Ире тарафыннан җәберләнеп яшәгән хатын: «Сүземне тыңласаң, кыйнамый идем, диде»
Сөйгәне тарафыннан абьюз (психологик һәм физик көчләү) корбаны булып яшәгән хатын-кыз үзенең шәхси тарихын «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде. Героиняның тарихын психолог Алсу Минһаҗева анализлады.
«Руслан «якты» кеше булуы белән йөрәгемне яулады. Танышканда ук игътибар иттем: аның яхшы кеше булуы йөзенә язылган төсле иде. Тавышы басынкы, тыныч, ягымлы, күз карашы игелекле, чит кешеләр белән дә бик әдәпле сөйләшә. Гел елмаеп кына тора. Усаллыкны бөтенләй белмидер төсле – кашын җыерганы да юк хәтта. Мин ул чакта, иртә йөккә узып, берүзем 4 яшьлек малай үстерә идем инде. Моны да Руслан аңлап кабул итте, кыенсынырга сәбәп бирмәде. Ул гомумән беркемне һәм бернәрсәне гаеп итә торган кеше түгел иде. Бик аңлаучан.
Руслан миннән өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк. Аның фикерләве икенче. Мин аңа авызымны ачып карап утыра идем. Русланнан теләсә кайсы мәсьәлә буенча киңәш-ярдәм сорарга була. Ул теләсә кайсы сорауга җавап бирә ала. Ә ир-ат янында хатын-кыз үзен бераз наданрак итеп хис итә ала икән, аның өчен бу – бәхет. Ир-атны кызыксынып, сокланып тыңлау – ул бик рәхәт нәрсә. Әмма ир-атларның барысы да үзләрен әнә шулай итеп тыңлата алмый шул.
Руслан берничә ел элек өйләнеп аерылган. Ул мөнәсәбәтләрне ничек дөрес итеп корасын, нинди хаталардан сак буласын яхшы белә. Ул – бик төпле акыллы, уйлап эш итә торган кеше. Мин беркайчан белмәгән, күрмәгән нәрсәләрне бирде миңа Руслан: ул мине кайгыртты, минем өчен борчылды, проблемаларымны хәл итте, борчуларымнан арындырырга тырышты, кечкенә кызның күңелен күргән төсле бүләкләр, сюрпризлар, матур комплиментлар белән сөендерде. Мин – хәтта сабый чакта да мондый нәрсәне күрмәгән кеше. Мине бу кадәр яратуларын моңарчы беркайчан тойганым булмады. Мин бәхетемә ышана алмый азапландым. Мин кемгәдер шул дәрәҗәдә кадерле, кирәкле кеше була аламмыни? Җитмәсә, бала белән.
Берүзе кечкенә бала үстерүче ялгыз яшь хатын өчен Руслан – чын язмыш бүләге иде. «Әйдә, ярдәм итәм», «илтеп куям», «килеп алам» ише сүзләре белән Руслан үзенә көннән-көн ныграк гашыйк итте. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә атлыгып торды. Сорамасам да, гел килеп җитә торган иде. Килгән чакта беркайчан буш кул белән килмәде. Кибеттән пакет-пакет азык-төлек ташыды, чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде. Машинасы белән улымны бакчага илтеп куярга, барып алырга ярдәм итте. «Кирәк-ярак булса, әйт, алып бирәм, кыенсынма», – дия торган булды. Ул минем өчен теләсә нәрсәгә әзер иде. Сора гына – эшләячәк, табачак, юнәтәчәк, алып килеп бирәчәк. Чын ир-ат шушындый була икән, диеп уйлаганым бүген дә истә...
