Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катнаш никахлар: «Ирем минем өчен мөселман диненә күчеп, исемен алыштырды»

«Рус кына алып кайтма», яки «татарларга кара инде» дигән гаять «табигый» сүзләрне ишетеп үскән буынның катнаш никахка карашы ничек? Мәхәббәт эшендә дин белән милләткә урын бармы? Сөйгәне өчен динен алыштырган парларга мөнәсәбәт нинди?

news_top_970_100
Катнаш никахлар: «Ирем минем өчен мөселман диненә күчеп, исемен алыштырды»

Язма үзәгендә ике пар. Ике мәхәббәт тарихы һәм ике катнаш никах. Татар авылларында үскән егет-кызларга еш кына «рус ияртеп кайта күрмә» дигән сүзләр ишетергә туры килгәндер. Бу, әлбәттә, дискриминация түгел. Ә бары тик «үз милләтеңнән, динеңнән булганны кара» дигән сүз. Ни дисәк тә, катнаш никах мәсьәләре хәзерге заманда гына түгел, бик күптәннән булган. Флүс Латыйфиның «Хыянәт»ендә дә, Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде»сендә дә катнаш никах темасы ярылып ята. Булган, бар һәм булачак темага хәзерге көн яшьләре ничек карый соң? Мәхәббәткә дин белән милләт киртә була аламы?

«Татар егете белән йөрисем килә иде»

Йолдыз белән Андрейның мәхәббәт тарихы бик гади башланып китә. Кафе, язышулар, очрашып йөрүләр, ә аннары – никах белән туй.

Андрей тумышы белән Ростов өлкәсендәге Кривая Лука дигән хутордан. 23 яшендә вахта методы белән эшләргә чыгып киткән. Илнең төрле төбәкләрендә эшли һәм берьюлы аны Чаллыга җибәрәләр. Килеп бер атна үтте дигәндә, Андрей дус егете белән кафега бара. Шул ук кафега шул ук сәгатьтә дус кызы белән Йолдыз да килеп керә. Йолдызның дус кызы белән Андрейның дус егете танышып китәләр. Икенче көнне дус кызы Йолдызның номерын Андрейга бирүен әйтә. Йолдыз бу аралашуны кызык өчен дип кенә кабул итә, чөнки моңа кадәр рус милләтеннән булган егет белән йөреп, «авызы пешкән» була аның.

Аның белән уйнап кына аралаша башладым. Башта языштык, аннары телефоннан сөйләшә башладык. «Биш кенә минутым бар», - дия идем дә, үзем берешәр сәгать сөйләшә идем. Аннары күрештек. Беренче күрүдә үк ошаттым, сөйләшергә дә «приятно» иде.

Аннары аның Чаллыда эше бетте. Еракка Башкортстанга китәргә тиеш иде. Ул үзенең җитәкчеләреннән якынрак җирдә калдыруларын сорады, аны Әлмәткә җибәрделәр. Ул вакытта атна саен күрешеп йөрдек. Ә аннары язга хәтле аларның эшләре бөтенләй бетте, ялга җибәрделәр. «Нишлибез?» – ди. «Белмим», – мин әйтәм. Ул ялга Ростовка кайтып китәргә тиеш иде. «Юк, кайтмыйм, монда фатир «снимать» итәм, эшкә керәм», – ди. Ә минем ул еракка китәр, мине ташлар дигән курку хисе дә бар иде. Юкка курыкканмын икән, – ди Йолдыз.

Андрей чыннан да Чаллыда кала. Җәй көне Йолдызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Сентябрь башында никах укыталар һәм язылышалар. Беренче мәлне егетнең икенче милләттән, икенче диндә булуы Йолдызны бераз куркыта. «Татар егете белән йөрисе килә иде инде. Чөнки рус егете белән йөреп, бер тапкыр авыз пешкән иде инде минем. Шуннан соң беркайчан да рус егетләре белән йөрмәячәкмен дип тә әйткән идем әле», – ди Йолдыз. Әти-әниләре дә бу хәбәргә аек акыл белән карыйлар.

