Ирләрнең хайваннан яманы, ягъни урамда җенси әгъзасын күрсәтүчеләр - кемнәр алар?
Яз җитү белән көннәр җылына, дөньялар яктыра, кәефләр күтәрелә, бозлар китә һәм шул бозлар белән кайбер ир-атларның башлары китә. Белмим, нинди чебен тешлидер аларны, әмма котыру чире йоктырган хайваннар кебек тоталар үзләрен...
Иртә белән метрода барган чак. Күзем минем каршыда утырган кешегә төште. Безнең карашлар очрашкач, мин, берни булмагандай, күз карашымны аска юнәлттем.
Пычрак коңгырт ботинка... кара носки... ертык ыштан балагы... Әнекәем! Минем каршыда, оятын югалтып, ыштанын яртылаш төшергән килеш, теге ир-ат җенси органын күрсәтеп утыра. Бу күренештән тәмам югалып калдым! Аннары аның миңа күз кысуларын күргәч, калтырап куйдым. Киләсе тукталышта ничек метродан чыгып тайганымны да ачык хәтерләмим... Метродан чыгу, чыннан да, җир астыннан чыккан кебек иде. Тыннарым кысылды.
Кайттым да, әниемә, нәкъ кечкенә сабый бала кебек, дөньядан зарландым. Дөресен генә әйткәндә, бу күренешләр аның яшь чагында да булган икән. Хәтта ешрак та. «Кызым, яз айларында үзең генә йөрмә. Бу яшь кызлар өчен куркыныч чак», - диде әнием. Аннан үзе белән булган хәлне дә сөйләде.
Сиксәненче елларда әни дус кызы белән Бауманда йөргәндә шундый ук ямьсез күренешкә юлыккан. Атлап барганда берәү: «Помогите мне», - дип аларга эндәшкән. Нәкъ мин метрода күргәнчә, яртылаш шәрә... «Мәктәптәге кроссны да алай тиз чапмаганбыздыр, маның яныннан шулай тиз качтык», – диде әни.
«Күпчелек очракта ун яшь тирәсендәге кызлар эксгибиционизм корбаны була»
Мондый мизгелдә ул ир-атларның башында нәрсә икән? Ни өчен алар бу адымга бара һәм үзләрен шулай сәер тота? Бу хакта «Ибис» медицина үзәге психиатры Тимур Щекин белән сөйләштек.
Язгы һәм көзге кискенләшү дигән сүз – ул миф, – диде психиатр. - Психик авырулар белән кешеләр ел дәверендә авырый һәм ул сезон белән генә бәйле түгел. Ә җенси органнарын күрсәткән ир-атларны эксгибицианистлар төркеменә кертәләр. Шул рәвешле, алар тирә-юньдәге кешеләрнең реакциясен күзәтеп, үзләренә ләззәт ала.
Бу күренеш нәкъ менә яз яки көз айларында ешрак очравының сәбәбе шул - аларның җенси органнарын салкында туңдырасы килми.
Андый кешеләрне ничек ачыкларга?
Эксгибиционизм – парафилия формаларының берсе. Клиник тикшеренүләр аша гына бу күренешне ачыклап булмый.
Бу хәл ир-атлар арасында гына күзәтеләме?
Ир-атлар арасында бу 2-4 процентка таралган, хатын-кызларда да очрый, әмма кимрәк.
Кызлар эксгибиционизмының кайбер төрләре җәмгыять тарафыннан хуплана. Мәсәлән, күңел ачу йортларында. Мондый авыру вәкилләренең бер генә максаты: кешене шок халәтенә җиткезү, шаккатыру.
Эксгибиционистларның максаты нинди?
Эрекция вакытында җенес әгъзасын демонстрацияләү билгеле бер коммуникатив мәгънәгә ия: ул агрессия, һөҗүмгә әзерлек жесты, көч һәм хакимиятне символлаштыра.
Эксгибиционизмның сәбәбе нидә?
Нинди дә булса психик патология яки баш миенең органик зәгыйфләнүе булырга мөмкин. Алкогольне куллану шулай ук эксгибиционизм актлары белән бәйле. Эксгибиционистлар арасында эчкечеләр аз түгел. Органны күрсәтү күпчелек очракта исерек хәлдә эшләнә.
Бу балачакта алган психологик җәрәхәтләр белән бәйле түгелме?
Эксгибиционист ихтыяҗлары нигезендә балалык яшендә барлыкка килгән сексуаль тәртип стереотиплары ятарга мөмкин, балалар компанияләрендә сексуаль уеннарда катнашу белән дә бәйле ул. Чын эксгибиционизм акты импульсив рәвештә эшләнә. Аңа ярсучанлык, интенсив сексуаль фантазияләр барлыкка килү кебек күренешләр хас.
Әлеге психик авыруның тагын нинди сәбәпләре бар?
Психика бозылуның берничә сәбәбе бар: үзеңне сексуаль яктан канәгатьләндерү теләге, балалар психотравмасы, сексуаль мөнәсәбәтләрдән курку.