Руслан тиз арада мине үзенеке итте. Тормышыма килеп тә керде, мине үзенеке итеп тә куйды – сизми дә калдым. Ир-ат шундый булырга тиештер, мөгаен, дип уйладым. Тәвәккәл, җитез, кыю. Озак уйланып йөрми – тота да эшли. Мин Русланның җитезлегеннән бераз куркып та куя идем... Танышуыбызга 1 ай да юк иде әле – Руслан мине әти-әнисе, абыйсы белән аның хатыны янына, гаилә бәйрәменә чакырды. Мин аптырашта калдым. Гаиләсе белән таныштырыр өчен, ул бит мине үзе дә юньләп белеп бетерми әле... Артык иртә түгелме? Миңа калса, гаиләң янына белер-белмәс кешене алып килеп булмый. Барырга читенсендем. Баш тарттым. Ул үгетләмәде. Ул чакта мин Русланның бу гамәлен озак анализлап йөрдем. Үзе дә минем тормышыма артык тиз килеп керде, мине дә шәхси тормышына тиз алып кермәкче була кебек тоелды. Әмма мин үземне артык уйланулардан тыйдым. Артыгын уйлап, тормышыма килгән бәхетне өркетүем бар, диеп курыктым. Әгәр дә мин шундый яхшы ир-атны гашыйк итә алганмын икән – димәк, мин моңа лаек, диеп ышандырдым үземне.
Русланның еш кына алдан килешмәгән, сөйләшмәгән килеш, «мин бүген киләм», «10 минуттан синең янга килергә чыгам» диеп хәбәр итә торган гадәте бар. Кайвакыт бу – миңа зур уңайсызлык китерә иде. Ә баш тарту мәгънәсез – ул барыбер килә. «5 кенә минутка булса да күрешик», – дип күндерә. Баштарак мин моны гашыйк ир-атның сагынуы, күрәсе килүе дип кабул иттем, матур күренеш итеп күрдем. Әмма соңрак Русланның гомумән «юк» дигән җавапны кабул итә белмәвен сизә башладым.
Кечкенә бала әнисе буларак, эшсезлектән интекмим – мәшәкатьнең очы-кырые юк. Улымны бакчага илткәч, эшкә йөгерәм. Эштән кайткач өй эшләрен эшләп, ашарга пешереп өлгерергә тырышам. Аннары улымны алырга бакчага чабам. Ял көннәрендә баланы бассейнга йөзү дәресләренә йөртәм. Минем көннәрем гел тыгыз, эшемнең бетеп торганы юк. Ә Руслан миңа көне буе берөзлексез язып утырырга мөмкин. Иртәдән кичкә кадәр язышып утырыр өчен, кешенең бер эше дә булмаска тиеш бит. Аның бер шөгыле, эше, мәшәкате дә юк микәнни... Баштарак, әлбәттә, без, бала-чагалар төсле, көннәр, төннәр буе аралаша идек. Иртә белән торуы бик читен булачагын аңласак та, төне буе сөйләшеп чыга идек. Әмма бала-чагалыкка бирелеп, гыйшык сихереннән исереп алганнан соң, тормышка кайтырга да вакыттыр...
Беркөнне Руслан безгә кибеттән ике пакет тутырып азык-төлек алып килде. Пакет эчендәге чекка игътибар иттем: 3 мең тирәсе чыккан иде. «Сезгә яхшылык эшлисем килеп, кешедән акча алып тордым, акчам юк әле бу арада», – диде Руслан. Кәефем кырылды. Мине борчып, бу хакта ачыктан-ачык сөйләвен аңламадым. Сорап та китертмәдем бит мин ул ризыкларны. Үзе алып килде. Мин үземне ничек хис итәргә тиеш? Гаепле итеп хис иттем. Безгә бик күп акча түгә шул, артык иркәли, шуңа акчасы җитмидер, диеп уйладым. Русланны кызгандым. Булмаган акчасына да безнең күңелне күрергә тырыша, дидем. Әмма шулай да бу яшьтәге ир-ат өчен кибеттән 3 меңлек азык-төлек алып чыгу проблема булырга тиеш түгелдер...
Бу очрактан соң минем күңелдә ниндидер тынгысызлык урнашты. Мин аннан бүләкләр алырга читенсенә башладым. Аның ниндидер финанс проблемалары бардыр, дип шикләндем. Бу хакта сорап та карадым. «Сиңа бу хакта борчылырга кирәкми, уйлама аның турында», – диде. Әмма мин аның эшенә йөрми башлавын сизендем. «Нигә миннән яшерәсең, борчылырга мәҗбүр итәсең?» – дидем. Ул үзенең башка эш эзләвен, акчалырак, җиңелрәк эшкә күчәргә карар кылуын хәбәр итте. Мине бик нык аптыратты Русланның сүзләре. Андый идеаль эшне тапканчы, искесеннән хәзер үк китәргә кирәк идеме икән? Кудылар микән әллә? Нәрсә уйларга белмәдем... Руслан сорауларга җавап бирмәде. «Сиңа моның өчен борчылырга кирәкми, бу темага кабат әйләнеп кайтмыйбыз», – дип, сөйләшүгә нокта куйды.
