news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иреккә мәдхия (яхшы артист/кеше нинди була?)

news_top
Иреккә мәдхия (яхшы артист/кеше нинди була?)
фото: © Салават Камалетдинов

Туксанынчы елларда (1993-1998) Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем алып, театрга килеп, аның «умыртка баганасын» тәшкил иткән артистларга да 50 тулып маташа. Шуларның берсе – Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов – «Әни килде» спектакле белән үзенең юбилей кичәсен үткәрде.

Котлаучыларның сүзләренә караганда (мин аларга ышанам) бары тик уңай сыйфатларга гына ия Ирек Хафизов юбилеен юньсез кеше образы белән каршылады, үзе генә дә түгел, гомер иткән хатыны – Гөлчәчәге белән парлап уйнады.

Әлеге спектакль быел гына чыкты һәм ул Тинчурин театрының традицион тамашачысы яратып йөргән спектакльләрнең берсе – аншлаг белән үтә. Бу юлы да тамашачының бер өлеше спектакль карарга килгән булса, икенче өлеше Ирекне котларга килүчеләр иде.

Алар арасында фойеда Камал театрының һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм башкалар бар иде. Вакыт табып, Фәридә Бәгыйсовна да, Илгиз Зәйниев та килгән икән, димәк, бу инде Ирек Хафизов ни җитте генә артист түгел дигән сүз, бу инде «сыйфат билгесе» булган артист дигән сүз – болар тиешкә түгел, киләсе килгәнгә килә торган кешеләр.

Фото: © «Татар-информ» архивы, Салават Камалетдинов

«Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде»

Кайбер котлаулардан кайбер юллар:

Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Гомер бәйрәме – ул күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәләр ясау вакыты. Минем бүген бер рәсми документ турында әйтәсем килә – Ирек Галимулла улы Хафизовка нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Ирек Хафизов турында бик күп матур сүзләр әйтеп була, ул безнең яраткан артистыбыз, талантлы артистыбыз. Минем фикеремчә, ул ир-атка хас иң матур сыйфатларны туплаган кеше».

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова: «Ирек дустым, Ирек якташым, сез зур соклануга лаек шәхес. Сез юбилеегызга зур дәрәҗәләргә ирешеп килдегез. Иң дөрес бәяне халык бирә, халык артисты дигән зур исемне йөртү – халыкның ышанычы. Туган телеңне, туган ягыңны, туган театрыңны, татар театры сәнгатен яратуыңның бер дәлиле бу. Озын-озак еллар тамашачыңны сөендереп, остаз булып, республиканың патриоты булып яшәргә насыйп булсын! Без – якташлар, гаиләңне, нәселеңне беләм – үрнәк гаилә, үрнәк нәсел. Һәрвакыт Ходайга шөкер итеп уянырга насыйп булсын!»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «50 яшь – ул ярты гасыр ни генә дисәң дә, һәм 30 ел театр сәхнәсендә! Ирек Галимулла улының иҗатына иң зур бәяне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бер рәттән тамашачы бирде. Бүген биредә илебезнең 20 төбәгеннән килгән татар журналистлары җыелды, алар да бу чараның шаһитләре. Үз чиратыбызда без Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гомерен театр дөньясына багышлаган чын мәгънәсендә халык артистка, татар кинематографиясендә дә үз эшенең остасы булган шәхескә, өч баһадир ул үстергән, гаиләсен затлы итеп тоткан ир кешегә Конгрессның олуг бүләген – медальне тапшырырга рөхсәт итегез!»

«Нәзер» спектакле

Фото: © «Татар-информ» архивы, Салават Камалетдинов

«Ирек абый ул яктан да матур, бу яктан да матур!»

Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Ирек абый белән өч спектакль эшләдек – мин аның турында сәгатьләр буе да сөйли алам. Чөнки спектакль чыгарганда шундый гадәтем бар – күп сөйләшергә яратам: репетиция ясамыйча бер-беребезне белү өчен сөйләшеп утырабыз. Өч спектакль эшләдек – өчесендә ул өч төрле, бу инде артистның... сез артистны ул яктан гына күрәсез, бу яктан күрмисез. Төрле артист була: бик талантлы, ләкин шулкадәр әшәке кешеләр була – алар белән эшләгәндә профессиядән китәсе килә башлый. Ирек абый ул яктан да матур, бу яктан да матур! Аллаһ Сезне исәнлектән аермасын. Матур гаиләгезгә күз тимәсен – тигез яшәргә язсын! Атна саен малай өйләндерә ул – ничә бала соң сезнең, дим, Сөбханалла, кайчан үстереп өлгергәннәр. Сокланам.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Мин артистлар белән шактый гомер эшлим бит инде. Мин бөтен театр дөньясындагы, татар театрындагы барлык артистларны да бик хөрмәт итәм, әмма Илгиз әйткән сүз белән дә килешмичә булмый. Шулар арасында аерым яраткан артистым – Ирек Хафизов. Иректә бөтен яхшы сыйфатлар да бар, ул – татарның иң сөйкемле артисты. Артист буларак сүз дә юк, мин аны кеше буларак яратам. Тагын шунысына да игътибар иттем: анда ничә исем – ул Галимулла улы, ул Хафиз (бу сүзнең мәгънәсен беләбез), ул Ирек. Әлмәт театрындагы бөтен артистларым сәлам әйтеп, баш иеп калдылар. Син бит аларны кино экраннарында күрсәткән кеше дә – анысы өчен дә рәхмәт! Бик күп сүзләр әйтергә мөмкин, шуны гына әйтәм: иҗатта ирек булсын, Ирек иҗатта булсын!»