Әти-әниләр дә шәһәрдә әллә ничә ел яшиләр. Аларның катнаш никахларны күргәне бар, шуңа күрә бер дә каршы килмәделәр. Аларны рәсми рәвештә таныштырмадым да. Әти дальнобойщик, аның белән авылга кунакка кайткач таныштылар. Әниләрнең фатирында ремонт ясаганда әни белән таныштылар. Сеңлекәшкә бергәләп кунакка бардык. Бөтенесен бергә җыеп, рәсми рәвештә таныштыру булмады, - дип сөйләде Йолдыз.

«Ирем исемен алыштырып, мөселман диненә күчте»

Яшьләрне көткән киләсе этап – никах. Йолдыз Андрейга татарларда, мөселманнарда булган гадәтләрне һәм никах турында аңлата. Андрей исә бөтен нәрсәгә дә риза булуын әйтә. Мәхәббәте хакына ул мөселман динен кабул итәргә дә риза була.

Мин аңа барысын да аңлаттым. Ул: «Мин бөтенесе дә риза», - диде. Авылда күрше авыл мулласын чакыртып, никах укыттык. Мулла: «Никах укытыр өчен мөселман диненә күчәргә кирәк», – диде. Андрей кабат: «Мин риза», – диде. Никах алдыннан аңа Алмаз дигән исем куштылар. Тик мин аңа Алмаз дип эндәшмим инде. Гомер буе Андрей булгач, Андрей дим.

Ростовтан әнисе белән энекәше килгән иде. Мулла әнисеннән дә ризалык сорады. «Балалар бер-берсен яраталар икән, үзләре хәл иткәннәр икән, шулай булсын», - ризалыгын бирде. Шулай исемен алыштырып, мөселман диненә күчте һәм бөтен кануннары буенча никах укыттык.

Дини бәйрәмнәр булганда мин аңа аңлатам. «Бездә ураза тоталар, сездә пост», – дип аңлатам инде, сөйлим. Фатир алгач та, мулла чакыртып укыттык. Әйбәт карашта инде үзе дә, икенче дин кабул иткәнен аңлый.

Өйдә русча сөйләшәбез, чөнки ул рус җирендә туып-үскән, татарларны бөтенләй белмәгән дә моңа кадәр. Әниләргә кунакка барсак, татарчалы-русчалы сөйләшәбез. Без үзебез дә чиста татар авылында туып-үскәч, гаиләдә гел татарча гына сөйләшергә өйрәнгән, тик шулай да аңлашабыз. Аңлашырга була, – ди Йолдыз.

Йолдыз белән Андрейның тарихы төрле фикерләр тудырырга мөмкин. Ни дисәк тә, бөтен егет тә сөйгәне өчен динен алыштырырга риза булып тормый. Йолдыз да дин белән милләт мәхәббәткә киртә булырга тиеш түгел дип саный, гәрчә үзе башка рус егете белән йөрмим дип антлар эчкән булса да. «Үз тиңеңне табу авыр, шуңа күрә бернигә дә карамыйча яраткан кешең белән бергә булырга кирәк», – ди ул.

Без бу дөньяда кунак кына. Бернәрсәгә дә карамыйча, үзеңнең яраткан тиң ярың белән бергә булырга кирәк. Бу тема, әлбәттә, уйландыра. Монда күбрәк дин киртә була ала, чөнки диннең үз кагыйдәләре, һәрбер кешенең дингә үз карашы. Кемнеңдер әниләре, туганнары каршы булырга мөмкин. Тик дин белән милләт киртә булырга тиеш түгел, ничек тә компромисс табарга тырышырга кирәк.

Бер дус кызым бар. Аның иренең әтисе өйләнгән татарга, ләкин үзе гомер буе рус кызын яратып яшәгән, чөнки әти-әнисе кабул итмәгән. Һәм ул бәхетсез. Үзеңә тиңне табу авыр ул. Тапсаң, милләтенә дә, диненә дә карап тормаска кирәк, – ди Йолдыз.

