Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә мобилизацияләнгән ире турында: «Артур ничек, дип сорыйсыз...»

news_top_970_100
Иркә мобилизацияләнгән ире турында: «Артур ничек, дип сорыйсыз...»
"Татар-информ" архивы

Җырчының ире Артурның мобилизациягә эләгүе турында язган идек. Артур Шабакаев турында Иркәнең тамашачысы гел сорап, кызыксынып тора икән. Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә күпләрнең соравына җавап биргән.

«Ничек Артур?» – дип күп сораулар килә... Әлегә ул Казанда булды, берничә көннән китәчәк...

Без аның белән һәр сәгать саен сөйләшеп торабыз. Ул һәрвакыт елмаеп, барысы да яхшы, ди... «Начар уйлар башыңа кертә күрмә, озак тормыйбыз, кайтып җитәбез», – ди... Аралашканда бөтен сүзне позитивка бора, бер тамчы да шик кертми күңелгә...

Ничек соң Артур, дигән сорауга мин әлегә шулай гына җавап бирә алам. Борчылып торуыгыз, безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт сезгә», – дип язган Иркә сторисында.

Җырчыга һәм аның якыннарына – түземлек, Артурның исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.

Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100