«Әкият» курчак театры артисты Нияз Садыйков: «Без Ирек абый белән күршеләр: әни Ирек абый белән бер авылдан. Исән бул, Ирек абый, сәхнәдә яшә!»

Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров: «Эшен җиренә җиткереп башкаручы, олы дәрәҗәле абыебыз! Ул тирән фикерле, төпле. Кемгә дә булса ярдәм кирәк булса, иң беренчеләрдән булып ярдәм кулын суза, барысын да кайгырта, көйли. Мин эшен яратып эшләгән кешеләрне бик хөрмәт итәм – Ирек абый шундый. Аның белән эшләве шундый рәхәт. Нинди генә эшкә алынсак та, аның күзләре яна. Аның бөтен әйбергә дә үз фикере бар. Театрның йөзен шәхесләр билгели: Ирек абый, Сез театрыбызның алтын баганаларының берсе. Иҗатыгыз өчен зур рәхмәт!»

Ирек Хафизов Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» трагедиясендә

Фото: © Салават Камалетдинов

Астан гына пышан-пышан сөйләнеп йөрмичә, фикерен ачыктан-ачык әйтә

Биредә, әйткәнемчә, кайбер котлауларны гына бирдем, бөтен котлауларны тезеп бирү җаваплылыгы алмадым. Шулай да, язма авторы буларак, Ирек Хафизов турында үз фикеремне дә язасым килә – монысы котлауларга минем дә өлешем булсын.

Ирекне котлаганда Ленар Сәетҗанович: «Ир-атларга хас барлык матур сыйфатлар бар», – диде. Айдар Җаббаров «тирән, төпле фикерле», диде, Илгиз Зәйниев Ирекнең таланты белән кешелеклелек сыйфатлары тәңгәллеге турында әйтте. Мин аны астан гына пышан-пышан сөйләнеп йөрмичә, фикерен ачыктан-ачык әйтә алган, гамәлләрен яшереп эшләмәгән җаваплы кеше итеп беләм. Шулай дип белергә сәбәбем бар чөнки.

Моннан 6 ел элек Тинчурин театры артистлары куела башлаган әсәрнең сыйфатыннан һәм аны куярга чакырылган режиссерның эшеннән канәгать булмыйча, репетицияләрдән баш тартты. Ирек Хафизов бу хакта журналистка сөйләргә ризалашты.

«Беренчедән, без үз сәхнәбездә әхлакый әйберләр чыгарырга тиешбез дип саныйм. Икенчедән, үз театрыбызда профессиональ, төпле фикерле режиссерлар белән эшләргә телибез - 86 яшьлек театрыбыз эксперименталь мәйданчык түгел. Безнең белән эшләргә килгән режиссерның төп фикерне әйтә белмәве, үз артыннан әйди алмавы да безне туктатты. Өченчедән, рус телле режиссер булганда беренче көнне әсәрне русча уку табигый хәл. Әмма икенче, өченче, дүртенче, хәтта, бишенче көннәрдә дә безнең русча укып утыруыбыз татар театры өчен башка сыймаслык бер әйбер», – дип сөйләде Ирек Хафизов.

Театрларда үз сүзен кырландырмыйча-сырландырмыйча әйтә алган андый артистлар күп түгел, ләкин алар бар. Халык алдына чыгу җаваплылыгы алган театр артисты җәмәгать эшлеклесе дә икән – бу нур өстенә нур. Әлбәттә, мондый батырлык бөтен артисттан соралмый, чөнки белемле һәм фикерле дә булган артистлар... бар инде алар, әмма күп түгел кебек күренә. Ирек Хафизовта болар барысы да бар: Фәридә Бәгыйсовна котлавында ассызыклаганча, хафиз да, галим дә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар