Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берсен дә яратмыйм»: Популяр блогер кайсы артистның кем белән аралашмаганын ачыклаган

news_top_970_100
«Берсен дә яратмыйм»: Популяр блогер кайсы артистның кем белән аралашмаганын ачыклаган
видеодан скриншот

Блогер Олеся Лесная «Татар җыры – 2023» фестивалендә кайсы җырчының кем белән аралашмавын ачыклаган.

Блогерның соравына җырчылар түбәндәге җавапларны биргәннәр.

Илнат Фәрхуллин: «Һәрберсе белән аралашам. Честно әйтәм», – дигән.

«Кайсын бик яратасың?» – дигән сорауга: «Берсен дә яратмыйм», – дип әйтеп котылган.

Данир Сабировның җавабы мондый булган:

«Ильмира Нәгыймова белән бик сөйләштерми мине Марат Яруллин, көнләшәдер инде. Винера Ганиева белән сөйләшкән юк әле, болай талашмадык та, югыйсә».

Марат Яруллин Руслан Кираметдинов белән дус булмавын әйткән. «Аның белән точно сөйләшмибез», – дигән ул.

Руслан Кираметдинов исә җаваптан бик уңышлы качкан. «Андыйлар күп. Кеше артыннан «шуны-шуны яратмыйм» дип сөйләп йөрмим… Мин аны йөзенә бәреп әйтәм», – дигән.

Алсу Фазлыева, уйлап та тормыйча: «Ландыш Нигъмәтҗанова белән аралашмыйм, Иркә белән. Әмма «сәлам» дип әйтәм», – дип сөйләгән.

Гөлназ Асаеваның җавабы да бик кызык:

«Дөрес әйттең, шушы хатын».

«Кем?»

«Аның исеме Иркә түгел бит. Исемен оныттым».

Иркә исә Олесяга түбәндәгечә җавап кайтарган:

«Сезнең, барысын да уздырып, үткенлегегезне күрсәтәсәгез килде инде, әйеме? Егетләр-кызлар, кемнәр белән аралашмыйм мин, әйтегез әле? Хәтерләмим дә инде», – дигән ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2023
    Исемсез
    Ир егетлэргэ "Анын бн точно сойлэшмим инде"дигэн сузлэр бер дэ килешми. Хэрберегез бер-берегез бн аралашыгыз,упкэ саклап ачуланышып йормэгез. Бик рэхэт ,матур доньяларда яшибез. Журеалистлар да "Кемне яратмыйсын" дип сорау бирмэсен. Унай сорау хэм унай жавап котэбез . Барыгызнын кунеле изгелектэ,яхшылыкта булсын. Бер-беребезне хормэт итеп яшик!
  • 20 декабрь 2023
    Исемсез
    Русланнын жавабы безгэ бик ошады.Чын кеше...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100