Ирен үлемнән алып калган Динә: «Янгын сүндерүченең битлеген йолкып алып, бинага йөгердем»
Динә һәм Алексей Комягиннар 15 ел бергә яшиләр. Аларның 4 баласы бар: кечесенә – 4, зурысына 14 яшь. 24 июньдә алар әздән генә ятим калмый. Шул көнне Мәскәү өлкәсенең Фрязино дигән фәнни шәһәрендә Завод проспектындагы элеккеге «Платан» фәнни-тикшеренү институты бинасында (җирле халык аны «книжка» дип атый) янгын була. Моңа кадәр анда 2 атна ут булмый, һәм бина буш тора. Ут бирелгәч, эшчеләр офисларга тулы состав белән чыга. Алар арасында Алексей Комягин да булган…
– Ул көнне мин балалар белән өйдә идем, нәрсә белән шөгыльләнгәнемне дә хәтерләмим, – дип сөйли Динә Комягина. – Ирем шалтырата: «Динә, без янабыз».
«Тизрәк чыгу юлына таба йөгер», – дип кычкырам.
«Чыгу юлы юк инде»...
Динә сөйләшүләрен яздырып бара: «Суларга авыр, исән калсам ярар инде. Чыгып булмый. Юллар ябык», – ди Алексей.
«Мин синең яныңа барам».
«Нәрсә белән киләсең? Безнең машина монда бит».
«Бу мөһим түгел. Берәр ничек чык».
«Мин чыга алмыйм, барлык юллар да ябык».
Динә өйдән атылып чыга да эшләп торган «Уазик» машинасын күрә, ишеген ача да машинага утыра. Шоферга: «Ничә сум дисәң, шуның кадәр бирәм! Чап, зинһар!» – ди. Ул гаҗәпләнеп, нәрсә булды, дип сорый. «Ирем яна!» – ди Динә. Башка сораулар булмый. Шофер шулкадәр чаба, хәтта Динәгә ул берничә секунд эчендә барып җиткән кебек тоела.
Юлда Динә иренә кабат шалтырата: «Леша, син исәнме? Мин синең янга барам. Без бергә булырга тиеш. Син тәрәзәдән чыга аласыңмы?»
«Кайда? Мин инде чыктым».
«Хәлең ничек?»
«Түзәрлек. Аңымны югалтмасам ярый инде».
«Син ничәнче катта?»
«Җиденчедә, һәм монда бик кызу…» – ди Алексей.
Баскыч, батут, су кайда?
– Барып җиткәч, бинаны әйләнеп чыктым. Тәрәзәдән Леша миңа: «Динә, мин монда!» – дип кычкыра. Аның артында кара төтен, үзен күрерлек түгел. Ул, күрәсең, җил искәндә генә сулыш алган. Башка тәрәзәләр азрак төтенле иде. Лешаны беренче чиратта коткарырга кирәк иде, – дип аңлата хатын.
Динә янгын сүндерүчеләр янына йөгерә-йөгерә: «Аны коткарыгыз! Баскыч кайда?! Батутлар кайда?! Су кайда?! Ник сез басып торасыз?!» Ә башында бер генә уй була: «Бүген Лешаны соңгы тапкыр күрүем микәнни?»
Янгын сүндерүчеләр машинаны боралар, аны беркетеп куялар, баскычны чыгаралар... Аның озынлыгы 5 нче катка кадәр генә җитә.
– Мин иремнең шунда үләчәген аңладым, – Динә Комягинаның тавышы бер мизгелгә тынып кала. – Аннары мин, соңгы көчемне җыеп, беренче очраган янгын сүндерүчегә ташландым, аның битлеген йолкып алам, ул аны алырга тырыша, мин аны сүгеп ташлыйм, һәм үзем бу бинага чабам. Һәм ни өчендер Лешаны коткарачагыма чын күңелдән ышандым. Янгын сүндерүчеләр минем артымнан йөгерде, мине тарткалыйлар, кире алып китәләр. Мин кычкырам, чөнки тәрәзәдән Лешаны бүтән күрми башладым. Кабат-кабат кычкырам. Аннары мин аны күрдем. Исән. Зур түгәрәк йөз. Күзләре. Иреннәре шешкән. Кап-кара.
Соңрак, ире һәм ул көнне бинада булган башка хезмәткәрләр сөйләве буенча Динә вакыйгаларның ничек баруын аңлаган. Янгын 5нче катта башланган. Төтен исен сизгәч, кешеләр эвакуацияләнә башлаган.