Русланның эшсез йөрүенә инде 4 ай була. Аның нинди акчага яшәвен белмим. Бу темага сөйләшүләрне Руслан яратмый, җенләнә башлый. Сорауларыма җавап бирми. «Йөдәтмә мине, күпме әйтергә була сиңа – бу хакта уйлама!» – дип кабатлый. Бергә булган чакта аның телефоныннан карталарының балансын ачканын күрештерәм, күпме акча барын күз кырые белән генә карарга тырышам. Ни гаҗәп – анда акча аз түгел. Димәк, ни эшләгәнен белеп эшлидер, борчылырга кирәкмидер, диеп тынычландырып килдем үземне.
Әмма тиздән Руслан мине кабат борчуга салды. Көннәрнең берендә ул миннән бурычка 15 мең акча сорап килде. Руслан өчен мондый акчалар акча да түгел иде элек. Ул 15 меңне бер кичтә ресторанда калдырып чыгарга мөмкин иде. Официантларга «чәйгә» бишәр мең калдырып чыга торган иде. Бүген ул, оялмыйча, хатын-кыздан бурычка сорап килгән. Шулкадәр начар хәлдәме дисәм, әле берничә көн элек кенә картасында берничә йөз мең акча барлыгын үз күзләрем белән күргән идем. Аптырадым. Ул сораган акчаларны бирергә булдым. Руслан берәр атнадан аларны миңа кире кайтарды.
Без Руслан белән бергә яши башлау турында күптән сөйләшештерә идек инде. Соңгы арада Руслан бу теманы еш күтәрә башлады. «Өйләнешергә дә вакыттыр, туй турында уйлашырга кирәк акрынлап, бергә яши башлыйк», – диде. Русланның мине яратуын беләм. Аның хисләре көчле иде. «Элекке хатыным белән чагыштырганда, син – чын фәрештә, ярый әле миңа сине очрату бәхете тәтегән», «элекке хатыным фәлән иде, төгән иде, ә менә син андый түгел, син бөтенләй икенче, син – минем хыялымдагы хатын-кыз», «элекке хатыным тегеләй итә иде, болай эшли иде, ярый әле син андый түгел, син – башка» кебек сүзләре минем күңелемә май булып ята иде. «Мин элекке хатыным белән аерылышканнан соң мәхәббәткә ышанмый башладым, кабат өйләнермен диеп уйламый да идем, ә сине очратканнан соң барысы да үзгәрде...» – дияргә ярата иде Руслан. Миңа моны ишетү рәхәт. Чөнки мондый сүзләрне бик нык яратучы ир-ат кына әйтә ала.
Без Руслан белән бергә яши башладык. Уйлашканнан соң, минем фатирда яшәргә булдык. «Сиңа бала белән күченгәнче, миңа синең янга килү уңайлырак та, җәһәтрәк тә булыр», – диде Руслан. Өйләнешүгә килгәндә, Руслан зурдан туй уйнау, кыйммәтле тантана оештыру яклы иде, ә мин исә, тыныч кына, мәчеткә кереп никах укытып чыгарга, язылышырга, кечкенә генә мәҗлес корып утырып алырга теләдем. Кыйммәтле күлмәк турында да хыялланмадым. Руслан теләгәнчә туй үткәрү өчен бик күп акча кирәк, ә андый акчалар, билгеле, юк. Руслан һаман эш эзли. «Эш табам, акча эшлим дә туй уйныйбыз», – ди. «Кайчан килер икән ул көн, Руслан?» – дим, көлемсерәп.
Руслан язылышырга ашыкты. «Бер түбә астында яшибез, бала үстерәбез, безгә ир белән хатын буларак законлы рәвештә яшәргә кирәк», – диде. Руслан белән килешмичә дә мөмкин түгел иде. Руслан туйлык акча эшләгәнче бик озак вакыт узуы ихтимал. Язылышып кую дөрес булыр, дидем. Без ЗАГСка кереп, рәсми рәвештә гаилә булып чыктык.
