Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә кызын әти-әнисенә калдырып, сәхнәгә юл яруы турында сөйләгән

Җырчы Иркә «Туган тел» каналында Зифа Нагаева алып бара торган «Күзгә күз карашып» тапшыруында кунакта булган.

news_top_970_100
Иркә кызын әти-әнисенә калдырып, сәхнәгә юл яруы турында сөйләгән
Салават Камалетдинов

Иркә телеканалны караучыларга үзенең бик үк җиңелләрдән булмаган тормыш юлын, беренче никахының таркалу сәбәпләрен, сәхнәгә юл яру өчен кызын әти-әнисенә калдырып торырга мәҗбүр булуын сөйләгән.

«Тик Казанда беркем дә мине көтеп тормый иде. Анда бөтенләй башка төрле дөнья булып чыкты. Анда минем кебекләр миллион булганнардыр. Ышанычлы адымнар белән килгән идем — канатларны тиз сындырдылар. Укырга кергән идем, укып бетерә алмадым. Яшьлегем белән гашыйк булдым. Кияүгә чыгып куйдым. Укуымны соңрак бетерермен дидем. Бала туды, тормыш катлаулылыклары башланды һәм уку турында, гомумән, онытылды. Ә бит әти мине ул университетка кертү өчен ничә баш терлек үстереп саткандыр.

Укымый башлагач та, куркып, әйтмичә йөрдем. Кияүгә чыгарга җыенганымны белгәч, шатланучы булмады. Яшь идем бит. Инде ярар, баланы Ходай биргән бит. Минем барысы да алда әле дип уйладым. Тик анда да мин уйлаганча килеп чыкмады. Ирем белән бер елга якын торганбыздыр. Ә аңа матуррак, башка төрлерәк хатын-кызлар кирәк булгандыр инде. Ул үзе дә театр өлкәсендә эшләүче сәнгать кешесе иде. Чибәр кеше. Кызлар үзен бик яраталар иде. Ул башка хатын-кызга китте, мин бала белән утырып калдым. Бернәрсәсез калдым.

Бүген бу зарлану да түгел, бу үзенчә бер сынау гына булган. Мин моңа хәзер хәтта шатмын да. Ирем баланың тууын теләмәде. Ә мин, яшь булуыма карамастан, табарга теләдем. Медицина буенча беренче баладан котылырга ярамаганын беләм. Курку да булгандыр. Таптым, әкрен генә аякка бастырырга кирәк иде. Торыр урыным юк, машина юк, эш юк. Кырыс булсалар да, әтием белән әнием янына кайтып егылдым. Куркуларым бушка булган икән. «Без сиңа булышырбыз, тормышыңны кор, эшкә урнаш, акча җый. Баланы калдырып тор, укырга кергән вакытларында алып китәрсең», — диделәр миңа.

Мин кире Казанга киттем. Анда да бит әле беркем дә көтеп тормый. Менә шул вакытта, бер ярты ел бик каты бәргәләнгәннән соң, мин «Барс-медиа» компаниясенә барып эләктем. «Йолдызлар фабрикасы» кастингына үтмәдем. Бер бардым, ике бардым, өченче тапкыр үзләренә бардым. «Алыгыз инде мине эшкә, бер җыр гына булса да бирегез инде», — дип ялвардым. «Бер җыр бирәбез, булса була, булмаса кире авылга кайтып китәсең инде», — диделәр. Гөлсәрвәр, минем тормышымны аз гына белгән кеше буларак, «Бәхетле булыр идең» дигән җыр язып бирде. Җаным-тәнем биреп җырладым инде ул җырны. Ул минем продюсерыма ошап китте. Шул көннән башлап менә 15 ел, кызыма 16 яшь, әкрен генә үсеп киләбез», — дип сөйләгән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100