Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем шокта». Нарасыен кар көртенә күмеп куйган хатын мунчада бала табуын сөйләгән

news_top_970_100
«Ирем шокта». Нарасыен кар көртенә күмеп куйган хатын мунчада бала табуын сөйләгән
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Свободный бистәсендә яшәүче 27 яшьлек Татьяна мунчада бала тапкан һәм сабыен кар көртенә күмеп куйган. 20 декабрьдә дөньяга килгән сабый шул ук көнне һәлак була язган. Аны бабасы коткарган. Ир-ат очраклы гына иртән дачага килгән. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

«Белмим, ул мизгелдә ни булгандыр, үземә дә аңлата алмыйм. Мин авырлы булуымны беркемгә әйтмәдем. Баланы тудырып, баш тарту язасы идем. Алып китеп, тынычлап баш тартасы идем. Ләкин аның белән нидер эшләргә уйларым да булмады», – дип сөйләгән Татьяна «Екатеринбург.Онлайн» басмасына.

Аның сүзләренчә, тулгагы иртән иртүк башлана, ул өйдә үзе генә була. Иренә «авырыйм» дип әйтә, имеш, аркасы авырта, һәм ул хастаханәгә җыена. Ә үзе дача йортына китеп бара.

«Чыннан әйтәм, мунчада табарга бик куркыныч булды. Ләкин мин беркемгә белдерәсем килмәде, үзем табарга теләдем. Улымны бер тапкыр гына күрдем, тапкач. Ул 35нче атнада туды, 2,5 кг авырлыкта, 52 см озынлыкта, бераз җитлекмәгән. Хәзер мине аның янына кертмиләр», – ди Татьяна.

Әлеге хәлдән соң ире Татьянаны яклый. Аның тагын 2 баласы бар. Өченче баланы ире белән алар планлаштырмаган, шуңа күрә ул авырлы булуын яшергән. Корсагын кием астына яшерә алган.

Хәзер әни кеше баласын өйгә алып кайтырга тели. Аны моңа туганнары һәм ире күндергән. Татьяна сүзләренчә, гаиләсе аны яклый.

«Ирем шокта, әлбәттә, тик мине яхшы каршы алды», – ди.

Татьяна баланы авырлыксыз таба, табиблар аның үзен хастаханәдән чыгарган. Сабый реанимациядә. Түбән Тагил балалар хастаханәсе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, баланың гомеренә куркыныч янамый. Аны анасына бирү-бирмәүне хокук саклау органнары хәл итәчәк.

Моңа кадәр. 15 декабрьдә, Екатеринбургта узып баручы ир-ат кар көртендә яңа туган сабый елавын ишетә. Ир-ат «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыра. Бу баланы яшь ана өйдә тапкан һәм урамга чыгарып аткан. Аңа карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

  • «Зәп-зәңгәр булган, канга баткан». Яшь хатын баласын, пакетка салып, кар көртенә ыргыткан, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100