Ир белән хатын булып яши башлагач, Руслан мине тагы да ныграк кайгырта башлады. Аның хисләре тагы да ныграк үсте. «Син кайда? Мин синең өчен борчылам», «Соңга кадәр йөрмә, сәгать 7дән калма», «Синең янда кемнәр бар? Фотога төшереп җибәр» кебек хатлар язып, гел минем өчен борчылып торды. Көн дәвамында берничә сәгатькә бер хәбәрләшеп алмасак, хафалана башлый, шалтырата, эзли. Мин моны иремнең мине кайгыртуы дип кабул иттем. Үзеңнең кемгәдер кирәк, кадерле кеше булуыңны тою – бик рәхәт. «Мин синең өчен үтерергә дә әзер», – дия торган гадәте бар иде хәтта Русланның. Мондый ирең булганда, беркемнән һәм бернәрсәдән курыкмаска була иде.
Русланның эшсез утыруы кайчан да булса ачуымны чыгара башлаячагы көн кебек ачык иде. Һәм ул көн килеп җитте. Акчасызлыктан интектек, дип әйтә алмыйм. Русланның акчасы бар. Мин дә хезмәт хакы алып торам. Яшәр өчен җитә. Әмма Русланның өйдә утыруы тынгы бирми. Безнең нинди акчаларга яшәгәнебезне дә белмим бит мин. Ул каян акча ала? Аның акчалары беркөн бетәрме? Без минем хезмәт хакына өчәү яшәргә тиеш булырбызмы? Нәрсә көтәргә миңа? Мине бу сораулар борчыды. Ә Руслан бу хакта сөйләшергә теләмәде. Һәм мин түзмәдем – төнлә Русланның телефонын ачып карарга булдым. Алай эшләргә ярамаганлыгын аңлыйм. Әмма мин Русланның үзеннән ишетә алмаган җавапларны телефонына кереп эзләп карарга булдым. Һәм таптым...
Русланның телефонын ачып каравыма бу кадәр үкенермен диеп уйламаган идем. Тиясем дә калмаган... Әгәр карамаган булсам, алга таба тыныч кына яшәгән була идек. Әмма мин телефонын актардым шул. Русланның кечкенә кредит бирә торган оешмалардан әллә ничә мәртәбә бурычка акчалар алганлыгын ачыкладым. «Микрозайм» дип атала торган мондый кредитларны паспорт белешмәләрен җибәреп кенә, бик ансат һәм тиз алып була икән. Русланның карталарының балансларын парольләрсез ачып карап булмый, шуңа күрә мин аның күпме акчасы барлыгын, аларның каян килгәнен, кая киткәнен карый алмыйм. Әмма Русланның телефонына килгән хатлар буенча мин аның инде дистәләгән кредит алуын, аларны кире кайтармавын аңладым. Руслан бурычларга баткан иде. Аңа күптән коллекторлар яза һәм шалтырата икән. 20ләп кисәтү хаты күрдем. Анда шактый зур суммаларга алынган бурычлар турында сүз бара иде. Вакытында кайтармаган өчен «тамып утырган» процентларны да исәпләгәндә, анда түләп бетереп булмаслык бурычлар җыелган иде инде...
Русланның телефонында табылган барлык нәрсәләр турында икенче көнне үк сөйләшергә булдым. Телефонын ачып каравымны аңлагач, Руслан акылыннан язгандай тавышлана, кычкыра башлады. «Сиңа булган ышанычымны салып таптадың! Мин моннан соң сиңа ышана алмаячакмын!» – диеп ярсыды. Аның «якты» йөзе мизгел эчендә караңгыланды. Минем Русланны мондый куркыныч кыяфәттә бер дә күргәнем юк иде. Ул миңа шундый каты ачуланды. Мин куркып ук калдым... Русланның күңеле кайтуын сиздем. Ул мине ташлап китәр, дигән уй мине «буа» башлады. Йөрәгем кагарга, колагым шауларга тотынды. Мин үземнең нинди хаталы гамәл кылуымны аңладым. Мин Русланның телефонына тияргә тиеш түгел идем. Һәм мин гаепле!
