Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирсез сәяхәттә йөргән хатын бандитлар тоткынлыгыннан чыккан

news_top_970_100

Мексикада урланган Россия туристы Марияне азат иткәннәр. Җирле картель аның бөтен әйберләрен, шул исәптән телефонын һәм паспортын да алып калган. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Россиянең Мексикадагы илчелеге җирле полиция белән хәбәрләшкән. Шуннан соң Мексика Генераль прокуратурасының кешеләрне урлауга каршы көрәш бүлеге, турист хатын-кызны азат итү өчен, ярты төн махсус операция уздырган.

«Хәзер Маша полиция участогында, мин аның белән сөйләшеп алдым. Киеп чыгып киткән киеменнән башка бернәрсәсе дә юк, телефоны да, паспорты да, банк карталары да, акчасы да юк. Хәзер аңа куркыныч янамый, дип әйттеләр», – дип сөйләгән Мариянең ире.

23 яшьлек Мария иреннән башка гына Латин Америкасына сәяхәткә китә, 14 март кичендә аны АКШ чиге тирәсендә Мексика картеле туктата. Кыз Мексикада яшәп торган гаилә белән аларның машинасында барган була. Мексика кешеләрен җибәрәләр, ә Мариядән «аларның җирендә йөргән өчен» акча таләп итәләр.

Картель, Мариянең ире «выкуп» өчен 2,4 мең доллар җибәрсен, дигән шарт куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100