Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Булган вакыйгалар — безгә бөек бер дәрес». Казанда Ураза гаете

Бүген Казанның үзәгендә урнашкан Ирек мәчетендә гает намазына халык күп җыелган иде. Ирек мәчете Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның өлкән улы самолет һәлакәтенә очраганнан соң салынганы мәгълүм. «Интертат» гает намазыннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Булган вакыйгалар — безгә бөек бер дәрес». Казанда Ураза гаете
Рамил Гали

«Ирек» мәчете түрәләр өчен генә ачык икән дигән төрле имеш-мимешләр халыкта күп йөрде. Шәхсән үзем бүген анда иркен кердем. Шәһәрнең төрле районнарыннан килгән башка мөселманнарга да бернинди киртә куючы юк — гадәти мәчет. Сакта торучылар махсус җайланма белән утлы яки салкын корал булмавын тикшереп керттеләр. «Ирек» мәчетенә җитәкчеләр йөри дигән сүзләр булса да, мин андыйларны күрмәдем. Башка милләт вәкилләре шактый иде.

Укуны «Ирек» мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев алып барды. Хәзрәт сөйләгән быелгы вәгазьләрнең күпчелек өлеше бала тәрбиясенә багышланды.

— Рамазан аеның 29нчы көнендә һәрберебезгә кайгылы хәбәрләр килеп иреште. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Кем дә-кем шушы дөньяда хаксыз берәр кешене үтерсә, яки бозыклык таратса, ул бөтен Адәм балаларын үтергән кебек булыр», — дип әйтә. Булган вакыйгалар — безгә бөек бер дәрес. Шушы хәлләрдән соң барыбыз да балаларны тәрбияләү мәсьәләсе турында уйланырга тиеш. Пәйгамбәребез с. г. в. ата-ана өстендә баласына карата өч бөек бурыч бар ди. Беренчесе –күркәм исем бирү, икенчесе — күркәм әдәп-әхлак өйрәтү, өченчесе — буйга җиткәннән соң өйләндерү яки кияүгә бирү.

Кызганыч, бүгенге көндә балаларыбызны телевизор, смартфон белән тәрбиялибез. Тәрбия компьютер уеннары, Ютуб, Инстаграм белән кылына. Әти-әниләрнең моңа һич кагылышы юк кебек. Ашатабыз, киендерәбез, ә башкасы кирәк түгел. Тәртипкә мәктәптә, бакчада өйрәтсеннәр, имеш, — диде Тимур хәзрәт.

Аның сүзләренчә, баланың кем белән аралашканын, нәрсә карап утырганын, нинди уен уйнаганын һәрбер әти-әни күзәтергә тиеш. Моны Аллаһ тарафыннан ата-анага йөкләнгән вазифа дип аңлатты.

— Эшеннән арып кайткан әти янына баласы килсә, әти кеше, гадәттә, телефонын бирә дә, бәйләнеп йөрмәскә куша. Бала сораулары белән күп булса өч килә, җавап булмаса, башкача килмәячәк, үз эченә бикләнәчәк. Балаларыбыз белән күбрәк аралашыйк. Балалар кем белән аралаша, нәрсә языша, нәрсә карап утыра — боларның барысын да белеп торырга кирәк, — диде Тимур хәзрәт.

Вәгазендә ул баланы тәрбияләгәнче, башта үзебезне тәрбияләргә кирәклеген искәртте.

— Бала безнең сөйләгәнгә түгел, кылган гамәлләребезгә күз салып яши һәм шуны кабатлап үсә. «Әти тәмәке тарта, мин дә тартам», — ди. Шешә тотып утырып: «Улым эчмә! Эчәргә ярамый», — дип әйтүнең бернинди файдасы юк, — диде имам-хатыйб.

Тимур хәзрәт фитр сәдакасын тапшырырга оныткан кешеләргә ашыгырга кушты. Гаеткә кадәр аны бирү хәерлерәк булса да, бәйрәмнән соң да моны эшләргә мөмкин икәнен әйтте. Тапшырылмаган сәдака мөселман кешесенең өстендә бурыч булып кала дип аңлатты имам-хатыйб.

Шулай ук ул кыямәт көне турында, Коръәнне ятлаган, намаз укыган кешенең Аллаһ каршында дәрәҗәсе югарырак булуы турында сөйләде.

Вәгазьләрдән соң, ир-атлар бер-берсенә якынрак килеп, намазга бастылар. Тимур хәзрәт намаз тәртибен тәфсилләп аңлатты. Аннары шәһитләр рухына дога кылдылар.

Ураза гаете мөселманнар өчен бөек бәйрәм санала. Бу көнне Ислам динендәге кешеләр Аллаһтан изге Рамазан аенда тоткан уразаларны, укыган намазларны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләрне кабул итүен, җәһәннәм газабыннан коткаруын сорыйлар.

Татарларда ир-атларның иртән мәчеткә гает намазына бару, хатын-кызларның таба ризыгы пешерү гадәткә кергән. Шулай ук бездә якыннарга изге теләкләр теләү, күркәм гамәлләр кылу да бар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә булды. Гает намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


Галерея: Казанның Ирек мәчетендә узган Ураза гаетеннән фоторепортаж

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазендә һәр ир-ат үз гаиләсе өчен җавап тотачагын әйтте.