Руслан миңа ачулы караш ташлады да өйдән чыгып китте. Мин аның артыннан карап калдым. Күз яшьләрем атылып чыкты. Әгәр дә кайчан да булса Руслан миннән аерылып китәргә теләсә, мин аны җибәрә алмаячакмын. Юк! Мин аны җибәрмәс өчен мөмкин булганны һәм мөмкин булмаганны да эшләячәкмен. Әгәр Руслан китсә, миңа үләргә туры киләчәк. Чөнки мин бу югалтуны күтәрә алмаячакмын.
Руслан, «суынгач», өйгә кайтты. Мин аннан гафу итүен сорадым. Шикләнеп түгел, борчылып кына телефонын карарга булуымны аңлаттым. «Синең проблемаларың бардыр, мине борчымас өчен сөйләмисеңдер, диеп курыктым, үзең җавап бирмәгәч, телефоныңны алып тикшерергә булдым», – дидем. Руслан миңа әле ачулы иде. Әмма ул бу юлы кычкырмады. Ул тыныч итеп кенә сөйләште. «Тагын бер тапкыр минем телефонымны ачып каравыңны белсәм, кичерә алмаячакмын», – диде. Мин аңа «мондый хәл башка кабатланмаячак» дип сүз бирдем. Бурычлар турында сак кына сорап карарга булдым. «Минем бернинди бурычым да юк, мин сиңа шулай дигәнмен икән – син шуңа ышанырга тиеш», – диеп җавап бирде Руслан. «Хатын-кыз ир сүзеннән артыкны белмәскә, күрмәскә, ишетмәскә тиеш, мин сиңа әйткән хаклык кына бар, башка төрле дөреслек юк», – диде. Мин, килешүемне белдереп, башымны гына кактым. Бу тема башка күтәрелмәде.
Руслан миннән бала таләп итә башлады. «Кеше баласы үстереп гомерем узып киткәнче, син миңа үз баламны да табарга тиешсең. Бу – хатынның ире каршындагы төп бурычларының берсе. Бала да табып бирмәгәч, нәрсәгә дип хатын иттем соң мин сине?!» – диде. Мине Русланның дорфа сөйләшүе кыерсыта иде. Шунлыктан минем күзләрем яшьләнә, елап җибәрә ала идем. Мондый вакытларда Русланның ачуы чыга. Ул миңа бик яман итеп кычкыра башлый. «Яшь агызып утырма минем каршыда, елаган кешене җенем сөйми, күземә күренмә, башка бүлмәдә ула, бар!» – дип тузына. Ачуланган вакытта Русланның мине берничә мәртәбә каты итеп этеп җибәргәне дә булды.
Руслан миңа суга ала, дип ышанмый идем. Шуңа күрә анысыннан курыкмадым. Көтмәдем. Әмма көннәрнең берендә Русланның учы яңагыма килеп сыланды... Аның белән килешмичә, үз фикеремне белдерүемне ошатмады Руслан. «Авыртамы? Авыртсын! Үзеңне дөрес тотсаң, авыртмаган була иде. Сүземне тыңласаң, кыйнамый идем. Әмма син яхшы итеп аңлатканны аңламыйсың шул. Начар итеп әйткәнне генә ишетәсең», – диде. Ул үзен гаепле итеп хис итмәде. Үкенмәде. Гафу сорамады.
Әкияттәгечә башланган мәхәббәт тарихын кырыс чынбарлык алмаштырды. Элек мине кулларында гына күтәреп йөрткән Руслан көннән-көн тупасланды. Минем әле бер җирем, әле икенче җирем белән канәгатьсезлеген белдерә башлады. Мин исә аңа ничек тә ярарга тырыштым. Әмма ул барыбер миннән риза булмады. Түбәнсетте, мыскыллап көлде. Тавыш күтәреп, ямьсез сүзләр әйтеп, мине бик нык кыерсытты. Моны күреп, улым куркып елый торган булды. Минем теләсә кайсы хәрәкәтем, эшем, гамәлем бер сәбәпсез Русланның ачуын чыгарды. Ул миңа кычкырырга гына торды.
