news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мескенләнеп утыручы егет түгел»: Иркә иренең махсус операциядә аягын югалтуын әйтте

news_top
«Мескенләнеп утыручы егет түгел»: Иркә иренең махсус операциядә аягын югалтуын әйтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур махсус операциядә бер аягын югалткан. Аңа протез куйганнар. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә язылучыларыннан килгән күпсанлы сорауларга җавап биргәндә әйтте, иренең видеосын да күрсәтте. Артур махсус операциягә иң беренчеләр рәтендә мобилизациягә эләгеп киткән иде. Узган ел ул каты яраланды, озак вакытлар тернәкләнү узды. Хәзерге вакытта Артур Иркә белән гастрольләрдә йөри.

«Артурның минем белән гастрольләргә йөрүе турында хәбәр иткән идем инде. «Тегеннән» (махсус операциядән) кайткач аз-маз үзгәрешләр булуын аңладыгыз инде. Әмма ул үзен көчсез итеп күрсәтеп, мескенләнеп утыра торган егет түгел. Без аңа бөтен гаиләбез белән ярдәм иттек. Ул хәзер тавыш режиссеры булып, минем командада эшли. Эше бик яхшы килеп чыга, ул булдыра. Артур аппаратура төяп йөри торган «Газель»ны да үзе йөртә», – дип яза Иркә.

Иркә алда әле тагын бик күп үзгәрешләр булачагын да әйтә.

«Мин тормышның үзгәрешле елларында яшим. Һәр сынауны лаеклы узарга тырышам. Башка үзгәрешләр турында әзер булгач сөйләрмен. Рәхмәт минем белән булганыгыз өчен. Жәлләтер өчен сөйләмәдем. Ел ярым эчендә меңләгән смс килде. Чиста күңелле тамашачым өчен куйдым», – диде ул.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 6 ноябрь 2025
    Исемсез
    Самое главное исан сау Артур,бяхетта шатлыкиа яшарга язсын Ирка озын гомер белян сезга.Синен сабырлыгын очен Рахмат.Аллахым Тагаллям ярдаменнан аермасын🤲🤲🤲
  • 5 ноябрь 2025
    Исемсез
    Иркэ, иптэшегез сугышьа вакытта сезнен язганнарны укып переживать итеп тордык иптэшегез очен. Тошенкелеккэ бирелергэ юл куймагансыз рэхмэт. Без сезнен жырларны яратып тынлыйбыз. Унышлар сезгэ.
  • 5 ноябрь 2025
    Исемсез
    Курдегезме пиар ясап акырыпта йоремэделэр,шундый матур сабыр парлар,тигез яшэсеннэр берук,уз балаларын узлэре устерсеннэр ходаем. Аминь.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар