Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Кулың ничек, сызлыймы?» – дип, гел язып торасыз...»

news_top_970_100
Иркә: «Кулың ничек, сызлыймы?» – дип, гел язып торасыз...»
"Татар-информ" архивы

Узган атнада Иркәнең кулын сындыруы хакында язган идек. Җырчы юеш идәндә таеп егылган. Авырткан кулы белән, ул Чаллы шәһәрендәге хастаханәгә киткән. Җырчыга беренче ярдәмне Чаллыда түгел, ә Казанда күрсәттеләр. Иркә Республика клиник хастаханәсе табибларына «мең рәхмәт»ләрен җиткерде.

Вакыйгалар шундый борылыш алса да, җырчы «Интертат» сайты аша беркемне дә гаепләмәвен әйтте. «Берсе дорфа җавап бирү бөтенесе дә шундый дигәнне аңлатмый… Сынган урынга куя торган махсус пластмасс әйбер алдык. Мин, кулым сынды дип, эшемне туктата алмыйм. Җырлаганда кул комачау итми бит, шул пластмасс әйберне куям да чыгып җырлыйм», – дигән иде Иркә.

Ничә көн узса да, һаман да аның өчен борчылып, аның хәле белән кызыксынып торучылар бар икән. Җырчы аларның барысына да җавап итеп, сторислар яздырган.

«Кулың ничек, Иркә, сызлыймы?» – дип гел язып торасыз. Хәзер ортез белән йөрим, аны даруханәдән сатып алдык.

Ә сызлауга килгәндә, сызлый инде. Сынган кул сызлый инде ул. Аңа гына түзә торган кеше инде мин, баш исән булсын. Бик зур рәхмәт борчылып торуыгызга. Вакыт тиз уза ул, бу әйберне аз гына тагып йөрим дә, аннан гастрольләргә чыгып китәсе була әле.

Бүген иртүк әни шалтыратып ята, бәрәңге аласы бар, ди. «Миннән булмас быел», – дигән идем. «Үзең кайтып йөрмә, машинаңа утыртып, 3 кызыңны гына кайтарып җибәр», – ди. Белмим, нишлисе булыр», – дип сөйләгән ул.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100