«Үз-үзегезне, гаиләләрегезне уттан саклагыз. Хатынын һәм балаларын ничек тәрбияләгән, ахирәттә дә шундый ук хәлдә булачак. Үлгәч, балам минем өчен дога кылырмы, әҗер-саваплар алырлык игелекләр кылдыммы, Аллаһы Тәгалә гөнаһларымны гафу итсен өчен, кулыма Коръән алып укыдыммы, зикер кылдыммы, намазларны башкардыммы, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоттымы — ир-ат шул хакта уйларга тиеш», — диде мөфти. 

Камил хәзрәт җавап тоткан көнне генә иман китерү һәм тәүбә итү файдасыз булганын искәртте. «Көч һәм сәламәтлек бар чакта ураза тотарга, намаз укырга кирәк, беткәч түгел. Рамазан ае безне шул хакта уйландырырга тиеш иде, гөнаһлардан арынырга мөмкинлек биргән иде. Файдаланып өлгердекме икән?» — ди ул.

Мөфти, «Рамазан ае бетте дип, адәм баласы бөек Раббыбызга итагатен ташларга тиеш түгел», дип тә белдерде. «Рамазан аенда гына гыйбадәт кылу, изге ай тәмамлангач, мәчеттән һәм җәмәгатьтән ерагаю зур хата. Адәм баласы өчен куркыныч күренеш. Мөселман булуны Рамазан ае белән генә бәйләп булмый. Кеше үлемнең кайчан киләсен белми. Мәңгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга кирәк», — дип кисәтте. 

Камил хәзрәт Рамазан аеннан соң да алты көн ураза тоту зур савап бирүен әйтте. «Сәдакаләр бирик, Исламны иң матур яктан күрсәтик. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга үрнәк булучы сөекле, нурлы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһи галәйһиссәламгә, барлык сәхабәләребезгә изге догаларыбыз ирешсә иде», — диде ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, татар булган җирдә хәтәр бар дигән сүз дөрес түгел. «Алай түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар», — диде ул.

«Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, әдәпле, тырыш, гыйлемле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган, динне дә тарата белгән. Татарлар ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга да динебезне көчләп такмаган. 1100 ел элек борынгы бабаларыбыз үз теләге белән иман китерә», диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин диннәр арасында татулык күркәм холыктан килгәнен искәртте. «Раббыбыз бәхәстә сабырлык күрсәтергә куша», — диде.

«Күршегә ихтирам күрсәтү татарның канына сеңгән. Иманым камил: татарлар яшәгән җирдә тынычлык хөкем сөрә», — ди ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә гимназиядәге вакыйгаларны телгә алды.

«Рамазанның соңгы көннәрен коточкыч фаҗига тетрәтте. Казан мәктәбендә балаларга мылтык төбәп аткан бер ерткыч республикабызны матәмгә салды. Балаларын һәм якыннарын югалтучларның нинди тирән борчулар кичергәнен сүз белән генә әйтеп бетереп булмый», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти Татарстан Президентының мөрәҗәгатен дә җиткерде. Анда Татарстанда гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелгәне искәртелә. Республиканың мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тырышачагы әйтелә. 

Вәгазьгә кадәр Коръән хафиз Сәеткамал Сөенов Коръән аятьләрен укыды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә бәйрәм вәгазендә татарларның иманга килү тарихын искә төшерде. «Аллаһ татарларга исламны ирекле рәвештә кабул итәргә насыйп итә», — диде. 

«Татарлар үзләре ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга динебезне көчләп такмаган. Аллаһ насыйбы белән 1100 ел элек бабаларыбыз үзләре иман китергән. Евразия киңлегендә иң беренче тәүхид китергән беренче халык бит без. Аллаһ теләгәненә иман бирә, теләгәненнән үзе ала», — диде мөфти.

«Уйлап карагыз, җәмәгать, Багдад кадәр Багдадтан карлы Болгар дәүләтенә Ибн Фадлан килә алыр идеме икән, әгәр Аллаһ теләмәсә. Гасырлар буе кешелеккә гыйбрәт булсын дип, татарларга исламны ирекле рәвештә кабул итәргә насыйп итә ул. Кылычтан куркып түгел, күркәм үгет аша безнең бабайлар үз теләкләре белән иман китерә, исламны бөтен Евразиягә тарата», — дип искәртте Камил хәзрәт. 

Ул Раббыбыз мөселманнарга һәрчак татулыкны саклау ягында торырга кушканын да әйтте. «Татарлар беркайчан бу әмердән чыкканы булмады. Бабаларыбыз беркайчан динебезне башка халыкларга көчләп такмады, әмма иманына тугры калды, хәтта көчләп чукындыру сәясәте барганда да», — диде.

Мөфти Бәкарә сүрәсенең 120 нче аятенә нигезләнеп: «Дөньядагы тынычлык, иминлек мөселманнар кулында булып чыга түгелме соң? Димәк, Исламны тарату безнең изге бурыч булып чыга, ләкин күркәм үгет, шәхси үрнәк һәм сабырлык аша. Борынгы бабаларыбыз моны яхшы аңлаган», — дип белдерде. 

Камил хәзрәт татарларның башка милләт һәм дин вәкилләренә хөрмәтле мөнәсәбәттә яшәгәннәрен әйтте. Шушы сыйфатны күреп, дин тарихында яһүдләрнең ислам шәригатенә күчү очраклары булганын искәртте. «Без шундый күркәм үгет белән кешеләрне ияртә алабызмы соң?! Кызганыч, күршеләргә түгел, кайчак үз балаларына да үрнәк була алмаган дин кардәшләребез бар», — ди мөфти.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100