Мин Руслан белән бәхетле булмавымны сизә, тоя башладым. Әмма Руслан белән аерылышу турында уйлап та карамадым. Мин аны югалтудан курыктым. Русланнан башка тормышымны күз алдыма китерә алмадым. Дөрес, безнең мөнәсәбәтләр яхшы хәлдә түгел иде. Мин алар өстендә эшләргә кирәк, кителгән мәхәббәтебезне төзәтергә кирәк, тырышырга кирәк, дигән фикердә нык тордым. Руслан миннән китәргә уйламаса ярар иде, диеп теләдем. Барысы да элеккечә булсын, мәхәббәтебез кире кайтсын, диеп тырыштым. Гаепне үземнән күрдем. «Мин генә гаепле, минем аркада гына мөнәсәбәтләребез бозылды», – диеп үземне сүктем. Русланның хисләре юкка гына сүрелмәгәндер, мин чыннан да үземне начар яктан күрсәткәнмендер, дидем.
Мин йөккә уза алмый азапландым. Моның өчен Русланнан ниләр генә ишетмәдем. «Хатын-кызның бердәнбер сәләте – бала табу, анысын да булдыра алмыйсың, булдыксыз!» – дип кимсетте. Мин иремне бәхетле итәргә теләдем. Һәр яңа ай саен яңа өметемне кабыздым, йөккә узуымны көттем. Ходайдан сорадым. Өзми-куймый ялвардым. Балага узсам, Русланның элекке җылылыгы, назы, мәхәббәте, ихтирамы кире кайтыр, диеп өметләндем. Ул мине янәдән кулларында күтәреп йөртер, дип ышандым. Уртак бала безнең мөнәсәбәтләрне ныгытыр, араларыбызны җылытыр, тормышыбызны тулы итәр, дидем. Тик юк... Булмады.
Руслан көннән-көн азды. Ачуланышкан чакта миңа яный башлады. «Хәзер үк авызыңны япмасаң, тагын сугып яптырам» ише сүзләре мине чын-чынлап куркыта. «Син элек фәлән идең, хәзер – төгән», «элек болай итми идең, ә хәзер – шулай итәсең», – диеп, минем җитешсезлекләремә төртеп күрсәтә. «Син минем мондый мөнәсәбәтемне үзең сорап алдың. Синнән башка бер гаепле кеше дә юк. Элек барысы да яхшы иде. Аннары син үзгәрдең. Мин синең чын йөзеңне күрдем. Һәм сиңа карата хөрмәтем дә, мәхәббәтем дә чәлпәрәмә килде. Үзеңне генә гаеплә», – ди. Мин Русланга ышандым. Аның сүзләрендә хаклык бардыр, дидем. Ул бит мине чыннан да элек үлеп яратты. Аннары мөнәсәбәтләребезне кырау суккандай итте. Әллә нәрсә булды безгә.
Мин үземне үзгәртергә карар кылдым. Хөрмәткә, яхшы мөнәсәбәткә лаек чын хатын-кыз булырга өйрәнергә ниятләдем. Әгәр минем ирем начар якка үзгәргән икән – димәк, мин аңа үземне начар яктан күрсәткәнмен, шундый мөнәсәбәтне сорап алганмын, мөгаен, дип уйладым. Хатын-кыз белеп эш итсә, теләсә кайсы ир-атны «йомшак песи»гә әверелдерә ала, дип ышандым. Руслан белән назлы итеп сөйләшергә, бәхәсләшмәскә, тавыш күтәрмәскә, тәмле телле, тыйнак, тыңлаучан, елмаеп кына торучан, йомшак һәм ачык йөзле булырга тырышачакмын, диеп үз-үземә сүз бирдем.
Минем тырышлыкларым бөтенләй нәтиҗә бирмәде, дисәм, ялган булыр. Вакыт-вакыт безнең арада җылы йөгереп ала шулай да. Әмма мин дә озакка түзмим, Руслан да тиздән янә ачулы, кырыс, тупас кешегә әверелә. Без кабат ачуланыша, кычкырыша башлыйбыз. Аннары тагын мөнәсәбәтләр җайлана. Аннары... янәдән кычкырыш-талаш.
Руслан кызу канлы, тиз кабынып китә торган кешегә әйләнде. Аз гына аңа ошамый торган берәр нәрсә булдымы – зурдан кубып тавыш күтәрә. Юыну бүлмәсенә чиста сөлге элеп куярга җитешмәгән өчен дә йөз сүзгә җитә. Юктан гына да кыза, ачуы чыга, җенләнә башлый. Аз гына аңа ярамый торган сүз әйтсәң, башта туйганчы кычкыра, аннары миңа арты белән борыла. Ялына-ялына гафу сорасаң да, озак сөйләшми йөри.
