«Ирен, энекәшләрен югалткан Настя ничек чыдар» – трактор арбасына бәрелеп, өч егет үлгән
Кичә төнге беренче яртыда Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылы янында трактор арбасына бәрелеп өч кеше үлгән, дигән коточкыч хәбәр килеп иреште. Калуковлар һәм Авдеевлар гаиләсендә матәм – кичә 25 һәм 17 яшьлек бертуган Влас һәм Альберт Авдеевларны җирләсәләр, бүген аларның җизнәсе, апаларының ире – 29 яшьлек Андрей Калуков та гүр иясе булды.
«Лада» автомобиле кырдан авыл хуҗалыгы продукциясе алып кайта торган трактор арбасына бәрелгән. Бәрелү шулкадәр каты булган ки, машина кузовының бер өлеше киселеп чыккан. Рульдә булган Андрей, пассажирлары Влас һәм Альбертның һәлакәт урынында ук гомерләре өзелгән. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
Нурлат районының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Денис Агеев егетләрнең өчесе дә тумышы белән Аксубайдан булуын әйтте.
– Фаҗига Нурлат-Кузайкино автомобиль юлының 96-97 нче километрында булган. Тизлекне арттыру, алдагы транспорт белән ике арада дистанция калдырмау аркасында килеп чыккан, дип фаразлана. Трактор астына бик каты килеп кергәннәр.
Тракторның йөртүчесе – Нурлатның Фомкино авылыннан 1972 елгы ир-ат. Аның сүзләренә караганда, Киекле авылының «Южный» агрофирмасы сөтчелек комплексына кукуруз силосы илтүе булган. Хәрәкәт барышында арттан каты итеп килеп бәрелгәнен сизгән – менә аның комментарие шундый, – диде ЮХИДИ бүлеге башлыгы.
Андрей тормыш иптәше Анастасия һәм ике кечкенә баласы белән Нурлатта яшәгән. Нефть тармагы белән бәйле эштә эшләгән. Әти-әнисе – Аксубайның Сөнчәле авылыннан. Бүген аны авыл зиратына алып кайтып җирләгәннәр.
«Настя әни кебек иде аларга, үз тирәсендә генә йөртте, ничек чыдыйдыр – белмим...»
Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова кичә Калуковлар гаиләсендә булып, кайгыларын уртаклашкан.
– Бик зур фаҗига, без шок хәлендә, иртән ишеттем дә, әле һаман аңыма килә алмыйм. Аларның әбиләре – безнең күршеләр, Андрей инде безнең балалар белән кечкенәдән урамда чабып йөрде. Андрей гел исәнләшеп йөрде, ерактан ук дәшә иде, «ничек хәлләрегез, исәнлегегез» дип гел сорашты. Настясы да шундый ачык, гади. Настя – минем укучым, элек мәктәптә эшләгән идем.
Әниләре, әбиләре үлгәч, энекәшләренә әни урынына калды. Олы балалары быел мәктәпкә керде, кечесе – кызларына 5 яшь. Дус, тату гаилә иде алар. Бер-берсен яратулары күренеп тора иде. Балалары шулкадәр сөйкемле.
Андрей Настяның энекәшләре, сеңлесе белән дә бик яхшы мөгамәләдә булды, гел шушында барысы бергә кайтып, җәйләрне бергә үткәрәләр иде. Настя әни кебек иде аларга, үз тирәсендә генә йөртте, ничек чыдыйдыр – белмим... – диде авыл җирлеге башлыгы.
Аның сүзләренчә, егетләр барысы бергә Власның хатынының әти-әнисенә бәрәңге казышырга барган булган, тик алар өчен бу юл соңгысы булган.
– Үземнең кайнатам бүген иртән төшен сөйләп ята – Пионер һәм Сөнчәле арасында басу сөргәннәр дә, шунда туй бара икән, ди. Ә туйны «начарга» диләр бит. Шушы кайгыга булган икән ул төш. Яңгырга булсын, дип теләгән идек тә, яңгырга булмаган шул, – ди Ирина Крайнова.
Андрейның әтисенең бертуган абыйсы Алексей Калуков – Сөнчәледә мәктәп директоры. Мин шалтыратканда, аның моргтан мәет алырга килгән чагы иде.
– Безнең балалар белән бергә бер елда тудылар алар. Бер класста укыдылар. Тере егет иде, быел укырга кергән улы да шундый тере, шук, үзенә охшаган. Настя – Андрейның классташы, бик әйбәт укыды, әнисе күптән үлде, бөтен туганнарын үзе карады, бик акыллы кыз, – диде.
«Бабалары үстерде инде ул балаларны»
Настяның энекәшләрен кичә Пионер авылында җирләгәннәр. Влас бер ел элек өйләнгән, балалары әле булмаган, ә Альберт Нурлат аграр техникумында 3 нче курста белем алган. Мәрхүм егетләрнең авылдашы Венера ханым «шаккатмалы хәл» дип, егетләр турында истәлекләре белән бүлеште.