Антон Спешилов, бина хуҗасының элекке ире, ул көнне анда булган. Ул беренчеләрдән булып: «Барыгыз да бинадан чыгыгыз!» – дип кычкырган. Ләкин аны күпләр ишетмәгән. Шул исәптән аның әтисе Станислав Леонидович та. Әтисенең эчтә калуын аңлап, Антон һәм аның абыйсы, шаһитлар әйтүенчә, янган бинага кат-кат кермәкче булалар. Һәм һәр тапкырында кызарып пешкән йөзләр белән кире чыгалар. Утка өске катта бикләнеп калган хатынның улы да ташлана. Аннары, әнисенең үлүен аңлап, утырып еларга тотына. Алексей Комягинның эштәге җитәкчесе Артурның абыйсы да елый башлый, чөнки ул инде туганының аннан чыга алмаячагын аңлый.
Артур, Алексей Комягин кебек үк, 6нчы катта эшләгән. Төтенне сизгәч, алар икесе дә 7нче катка иптәшләре артыннан барган. Артур алдарак була, шуңа күрә Алексейга караганда алданрак йөгерә. Шунлыктан алар төрле бүлмәләрдә кала. Артур 4 иптәше белән бүлмәдәге вентиляция шахталарын яба, һәм анда төтен азрак керә. Берникадәр вакыт тәрәзәдән иптәшен дәртләндереп тора: «Эх, Леха, без әле синең белән әллә ниләр аша үтәчәкбез. Син яшәячәксең», – дигән ул.
Алексейны коткаралар, ә Артурны коткара алмыйлар. Ул янган бинадан аска сикергән.
Коткару
Янгын сүндерүчеләр Алексейны коткарырга килгәч, ул идәндә яткан һәм тагын бер сулыш алырга куркып торган – төтен бик куе булган. Янгын сүндерүчеләр өчәү булган. Алар аны төтен эчендә эзләгән, тавыш буенча эзләр өчен кычкырырга сораганнар. Җил искәндә, Алексей «мин монда» дип кычкырырга тырышкан, ә аннары телефондагы фонарьны кабызган. Аны нәкъ аның ярдәмендә тапканнар. Аны тапкач, аңа шунда ук кислородлы битлек кидерәләр. Һәм аска алып төшәләр.
Леша 4нче катта мондый төтен булмавын әйтә. Һәм ул һаман да аны анда калдырмаганнарына һәм башкаларны коткарырга китмәгәннәренә үкенә. Ул егетләр өчен бик кайгыра. Хәтта «ашыгыч ярдәм»гә дә шалтыратып, аларны коткаруны сорый. Бервакыт ул аларны янгын сүндерүчеләр коткара алачагына ышанмый башлый, «мин генә коткара алам» ди. Шулай дип әйтү бик авыр, әмма мондый хәл кабатланмасын өчен ишетсеннәр, дип, Динә янгын сүндерүчеләргә 7нче катта калганнарга кая барырга кирәклеген аңлатырга тырышканда, ире белән сөйләшүләренең язмасын кабат кабыза:
«Леша, алар кайда икәнен әйт, сине барысы да ишетә!»
«7нче катта, лифттан чыкканда, сулга барыгыз, аннары тагын бер тапкыр сулга һәм туры, аннан уңга борылырга һәм соңга кадәр барырга кирәк. Анда 5 кеше. 7нче катта».
«Лех, тыңла әле, алар анда бара алмыйлар инде».
«Аларны коткарырга кирәк. Алар хәзер күрше бүлмәдәге тәрәзәдә иде».
«Мин беләм, ләкин сине генә коткардылар. Мин нәрсә эшләргә дә белмим. Мин шулкадәр кычкырдым, алар сине алып чыктылар».
«Ләкин мине генә түгел, алар бүтән бүлмәгә керергә тиеш иде».
«Леха, син миңа кирәк».
«Зинһар, аларга булыш».
«Леша, мин бүтән болай кычкыра алмыйм. Мин анда бөтен көчемне калдырдым. Мине 7 кеше тотып торды».
«Башкаларны да коткарсыннар. Мине соңгы булып алып чыгарырга тиеш иделәр».
Алга таба нәрсә булачак?
Алексейны хастаханәгә алып килдә ул әле аңында була һәм иптәшләрен коткарырга бармакчы була. Табиблар аның канында сөрем газы концентрациясенең күп булуына гаҗәпләнәләр. Бу кадәрле булганда, исән калу мөмкин түгел. Аны комага җибәрәләр, үпкәләрен вентиляциялиләр, аннары берничә операция ясыйлар.