Бала каршында миңа сукканы да булды. «Ул күргәндә булса да миңа тимә», – диеп кешечә сорадым. Әмма Руслан мине ишетмәде. Бала каршында ачуланышудан, ызгышудан, тарткалашудан туктамады. Аның миңа сугуын, кычкыруын, мине елатуын күреп, улымның Русланнан күңеле кайткан булса кирәк. Ул аны яратмавын, безнең өйдән китүен теләвен әйтә башлады. Мин исә, алдап-йолдап, улымны «безнең әтинең» иң яхшы кеше булуына ышандырырырга тырыштым. Әмма балалар бездән дә акыллырак бит алар. Мин Русланның тау кадәр начарлыгына күз йома алсам, кичсәм, улым кичермәде. Ул Русланның бер начарлыгын да онытмады. «Мин ир балага ата тәрбиясе бирәм», – диеп улымны кыйнаганнарын мин дә онытмадым, хәер. «Син аны хатын-кыз кебек җебегән итеп үстерәсең, ир бала каты тәрбия күреп үсәргә тиеш, әти кешедән куркып торырга тиеш, ир балага каеш эләгергә тиеш ул», – ди иде Руслан. Мин өлешчә килешәм. Әти тәрбиясе кирәк малай кешегә. Бераз «эләктереп» алу да ярый. Әмма улымны юк кына ярамаган эше өчен елата-елата суккалаганын күреп, йөрәгем сызлый. Тик туктата да алмыйм. Чөнки ул улыбызны әти кеше буларак тәрбияләгәндә, мин кысылырга тиеш түгел.
Русланның кимчелекләре шуның белән генә чикләнсә иде шул... Ул минем эшкә нинди кыяфәттә китүемне, ничек киенүемне, бизәнүемне тикшерә. Кысыбрак тора торган итәк кисәм, икенчене кияргә мәҗбүр итә. «Кемне каратам дип андыйны кидең?» – ди. «Иренеңне артык кызарткансың, фахишәләрнеке төсле, бар, сөртеп ат», – дип, минем ничек бизәнүемне үк тикшереп чыгарып җибәрә өйдән. Бер сәбәпсез көнләшергә мөмкин. «Мин синең өйдән чыгып киткәч кайда, кемнәр белән, ни эшләп йөргәнеңне каян белим?» – ди.
Берзаман ахирәтем белән язышкан хатларымны укып, иремнән зарлануымны ошатмыйча, Руслан өйдә тавыш куптаргач, мин аның телефонымдагы бар нәрсәне карап, тикшереп, укып торганын белеп алдым. «Син минем телефонны актарасың булып чыгамы?» – дип сорагач та, ул мине гаепле итеп калдырды. «Син үзең беренче булып минем телефонны актардың. Әгәр син башламаган булсаң, мин дә синекенә тимәгән була идем. Һәр нәрсәне уйлап эшләргә кирәк», – диде.
Мин Русланга озак чыдадым. Күпне кичердем. Бик күп нәрсәгә күзләремне йомдым. Русланны югалтмаска була бар нәрсәне кабул иттем, тешләрем кысып түздем. Руслан мине бик нык рәнҗеткән, кимсеткән, кыйнаган чакларда да сабыр иттем. Аны түгел, үземне гаепләдем. Үземне үзгәртергә тырыштым. Мин начар хатындыр, миңа тегендирәк, мондыйрак булырга кирәктер, дидем. Иремә ярарга тырыштым. Ул миннән кәнәгать булсын дип, баламны кыйнаган чакта да, кысылмыйча, бер сүз әйтмичә, карап тордым. Русланның мәхәббәтенә лаек булыр өчен нәрсә генә эшләмәдем. Һәм минем сабырлыгым әле тагын бик күпкә җитәр төсле иде.
Әмма көннәрнең берендә сабырлыкның төбенә терәлдем мин...