«Ирем динен алыштырмады, никахта түбәтәй кимәде»

Икенче тарихның геройлары аноним булып калырга теләделәр, шуңа күрә исемнәрен алыштырып язам. Алинә – татар авылында, татар гаиләсендә туып-үскән татар кызы, бабасы мулла кеше. Ә Игорь – христиан динендәге чуаш егете. Алинә дус кызларына кунакка Игорь яшәгән шәһәргә кайта. Бер компаниядә аралашып, танышып китәләр. Алинә кайтып киткәч, Игорь аңа языштыра башлый. Башта бер-берсен бик ошатмасалар да, тора-бара аралар җылына, көн саен видео аша сөйләшә башлыйлар.

Бер ел йөргәч, Игорь Алинәгә өйләнешергә тәкъдим ясый. Ярты елдан соң никах укытып, туй ясыйлар. Тик никах дигәне алдагы парныкы кебек булмый.

Башка милләттән булуы миңа бөтенләй мөһим түгел иде. Әни дә: «Милләтенә түгел, кешелеклелегенә һәм яратуына кара», – дип гел әйтә иде. Тәкъдим ясагач та, икенче көнне безгә кайтты. Туганнарым да, әни дә аны ошаттылар. Тик әнинең мине никахсыз бирәсе килмәде.

Ирем ягы никахка башта каршы булды. Кул сорарга килгәч, әни белән бабай аларга яхшылап аңлаттылар. Шуннан соң риза булдылар. Алар никах булгач, Игорьга динен алыштырырга кирәк булганга курыкканнар. Шулай да ике як та аңлаштык һәм риза булдык.

Игорь динен алыштырмады, никахта түбәтәй кимәде. Хатын-кызлар барысы да яулыктан утырды. Мәһергә алка да алганнар иде. Доганы да мин генә укыдым. Бабаем мулла, ул башта сүрәләрне татарча укыды, аннары ир ягы барысын да аңласын дип, русчага тәрҗемә итеп барды. Кайнанам белән кайнатам татар халкын һәм традицияләрен хөрмәт итеп, чәкчәк һәм пар какланган казлар алып килгәннәр иде. Никах алдыннан барысын да белешеп, татарлар кебек әзерләнеп килделәр, – дип сөйләп китте Алинә.

Хәзер алар бөтен татар, чуаш, рус бәйрәмнәрен бергә бәйрәм итә. Игорь татарларның йолаларын, ә Алинә чуаш белән русларныкын белә. Игорь татарча аз белгәнгә күрә алар өйдә русча аралашалар. «Сүзләрне истә калдырырга тырыша. Бигрәк тә татар җырларын тыңларга һәм кушылып җырларга ярата», – ди Алинә Игорь турында.

Шуңа өстәп, Игорь үзе дә катнаш гаиләдә үскән егет. Әтисе – чуаш, әнисе – украин милләтеннән. «Бер-беребезне кабул итүдә иремнең катнаш милләттән булуы да роль уйнагандыр», - дип Алинә кайнанасы белән кайнатасы тарихын да сөйләде.

Ирем бәләкәй чактан ук ике милләтне кабул итеп үскән. Кайнанамны аның кайнанасы берничә ел буена кабул итмәгән, яратмаган. Шуңа күрә кайнанам ничәмә-ничә еллар басым астында яшәгән, аны гаиләгә кертәселәре килмәгән. Биш бала, биш онык бүләк иткәннәр соң гына кайнанасы аны килен итеп кабул иткән. Шуңа күрә, ул мине аңлады.

Аларның гаиләсенә кергәч үк, алар мине яраттылар. Кайнанам: «Алинә, курыкма, минем үземнең синең хәлдә булганым булды. Мин андый хаталар ясамаячакмын, мин сине кабул итәм», – диде һәм беренче күрү дә үк яратты.