Алексей Комягинны реанимациядән гадәти палатага 28 июньдә күчергәннәр. Табиблар бернинди фаразлар да ясамыйлар, чыгарылуга кадәр әле бик ерак, пациент әлегә аякларына басып йөри алмый.
– Мин безнең бригаданы һәм иремне алып чыккан янгын сүндерүчеләрне табып, аларга «рәхмәт» дип әйтәсем килә. Мин аларны бүләкләргә кирәк дип саныйм – һәм медаль белән генә түгел, ә нормаль премияләр – 50 мең минимум, – ди Динә Комягина. – Шулай ук мин киләчәктә янгын сүндерүчеләрнең өйрәнү күнекмәләре мөмкин кадәр тормышчан булуын теләр идем. Алар курыкмасын өчен һәм кешеләрне кайчан коткарып була икәнен белсеннәр өчен. Анда кешеләр, машиналар күп иде, һәм барысы да карап кына торды. Карап торучылар күрше биналардан матраслар һәм мендәрләр алып килеп, уттан котылырга тырышучыларга ярдәм итә ала иде. Алар бары тик басып тордылар һәм барысын да телефоннарга төшерделәр. Кешеләр кеше булудан туктады. Һәм миңа моның өчен бик авыр. Мин гел елыйм. Гел уйлыйм: әгәр дә мин иремне коткарыр өчен кычкырган кебек кычкырып торсам, бәлки, башкаларны да алып чыккан булырлар иде? Белмим.
Аларны хәтердә калдыру өчен
Бу мәкалә әзер булгач, Алексей үзенең һәр иптәше турында сөйләвебезне үтенде:
– Мин исән калдым, ә алар үлде. Моны аңлау авыр. Безнең фирма «ФИС модуль системалары» дип атала иде, без азык-төлек сәнәгате өчен җиһазлар җитештерә идек – сыроклар, печенье, хәлвә нәкъ менә без эшләгән җиһазларда әзерләнә.
Безнең директор Артур Баринов – чын техник, уйлап табучы, заманча Леонардо да Винчи, батыр, максатчан, теләсә нинди эшне ахырына кадәр җиткерә белә иде. Ул ут белән соңгы сулышына кадәр көрәште, үз кешеләрен ташламады.
Безнең җитештерү начальнигы Роман Рябов – зур йөрәкле җитәкче, туры һәм намуслы кеше, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде. Кызганыч, аның бөтен тәҗрибәсе дә ут һәм төтенгә каршы көчсез булып чыкты.
Безнең бухгалтер Наталья Пикалова – безнең командада бердәнбер хатын-кыз, катгый, принципиаль, гадел, аны барысы да ярата иде. Иң куркыныч хәлдә ул соңгы сулышына кадәр көрәште, шаярта, паникага бирелми иде.
Безнең яңа хезмәткәребез Станислав Спешилов – слесарь, һәр детальне камилләштергән токарь. Искиткеч ишетү сәләтенә ия иде, юмор хисле һәм искиткеч эшкә сәләтле иде.
Безнең өлкән слесарь Радик Мөхәммәтов – болгарка, чүкеч виртуозы. Оптимист. Үз гаражы турында хыялланды. Кызганыч, хыялы тормышка ашмый калды.
Безнең слесарь ярдәмчесе Андрей Буров – иң өлкән хезмәткәр, зур тәҗрибәгә ия, шулкадәр тырыш, хәтта аягын сындырганнан соң да кыш көне эшкә йөри иде. Һәр эшләгән эшен яратты.
Безнең коллектив күптән инде бер гаиләгә әверелде, һәм мин игелекле йөрәкле һәм зур җанлы кешеләрнең эзсез югалуын теләмим.
Соңгы сүз урынына
Янгын факты буенча хәзер 3 җинаять эше кузгатылган: «Саксызлык аркасында үлемгә китерү», «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» һәм «Гамьсезлек» маддәләре буенча. 3 кеше тоткарланган: бинаның хуҗасы Татьяна Белоусова, аның элекке ире Антон Спешилов һәм «Исприн» компаниясе директоры урынбасары Юрий Фомин. Тикшерү, бу 3 кеше сүз куешкан һәм, бина эчендә иминлекне тәэмин итмичә, аны арендага биргәннәр, дип саный. Бу – банкротлык эше белән дә бәйле булган. Хәзер хокук саклау органнарына тикшерүче инстанцияләрнең ни өчен моңа күз йомып торуларын ачыкларга кирәк.
«Комсомольская правда»дан тәрҗемә ителде.