Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илгиземне гаепле итеп калдыруларын теләмим»: юлда һәлак булган ирнең хатыны ярдәм сорый

Тормыш иптәше: «Кал, матурым, иртән китәрсең», – дип үгетләп караса да, Илгиз юлга чыга. Язмыш адәм баласын йөртә. «Мин өйгә кайтып, тынычлап йоклыйм», – дип киткән егетне юлда әҗәл көткән була. Юл фаҗигасендә аның гомере өзелә. 26 яшьлек Венера ирсез, ә 1 яшьлек Раян әтисез калды.

news_top_970_100
«Илгиземне гаепле итеп калдыруларын теләмим»: юлда һәлак булган ирнең хатыны ярдәм сорый
Фото: Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе

9 август көнне кичке 18:30 сәгатьтә Казан – Ульяновск трассасында Олы Мәми авылы янында көчле юл һәлакәте була. Бу фаҗигадә 26 яшьлек Илгиз Рәхмәтуллинның гомере өзелә. Дәүләт автоиспекциясе мәгълүматлары буенча, Казан ягыннан хәрәкәт иткән «BMW» машинасы тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Ул «Hyundai Solaris» машинасына бәрелә. «Hyundai» машинасы белән идарә иткән Илгиз урында ук һәлак була.

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә әлеге юл һәлакәтенең фотоларын күргәнсездер дә. Машина юл читендәге «отбойникка» эленеп калган. Хәзер мәрхүмнең гаиләсе шаһитләр, видеорегистратор язмаларын эзли. «Илгиземне гаепле итеп калдыруларын теләмим», – ди Венера Рәхмәтуллина.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Өйгә кайтып тынычлап йоклыйм да эшкә барырмын», – дип китте»

1 яшьлек бала белән тол калган Венера, авырлык белән булса да, ул көнне, куркыныч хәбәр китергән кичне искә алды. Венераның әнисенең туган авылында 10 август көнне «Авыл көне» буласы булган. 9 көнне иртән гаилә Казаннан Буа районы Янтуган авылына юл тота. 10 көнне кич Илгизгә эшкә чыгарга кирәк була. Ул «Данафлекс» заводында эшләгән. Венераның калырга үгетләвенә карамастан, ир кайткан көнне үк юлга чыгып китә.

Без көндез авылга кайттык. Яңгырлы да, кояшлы да булды юлда. Кайтып җиткәч, яңгыр тынды. «Мин өйгә кайтып тынычлап йоклыйм да эшкә барырмын», – дип, Илгиз Казанга китәргә булды. Өч тапкыр китмәскә үгетләдем. «Матурым, китмә, иртәгә иртән китәрсең, авылда рәхәтләнеп йокларсың», – дидем. «Юк, мин өйгә кайтып йоклыйм», – диде. Ул арымаган иде, шуңа юлга чыгарга булды. Илгиз беренче тапкыр бала утыргычын калдырып китте. Бер тапкыр да алай калдырганы юк иде. «Буага барсагыз, кирәк булыр, матурым», – диде. Мин азык-төлек тә җыеп җибәрдем, анысын да алырга теләмәгән иде. «Матурым, кирәкми инде, кайткач үзем пешерермен», – дисә дә, машинага куйдым. Без саубуллаштык, барыбыз да аны озатып калдык.

Берәр сәгатьтән соң мин аңа улыбыз Раянның фотосын җибәрдем. Ул укымады. Бераздан: «Әтисе, барысы да әйбәтме?» – дип язып җибәрдем. Анысын да укымады. Бу – кичке алтылар тирәсе иде, миндә паника башланды. Шалтыратам – җавап юк. Күп тапкыр шалтыраттым. Берсендә бер ир-ат җавап бирде. «Көчле авария булды, ирегезне үлемнән алып кала алмадылар, әти-әнисенә хәбәр итегез», – диде. Шуннан мин аяк-кулларымны сизми башладым. Бөтен кеше фаҗига урынына китте, мин улым һәм сеңлем белән калдым. Мин нишләргә дә белмәдем. Кич безне Илгизнең авылына – Суыксуга алып киттеләр. Икенче көнне Илгизне Казаннан кайтардылар, җирләдек, – дип искә алды ул кара көннәрне Венера.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Мин шаһитләр, видеорегистратор язмаларын эзлим»

Венера сүзләренчә, Илгиз юлда һәрвакыт сак йөргән, бик игътибарлы булган. Бу машинасын ул апрель аенда алган булган, бик кадерләп торган.

Мин бары тик Илгизгә ышана идем. Ул үзе дә миңа бала белән башка кешеләргә утырып йөрергә рөхсәт итмәде. Без бары тик аның белән генә йөри идек. Аның һәрвакыт яхшы реакция иде. Минем әтием һәм Илгиз шундый, мин аларга гына ышана идем. Бу машинаны апрель аенда алган идек. Илгиз бик шатланды, бик яратты аны. Бик кадерләп торды, карады.

Минем Илгизне гаепле итеп калдырырлар дип куркам. Үлгән кешене гаепле итеп калдыруы җиңелрәк бит. Дөреслек булсын иде. Икенче егет гаепле дип әйтмим, чөнки тикшерү эше тәмамланмыйча, тәгаен берни дә әйтеп булмый. Шулай да, Илгизнең гаепле булмавын дәлиллисем килә, тырышачакмын. Аның бервакытта да кешегә начарлык эшләгәне булмады, – ди Венера.

«BMW» машинасын йөртүче үз гаебен танымаган. Руль артында 1994 елгы ир-ат булган. Хәзерге вакытта ул да хастаханәдә икән. Венера сүзләренчә, аның аяклары сынган, операцияләр кичерә. Ул да машинада үзе генә булган.

