Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә хәрби операциягә киткән ире турында: «Әтиләре белән элемтәдә торабыз...»

news_top_970_100
Иркә хәрби операциягә киткән ире турында: «Әтиләре белән элемтәдә торабыз...»
https://vk.com/irke_official?z=photo-111484674_457258747%2Falbum-111484674_227235944%2Frev

Иркәнең тормыш иптәше Артур Шабакаев, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә киткәннән соң, җырчы 3 кызы белән көн күрә. Күпләр аларның хәл-әхвәлләре белән кызыксына, күрәсең. Иркә «ВКонтакте» сәхифәсендә, кыскача гына итеп, ничек яшәп ятулары, аларга кемнәр булышуы хакында язган.

«Күптән куйганым юк икән бит кызларымның фотосын. Үзләре чыршы куйдылар, үзләре бизәделәр (быелга чыгарып тормыйк, дисәм дә)... «Кыш бабайга» диеп, хат та яздылар, кая илтеп салганнарын гына белми калдым. Ә каян белергә тиеш мин менә хәзер ни сораганнарын?.. Хат «заказчик»ка барып житмәсә, нишлим?

Әтиләре белән элемтәдә торабыз, барсы да әйбәт... Мин ераграк китсәм, минем әнием безнең белән күбрәк тора... Айсылу (Иркәнең олы кызы. – авт.) да кечкенә кызлар белән күбрәк вакытны үткәрергә тырыша... Күршеләрем бик әйбәт, гел җиң сызганып, ярдәм кирәкме, дип кенә торалар... Төркемемдәге егетләрем ир-ат эшләрен караштырып торалар... Болай барсы да әлхәмдүлилләһ... Укытучыларыбызга бик зур рәхмәт һәм сабырлык... Шулай әкрен генә яшәп ятабыз», – дип язган Иркә аккаунтында һәм 3 җимеше – 3 кызының чыршы төбендә кочаклашып төшкән фотосын урнаштырган.

«Иркә, Ходай сезгә сабырлыклар бирсен. Артурга сезнең яныгызга исән-сау кайтырга язсын», «Сабыйлар бәхетенә бар да яхшы булсын иде. Барысы да шундый матурлар», «Я Раббым, Яңа еллар һәр гаиләгә бары бәхет алып килсен», – дип комментарийлар калдырган җырчының «ВКонтакте»дагы дуслары.

https://vk.com/irke_official?z=photo-111484674_457258768%2Falbum-111484674_269765382%2Frev

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100