– Минем тормыш иптәшемнең туганнары була инде алар, «племянниклары». Бик ачык, уңган-булган, ягымлы балалар, әллә каян күреп исәнләшәләр, бик ярдәмчелләр. Кечкенәсе Альбертка ноябрьдә 18 яшь тулырга тиеш иде. Нурлатта аграр колледжда укыды, механикка укып бетерә дә алмады, бер елы калган иде. Җәй буена Казанда шабашкада эшләде, күрмәдек тә ул баланы. Абыйсы Влас өйләнгәч, ул да, абыйларында торып, әзрәк акча эшләргә дип киткән иде.
Бабалары үстерде инде ул балаларны. Әниләре Гөлсинә әтиләре белән аерылгач, икенче иргә тормышка чыккан иде, малайларны бабалары җибәрмәде, кечкенәдән шушында үстеләр. Әниләре вафатына 4 ел булды, башта – әниләре, аннары әбиләре Гөлфидә дөнья куйды.
Бик эшкә өйрәтеп, яхшы тәрбия биреп үстерделәр әби белән бабай. Бик каты эшлиләр, бик акыллылар иде. Алар урык-сурык, эчеп, тәртипсезләнеп, сугышып йөргән балалар түгел.
Власның хатыны Нурлат районы Киекле авылыннан иде, ялдан хатынының авылына кайтканар да, Настяларны кунакка чакырганнар. Альберт та шунда барган. Андрей нефть өлкәсендә разведкада эшләгәч, гел чакыртып торалар. Чакыртсалар, тиз генә китеп барырга кирәк – эше шундый бугай. Бәлки, эшенә барып киләсе килгәндер инде. Иптәшкә дип болар да утырган, ахрысы. Настя калып торган, «китәсем килмәде» дигән.
Төнлә юл кырыенда ферма кырыендарак зур трактор арбасы тора торган булган, габарит утлары кабынмаган, диделәр. Күрмичә, абайламыйча барып кергәннәр инде. Кисәкләрен җыеп күмделәр инде, Ходаем. Йөзләрен дә ачып күрсәтмәделәр, – ди Венера апа.
«Андрейларның гаиләсе – бөтенләй үзе бер могҗиза»
Аның сүзләренчә, Настя, Влас, Альбина, Альбертның әниләре татар, әтиләре рус булса да, балалар барысы да ислам динендә.
– Әбиләре, үзе үлгәнче, дүрт балага да иман китертеп, татарча исемнәр куштырып, мөселман ясап калдырды. Дүртесе дә ислам динендә. Влас түгел – Васил исемле, Настя түгел – Наҗия ул. Альберт белән Альбина шулай калды инде.
Бабалары Харис Ялтыновка 72 яшь. Аңа бик авыр, кичә шушы хәбәрдән егылды, аны хастаханәгә алып киттеләр, салмакчылар иде – калмаган, балаларны җирләмичә, ничек анда каласың инде?! Кайтты инде, уколлар ясап, дарулар эчеп, бүген дә шулай тора. Әле бүген кияүне дә җирлисе бар бит... Балаларны бик яраты, яратмаса, кечкенәдән үстерәме инде?! Үз балаларыннан да артык итеп үстерде! Бернәрсәгә мохтаҗлыклары булмады ул балаларның.
Андрейларның гаиләсе – бөтенләй үзе бер могҗиза. Чувашлар алар, активлар, уңганнар, галәмәт инде. Аларның Сөнчәле авылында нәселләре бик ишле. Абыйлары Алексей Калуков – мәктәптә директор. Настяны аларга кияүгә биреп, бик тату яшәдек. Әти-әниләре, туганнары «ах» итеп торалар, бабайларын да бик хөрмәт иттеләр. Бер начар сүз әйтә алмыйм ике яклап та. Матур гына яшәп киләләр иде – өзелде. Настяга бик авыр инде, нәрсә эшләп бетәр. Кичә дә ике яклап тотып кына йөрделәр. Кичә кич Андрейның гәүдәсен моргтан алып кайткач, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Йөзенең карарлыгы юк, диделәр, кисәкләп җыйганнар...
Кичә халык галәмәт иде, бөтен балаларының дуслары кайткан. Урам тулы машина, Сабан туе кебек иде, агылдылар, әле бүген дә килгәннәр... – дип сөйләде Венера ханым.
«Татар-информ» редакциясе Калуковлар, Авдеевлар гаиләсе, Влас белән Альбертның бабалары Харис Ялтыновның тирән кайгысын уртаклаша. Яшьли гомерләре аяныч өзелгән егетләрнең урыннары оҗмахта булсын! Якыннарына сабырлык телибез!