Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә «Барс Медиа», Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Асаева белән низаглары турында сөйләде

news_top_970_100
Иркә «Барс Медиа», Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Асаева белән низаглары турында сөйләде
социаль челтәрләр

«Башкорт хуҗабикәсе» исеме белән танылган Миләүшә Шәйхелисламова татар эстрадасы йолдызы Иркәдә кунакта булган. Ул «Йолдыз белән бер көн» рубрикасында җырчыдан шоу-бизнес өлкәсендәге элекке һәм хәзерге конфликтлары хакында турыдан-туры сораган.

Тик Иркәнең бу темаларга сөйләшергә яратмавын яхшы беләбез. Сторисларга да җавапларның кайбер өлешләрен генә чыгарганнар, яки Иркә аларга читләтеп кенә җавап биргән, дигән фикер туа.

«Сезнең «Барс Медиа» белән конфликт булган икән. Сезгә янаганнар, машинагызның тәрәзәсен ватып киткәннәр, сезгә хәтта сак астында йөрергә туры килгән. Бу дөресме?» – дип сораган аннан блогер.

«Комментарий булмаячак. Әйе, булды, дип кенә җавап бирәм. Бу темага башка кайтмыйбыз», – дигән Иркә.

Дөрес, Иркә әлеге конфликттан соң бик күп проблемаларга юлыгуын яшермәгән. Шуларның берсе – кайбер аранжировка ясаучылар һәм композиторларның Иркә белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуы. «Ул чорда миңа Илдар Ногманов бик нык ярдәм итте. Ул гына минем белән калды. Аңа бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә», – дип сөйләгән Иркә.

«Сез Ландыш Нигъмәтҗанова белән бик дус булгансыз, аралашкансыз. Нигә кинәт араларыгыз өзелде?» – дип яңгыраган блогерның икенче соравы.

«Без Ландыш белән 1 елдан артык дус булдык. Ул – 4 бала анасы, менә дигән гаиләсе бар. Чибәр хатын-кыз, матур- матур хит җырлары бар иде… Кызык сторислар төшерәләр балалары белән, кызы Ләйлә белән. Сокланып карыйм, мин матурлыкны яратам. Әмма…» – дигән Иркә һәм нәкъ менә бу урында сторисларның тавышын бетергәннәр.

«Дуслар, Иркә белән Ландышның нигә аралашмый башлаулары сер. Мин бу серне сөйли алмыйм. Югыйсә, минем дә машинамның тәрәзәсен ватып китүләре ихтимал», – дип аңлаткан Миләүшә сөйләшүнең иң кызык урында өзелү сәбәбен.

Әле күптән түгел генә Гөлназ Асаева да Иркә белән аралашмаулары турында «публично» әйткән иде. Миләүшә Иркәдән Гөлназ турында нәрсә уйлавын да сораган.

«Гөлназ (мин аның исемен яттан беләм) Асаеваның гаиләсен беләм. Бик хөрмәткә лаек артист аның әтисе Рөстәм Асаев. Ул минем юбилемда кунак булып утырды. Минем әниемнең иң яраткан җырчысы ул.

Мин – доярка белән тракторчы кызы гына. Минем әти-әнием халык артистлары түгел. Алай да, әти белән әнинең йөзенә кызыллык китермәс өчен, без бөтен көчебезне куябыз. Чөнки әти-әни безгә тәрбия биргәннәр. Бу – бала өстендәге бик зур җаваплылылык. Гөлназ – чибәр кыз, буй-сыны бар, таланты бар. Менә тагын да үз өстендә эшләргә, әти-әнисе биргән мирасны саклап калу өстендә тырышырга кирәк», – дип, төбәп әйтмәсә дә, Гөлназның гамәлләренә читләтеп кенә ишарә ясаган Иркә.

Менә шулай бик уйлап кына җаваплар биргән, беркемне дә кимсетмәгән, рәнҗетмәгән һәм яманламаган сторисларында Иркә. Ә Миләүшәнең, әлбәттә инде, укучыларына кызыклырак тарих ишеттерәсе килгән булгандыр. «Иркә үзенең конфликтларында катнашкан бер генә кеше турында да начар сүз әйтмәде. Кызганыч, хәтта», – дип язып куйган ул үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100