өчен нинди батыр йөрәкле кеше булырга кирәк! Мин аны мәңге онытмаячакмын.

Сүз дә юк, Президент акчаны бирде, әмма акчалар гына Алсуның сәламәтлеген коткарып кала алмады. Калган акчаларны кайтарып бирдек. Шул вакытта Алсу: «Миңназыйм абый, Сез нинди яхшылык эшләгәнегезне әле аңламыйсыз», — диде. «Дөньяда яхшы кешеләр бик күп, күрәсеңме?» — дидем. Алсуның җан бирүен бөтен коллектив белән авыр кичердек. Мин аны догамнан бүген дә калдырмыйм.

Коллектив белән уйлашканнан соң, аның исемендәге премия булдырырга уйладык. Төрттерүчеләр, каршы килүчеләр, «кем соң ул?» — диючеләр дә булды. Без моңа игътибар итмәдек, чөнки Алсуның нинди кеше икәнен белә идек. Шуннан соң без ул премияне үз өстебезгә алдык, үзебез оештырып җибәрдек.

Алсу төшебезгә дә керде, редакциябезгә ап-ак күгәрчен булып та кайтты. Балконыбызга килде, ашаттык, аның белән сөйләштек. Безгә сәерсенеп караучылар да булды, ләкин без белмәгән әйберләр бик күп бит. Рухы шат булсын!