Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зәп-зәңгәр булган, канга баткан». Яшь хатын баласын, пакетка салып, кар көртенә ыргыткан

news_top_970_100

Екатеринбургта яшәүчеләр кар көртендә ята торган яңа туган сабыйны коткарган. Нарасыйны анасы, пакетка салып, урамга чыгарып ташлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

15 декабрьгә каршы төндә 20 яшьлек хатын-кыз өйдә бала таба, сабыйны полиэтилен пакетка төрә, фатир тәрәзәсе каршындагы кар көртенә чыгарып куя. Хәзер сабый реанимациядә, авыр хәлдә ята. Аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә.

Баланы иртән 4.06 сәгатьтә күрше йортта яшәүче Олег күреп ала. Ул елаган тавыш ишетә, пакетны ача һәм сөйгән кызына шалтырата.

«Олег машинасын шушы йорт янына парковкага куйган, безнең ишегалдында урын булмаган. Сабый төргәкләп куелган, салкыннан зәп-зәңгәр булган, үзе канга баткан. Ул пакетта 5 минуттан артык ятмагандыр, әле беренче каттагы фатирда ут яна иде. Димәк, анасы күптән түгел генә кергән», – ди Виктория (исеме үзгәртелә).

Егет белән кыз полиция, «ашыгыч ярдәм» чакыра, алар баланы алып китә. Полиция хезмәткәрләре бала тапкан хатынның өенә керә. «Башта ачмады. Аның бөтен фатиры канда иде. Башта, күремем килде, диде. Аннары ни эшләгәнен әйтеп бирде. Карап торышка гади хатын-кыз, ябык кына. Беркайда хисапта тормаган дип аңладым», – ди Виктория.

Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100