Күптән түгел генә җырчы Иркә тормыш иптәше Артурның махсус операциядә бер аягын югалтуы хакында сөйләгән иде. «ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруына кунак булып килгәч, артист әлеге аянычлы хәлнең ни рәвешле килеп чыгуы хакында да әйткән.
«Ялга кайтып соңгы тапкыр киткәндә, мотоцикллар алдылар. Акча җыелды, мин дә өстәдем, дуслар да булышты. Шул алып киткән мотоцикл белән минага эләкте. Аның аягына зыян килде», – дип сөйли анда Иркә. Әлеге видеоны телеканалның социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйганнар.
Артур хәрби операциягә мобилизациягә эләгеп, беренчеләр рәтендә китеп барды. Узган ел каты яраланып, озак вакытлар тернәкләнү узды. Хәзерге вакытта ул Иркә төркемендә тавыш операторы булып эшли.