Эксгибиционизм ничә яшьтәге кешеләрдә күзәтелә?
Эксгибиционистларның күбесе 40 яшькә кадәр затлар.
Нинди социаль катламнан?
Кагыйдә буларак, аларның гаиләләре бар, матди яктан җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгәннәр һәм уңай социаль рольләрне башкаралар. Аларга билгеле бер дәрәҗәдә тулы булмаган комплекс хас.
Алар җенес әгъзаларын кемнәргә күрсәтә?
Күпчелек очракта ун яшь тирәсендәге кызлар эксгибиционизм корбаны була. Әмма бу һәрвакытта да педофилия күренешләре белән бәйле түгел: күпчелек очракта эксгибиционист өчен яшь зурлыгы мөһим түгел. Аларның уннан бер өлеше генә гетеросексуаль педофил юнәлештә була.
Аларны ничек дәвалыйлар?
Дәвалау тикшеренгәннән соң индивидуаль тәртиптә билгеләнә. Еш кына психотерапия һәм кирәк булган очракта антиандроген препаратлар куллану яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук табиблар пациентларда рецидивларны булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.
Суда шәрә коену һәм нудистларны да эксгибиционистлар төркеменә кертергә буламы?
Юк, алар башка төрле төшенчәгә ия. Әйе, ике очракта да кеше чишенә, әмма аларның максатлары төрле. Беренче төркем фәкать ләззәт артыннан куса, икенчеләре кешегә хөҗүм итә, ә пляжта ял итүче ир-атларга дәгъва юк.
Эксгибиционистларга закон тарафыннан нинди җәза каралган?
Закон күзлегеннән бу хулиганлык буларак карала. Кайбер дәүләтләрнең законнарында шулай ук җинаятьнең махсус составы да каралган. Эксгибиционистларны җаваплылыкка тартканда, моның патологик авыру икәнен исәпкә алырга кирәк. Әмма бу күренешне күргән балаларның психикасына зыян килүе ихтимал. Шуңа күрә аларны җинаять җаваплылыгына тарталар.
«Күргән саен шок хәлендә булам»
Алия Сабирова, КФУның 4 курс студенты:
Быел 11 мартта көндезге сәгать уникедә метроның Җиңү проспекты тукталышыннан чыгып барганда, иелеп утырган ир-атны күреп алдым. Башта мин аның хәле начар дип уйладым, ә аннары ул ыштанын төшереп, йомышын үтәгәнен аңладым. Аның җенес органын бөтен үтеп киткән кеше күрде. Соңрак ул берни булмагандай торып китте. Ә иң яманы: аны балалар күргән булса, аларның психикасына негатив тәэсир ясавы ихтимал. Балалар алай эшләргә ярый дип уйлап куя ала.
Кайвакыт түзәр хәл калмаганын аңлыйм, әмма бөтен кеше булган урында алай эшләүләре башка сыймый. Мондый күренешкә мин мәктәптә укыганда ук тап булдым. Кыш көне дәресләрдән соң өйгә кайтып барам. Кар бик көчле булганлыктан, атлап барган юл бик тар иде. Карасам, каршыга бер исерек кеше килә. Бик курыктым, чөнки сукмакка ике кеше сыешмаганын аңладым. Аллага тапшырып, ул мине узып китте һәм берзаман туктап калып, ыштанын төшерде. Мин алны-артны күрмичә чабуга керештем. Полициягә мөрәҗәгать итеп тормадым, чөнки йомышын үтәп торган кешеләргә вакытымны сарыф итәсем килмәде.
Зөлфия Хәсәнова, КФУның 4 курс студенты:
Миңа бу күренешне өч мәртәбә күрергә туры килде. Берсе Казанның Гадел Кутуй урамында урнашкан тулай торак янында, икенчесе – автобуста, өченчесе – Арчада. Бу берәр чирдер, чөнки адекват кеше алай эшләмәс иде. Үзләренең ыштаннарын төшереп, кешеләрне куркыталар. Мин күргән саен шок халәтендә булам.
Инзилә Хөсәенова, 4 курс студенты:
Казанның Фучик урамында урманга охшаш җир бар. Кеше анда өйләренә кайту юлын кыскартыр өчен йөри. Мин юлны кыскартырга уйлап, шуннан кайтырга булдым. Карасам, ыштанын төшереп, әллә ни кыланып басып торган ир-атны күрдем. Яше 30-40 чамасы иде. Бәлки, анда кеше аз йөргәнлектән, аны берәү дә күрми дип уйлагандыр. Башка аннан кайтмадым.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: әгәр бу күренеш өлкәннәргә карата кылынган булса, ир-атка штраф яки административ җәза яный. Моның белән полиция органнары шөгыльләнәчәк. Ә аның юлына бала эләксә, бу инде җинаять маддәсе. Моның өчен 5тән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Теләсә кайсы очракта да, зыян күрүчегә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.