Ул як минем белән элемтәгә дә чыкмады, хәлне дә белмәделәр. Минем – ирсез, балабызның әтисез калуын аңламыйлармы икән соң?! Үзеннән дә, туганнарыннан да бер хәбәр дә юк. Кайгы уртаклашу да юк. Тикшерү эшләре тәмамланмыйча, мин аны гаепли алмыйм, әлбәттә.

Без аның нинди тизлек белән барганын белә алмыйбыз, тик аның тизлеге бик зур булган. Ул урында Буа ягына ике полоса, ә Казан ягына бер полоса. «BMW» машинасы, ике тоташ сызыкны кисеп, Илгиз каршысына чыккан. Ул нәкъ Илгиз ягына яннан килеп кергән. Бөтен панель пассажир ягына күчкән иде, хәтта руль алдагы пассажир утыргычында иде.

Мин шаһитләр, видеорегистратор язмаларын эзлим. Кемнеңдер камерасына эләккәндер ул мизгел. Ул вакытта аннан бер машина да үтмәгәнме икән инде?! Җомга кич бик күпләр авылларга кайта бит. Алар икәү генә булганмы ул юлда? Икәү генә булсалар, нишләп «BMW» каршыга чыккан? Ул кемнедер узарга теләгәндер. Ул җирдә юл камералары та тормый. Миңа табарга кирәк, – дип сөйләде ул.

«Улым әтисенең фотосына карап тора, елмая»

2018 елда очрашып йөри башлаган пар 2022 елның маена гаилә корган. 1 елдан Илгиз һәм Венера әти-әни була, уллары Раян дөньяга килгән.

Мин Илгизнең авылына әби-бабай янына каникулга кайта идем, шунда танышып киттек. Кич утырырга чыга идек, барысы да гадәттәгечә. Аннан Казанда күрешә башладык. Мин аны армия хезмәтеннән дә көттем. Ул армиядән кайтып 1 ел узгач, миңа тәкъдим ясады. Улыбызга хәзер 1 яшь тә 2 ай. Ул улыбызны нык ярата иде. Раян караватта ята, бармагы белән Илгизнең фотосына төртеп күрсәтә. Гел әтисенең фотосына карап тора, елмая.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Илгиз безнең төшләргә дә керми. Аның безне борчыйсы килмидер инде. Ул бервакытта да кешене борчымый иде, һәрвакыт ярдәмчел булды. Һәрвакыт бөтен кешегә ярдәм итте, әмма үзе сирәк кенә ярдәм сорый иде. Ул кешедән сорарга яратмады. Безнең ипотека да бар, барысы да Илгиз өстендә иде. Ул бик җаваплы кеше иде. Ул үзенә әйбер дә сатып алмый иде, аның барысы да гаилә өчен иде. Әйбер аласы булса, һәрвакыт минем белән киңәшләшә иде.

13 көнне без аның эшенә бардык. Һәлакәт булган урында туктадык. Мин машинадан калган кыйпылчыкларны үзем белән алдым. Үскәч, улыма күрсәтермен.

Илгиз белән хушлашырга эшеннән бик күп кеше кайтты. Күбесе төнге сменадан соң иде. Алар Илгизне шулай хөрмәт итүләре өчен рәхмәт. Мораль яктан да, матди яктан да бик зур ярдәм күрсәттеләр. Гомумән, безгә бик күп кеше ярдәм кулы суза. Күп кеше хәбәрне социаль челтәрләрдә урнаштырды. Бик зур рәхмәт ярдәм итүчеләргә. Мин көтмәгән идем. Бу хәл бик күп кешенең йөрәгенә тигән. Кызганыч, мондый хәл һәр кеше белән була ала, Аллаһ сакласын! – дип сөйләде Венера.

Венера улы Раян белән әлегә Илгизнең әти-әнисе янында. Илгизнең әти-әнисе 3 егет тәрбияләп үстергән. Олы улларын җир куенына салдылар. Икенче уллары Илмир абыйсыннан 1 яшькә кечерәк. Кече уллары Исмәгыйльгә 12 яшь.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Әти белән әнигә бик авыр. Илгиз аларның беренче уллары бит. Ул һәрвакыт ярдәм итеп торды. Илгиз әти белән гел бергә иде. Ул әтисеннән бөтен эшкә өйрәнде. Безгә хәл белергә бик күп кеше килә, һәркөнне киләләр. Гаиләне авылда бик хөрмәт итәләр, – ди ул.

Венераның кичә туган көне иде, 26 яшь тулды. Бу көнне ул ире, баласы белән бергә үткәрергә хыяллангандыр. Илгиз «матурым» дип кенә торган хатынына чәчәк бәйләме бүләк итәр иде, ә чынлыкта Венера иренең каберенә генә чәчәкләр куя ала.

Юлларда кеше язмышлары, шуңа сак булсак иде. Җомга кич чыннан да күп кеше авылларга кайта, һәлакәт мизгеле берәр камерага эләккәндер. Бу мәгълүматны бирә алырлык кеше табылсын иде.

Булган мәгълүмат белән уртаклашу яки ярдәм күрсәтү өчен Венераның телефон номеры – 89393747469. (Фотода Илгизнең дусларының номерлары күрсәтелгән)

Фото: © Социаль челтәр

Илгизнең гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 август 2024
    Исемсез
    Яшьләр чаба шул, баринәрсәгә дә җитешеп була югыйсә, үләсең килсә үл үзең, нигә яшисе килгән кешеләрнең гомерен өзәргә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100