news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркәнең ире ялга кайткан

news_top
Иркәнең ире ялга кайткан
Социаль челтәрләр

Җырчы Иркәнең ире Артур махсус операциядән чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан. Бу хакта Иркә үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Ул сторисларына ире Артурның фотосын куеп: «Кайтты», – дип язган һәм «Минем янымда кал» дигән юллар булган «Ян» җырын куйган.

Артур махсус операциягә 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп киткән иде. Ул гаиләсе янында август аенда булып китте, инде чираттагы ялы да килеп җиткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар