Җырчы Иркәнең концертында сәхнәгә, чәчәк тотып, бәләкәй малай менгән. Бу видео социаль челтәрдәге «Татар афишасы» сәхифәсендә чыкты.
«Ничә яшь сиңа сиңа? Исемең ничек? Син инде мужчина булгансың. Илдан, минем сиңа бер үтенечем бар. Мине күптән ир-атларның үпкәне юк. Үп әле мине. Сине дә мөмкинме?» – дип сөйләшә җырчы.
4 яшьлек Ильдан ялындырып тормый, җырчы апаны үбеп тә ала, үзен дә үптерә.
Видеоны караучылар кызык табып көлгән смайликлар тезгән. «Таптылар инде кызык», – дип, диалогны ошатмаучы да табылган.
Иркә иренең хәрби операциягә китүе турында: «Миңа оят, ничек итеп монда ятыйм, диде»