«Ирем баланы чукындырам дисә, каршы килмәячәкмен»

Катнаш никахка балалар темасы да килеп керә. Бер милләтне кабул итмәгән ике кешенең балалары нинди диндә һәм милләттә булачак? Ни дисәк тә, гореф-гадәт дигән нәрсә үзен сиздерә һәм һәр гаилә аңа үзенчә карый.

Мин кияүгә чыкканда бөтен туганнарым: «Балалар тугач, иреңнең аларны чукындырасы киләчәк», – дип әйттеләр. Мин ул кешене йөрәгемә керткәнмен, ул кешегә кияүгә чыгарга риза булганмын, аның динен һәм милләтен кабул иткәнмен икән, димәк, мин чукындыруга да каршы булмаячакмын. Әйе, ирем баланы чукындырам дисә, мин каршы килмәячәкмен. Ул минем хокукым. Мин моны өйләнешкәндә үк аңлаган идем инде.

Һәм минем гаиләдә соңгы сүзне ир кеше әйтә. Әйе, без аңлашып, һәр нәрсәне уртага салып сөйләшеп, хәл итәбез. Тик соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтә. Аннан баланы чукындыру турында сорадым. Әлбәттә, аның чукындырасы килә. Башта каршы килдем. Тик соңыннан, әгәр мин каршы килсәм, гаиләмне бозачагымны аңладым. Кияүгә чыккач, беренче айларны гел шуның турында уйладым. Дөрес, әле балаларыбыз юк. Тик хәзер мин каршы түгел икәнлегемне аңладым, чөнки балаларым ул кешедән булачак. Ул бала чукындырылган булса да, син әни булудан туктамыйсың бит.

Шундый бер тарих ишеткәнем бар. Ике милләттән булган ир белән хатынның балалары туа. Ирнең баланы чукындырасы, хатынның мәчеткә алып керәсе килә. Тик бер-берсенә компромисс бирмиләр, каршы чыгалар, талашып-сугышып бетәләр. Һәм ир үзенең әнисе белән баланы алып, чиркәүгә алып барып чукындырта. Моның турында хатыны белми. Ә хатыны, иренә әйтмичә генә, баланы мәчеткә алып керә. Берничә ел шулай берни белмичә яшиләр, тик сер чишелә. Нәтиҗәдә, ир белән хатын аерылыша, бала боларны калдырып китә. Үзеңне генә түгел, бала психикасын да аңларга кирәк, аның ни гаебе бар?Игорьга татар кызлары ошый. Ул гел: «Татар кызлары тәрбияле, өйне чисталыкта тота торган, алар шундый булып үсәләр», - ди. Аннары яраткан кешеңнең йолалары, гадәтләре үзеңә дә кызыклы була, ошый башлый. Ирем белән танышканчы мин дә чуашларга нейтраль карашта идем, ә хәзер үземә дә ошый.

Мин үзем чиста татар. Ә метислар бар нәрсәгә җиңелрәк карый. Чиста милләттән булган кешеләр гореф-гадәтләргә баш иеп яшиләр. Монысы ярамый, тегесе ярамый, кеше нәрсә әйтер икән, диләр. Рамкалар күп. Мин моны начар да димим, яхшы да димим. Тик мин 21 гасырда дин белән милләт киртә була ала дип уйламыйм, – ди Алинә.

Катнаш никахлар саны илебездә генә түгел, республикабызда, район-авылларда да артып бара. Милләт белән милләт, дин белән дин каршы килсә дә, яраткан йөрәкләр үз тиңнәреннән баш тартмый. Бу дөресме? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирсен һәм ул шул рәвешле ачык калсын әле. Һәркемнең үз башы, фикерләре һәм дөньяга карашлары төрле була алуын да онытмыйк. Ә сез катнаш никахларга ничек карыйсыз?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 июнь 2022
    Исемсез
    Бик авыр булачак
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100