Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә эш күплектән зарланган: «Үз-үземне карарга да вакыт юк, ял күргән юк...»

news_top_970_100
Иркә эш күплектән зарланган: «Үз-үземне карарга да вакыт юк, ял күргән юк...»
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Соңгы арада җырчы Иркә социаль челтәрдәге аккаунтында кызыклы видеолар куя башлады. Әлеге видеоларны алар олы кызы Айсылу белән берлектә төшерәләр. Сценарий авторы да Айсылу икән.

Соңгы видеосында Иркә телефон аша әнисенә өйдәге көндәлек мәшәкатьләрнең күп булуыннан зарланган. Ул телефоннан сөйләшкән арада, ул эшләрнең барчасын да кызы Айсылу башкарган. Мөгаен, бу – чынбарлыкка нигезләнгән булса кирәк. Буйга җиткән кызы булганда, Иркә телефоннан гына сөйләшеп йөри, күрәмсең.

«Иркә әнисе белән сөйләшкән вакытта, эшләр үзе эшләнә. Сезнең дә шулаймы икән ул? Видео авторы Айсылу сезгә күтәренке кәеф тели», – дип шәрехләгән җырчы видеоны һәм ул әнисенә болай дип зарланган:

– Иртән сәгать 5тә торган идем бүген... Нинди ял, бер ял күргән юк... Көне буена эштә. Табак-савыт ю, идән ю, ванналарны чистарт, керләрне үтүклә...

Нәрсә эшлисең, дисеңме? Хәзерме? Табак-савыт юам менә. Ул Фунтикларын (песиләре – авт.) алуын алдылар да, аның белән бит көн саен урамга «прогулка»га чыгарга кирәк. Аның белән бер сәгать ярымга якын чыгып кердем менә. Үзем, кәнишне...

Нинди китап? Тора инде. Укыган ю-юк, нинди китап... И-и, китаплар укып, матур итеп буянып, чәчләрне ясап утырсаң, була да ул тормыш! И-и, үз-үземне карарга вакыт та юк, менә битемә крем тидергәнем дә юк бит минем. Үз-үземне караганым да юк, көне-төне эш, эш, – дип сөйләнгән Иркә, имештер, әнисенә.

Җырчының бу видеосын караучы «подписчик»лары: «Вәт хәйләкәр Иркә», «Шундый уңган-булган кызы булган әни кешегә рәхә-ә-әт. Ә менә Айсылу кияүгә чыгып китсә», «Сөйләшә белү м үзе сәләт. Кызың җитсен дә, шуның өстенә эшләп тә ят, име, Иркә», – дип комментарийлар калдырганнар.

Күпчелек Айсылуга сокланган. «Яратам шул Айсылуны», «Айсылу, маладис, каян гына уйлап чыгарган», «Мондый кыз белән югалмыйсың», «Айсылу, үтерәсең син. Кәефләрне бик күтәрәсең», – дигәннәр.

Видео: Иркәнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100