Мәскәү өлкәсенең Фрязино фәнни-тикшеренү институтында янгын чыккан. «Платан» фәнни-тикшеренү институты электрон детальләр һәм радиокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнә. Теоретик һәм практик тикшеренүләр буенча махсуслаша.
Институт бинасы эчендә кешеләр калган. Алар тәрәзәләрне ваталар, кулларын болгыйлар, ярдәм сорыйлар. Җиденче катта 7 кеше калган булуы билгеле. Кайбер мәгълүмат чаралары 9 кеше турында да яза.
Алар янына коткаручылар барып җитәргә тырыша. Ут инде берничә катка таралган.
Янгын бишенче катта башланган, аңа өченче катлаулылык рангы бирелгән.
Өч кешене коткарганнар, тагын дүртесе эчтә кала бирә.