Русланның мине канга батырганчы беренче тапкыр кыйнавы иде ул. Мин ул көнне беркайчан онытмам. Ул көнне мин беренче тапкыр Русланга карата чын-чынлап нәфрәт кичердем. Нәкъ әнә шул мизгелдә мин Русланнан качарга, котылырга, чабарга вакыт җиткәнлеген аңладым. «Миңа ярдәм кирәк», – дигән уйдан кинәт «уянып» киткәндәй иттем. Миңа бит, чыннан да, күптән ярдәм кирәк. Мин бит сукыр. Мин шушы гомер Русланның безне коточкыч тормышта яшәткәнен күрмәдем. Күрергә теләмәдемме... Кем дә булса миңа ярдәм итмәсә, мин аны кабат һәм кабат кичерәчәкмен. Мин беләм. Шулай булачак. Чөнки мин Русланны яратам. Мин авыру мәхәббәт белән яратам аны. Һәм миңа бу авыруны дәваларга кирәк. Үзем хакына булмаса, балам хакына. Шушы уйларның минем башыма «тибүе» – минем «җиңүемне» аңлата иде. Нәкъ шул көнне мин «җиңдем». Чөнки авыру мәхәббәтне җиңәр өчен, аның сәламәт түгел икәненә инану шарт. Кеше моны таныган икән – димәк, өмет бар. Ул җиңәчәк. Котылачак. Дәваланачак. Мин моны үземнән чыгып әйтәм.
Шушы көннән мин үземнең язмышымны төзәтергә тотындым. Бертуган апама Русланның нинди кеше булуын ачыктан сөйләдем, ярдәм сорадым. Апа белән аның ире миңа Русланнан аерылырга булышты. Мин балам белән элекке фатирдан күчендем. Психолог белән шөгыльләндем. Үземне аякка бастырдым. Яңабаштан яшәргә өйрәндем.
Бүген мин бу тарихны искә алганда бернинди эмоция дә кичермим. Мин язмышымның ул бүлеген үттем инде. Үткәндә калдырдым. Кичердем. Минем бу тарихым бер генә хатын-кызга да таныш булмаса иде...».
Психолог Алсу Минһаҗевадан героиняның тарихына анализ
«Бу тарих бик күп хатын-кызларның язмышы белән аваздаш. Миңа терапиягә килгән һәр бишенче хатын-кыз – шундый юлны үткән була. Әлеге тарихта без классик абьюзер һәм аның корбанын күрәбез. «Абьюз» дигән термин белән гадәттә физик, психологик һәм сексуаль көчләүне, мәсхәрәләүне билгелиләр. Фәнни терминологиядә абьюзер – үзенең якын кешесен, сөйгән ярын, коллегасын, дустын мыскыл итүче, аны җәберләүче, аның теләкләренә игътибар бирмәүче, билгеле бер гамәлләргә этәрүче, мәҗбүриләп үзенә буйсындырып яшәтүче яки аңа карата физик көч кулланучы кеше. Аеруча еш очракта абьюз сөйгән ярлар арасында яши. Абьюзның кайсыбер күренешләрен мәхәббәт белән бутавы да җиңел. Безнең героиня да, нәкъ әнә шул сәбәпле, абьюз корбаны булуын соң абайлап ала.
Бу тарих белән танышканда, мин абьюзның әллә ничә формасын күреп алдым. Алар күзгә ташланып тора. Әмма мәхәббәттән «исергән» хатын-кызлар (ир-атлар да абьюз корбаны була ала) аларны ансат кына күреп ала алмаска мөмкин. Шуңа күрә мин аларны тезислап тезеп төшәр идем:
1. Героиня, Руслан белән танышкач ук, аның артык идеаль булуын билгели. Абьюзер үзенең беркемгә дә охшамаган, дөньяда бердәнбер, алыштыргысыз ир-ат булуына ышандыра алган. Шулай итеп, героиня аннан һич начарлык көтми. Чөнки аның «яхшы кеше булуы йөзенә язылган».
2. Абьюзер героиняга беркайчан күрмәгән, белмәгән нәрсәләрен бирә. Ул аның сабый чагында канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗларын «яба». Бүләкләр, күчтәнәчләр, тәм-том, чәчәк бәйләмнәре белән сөендерә, проблемаларын хәл итәргә ашыга. Героиня тиз арада «ансыз яши алмавын» сизә башлый.
3. Абьюзер корбанын артык тиз үзенеке итәргә омтыла. Андый ир-атлар, гадәттә, 1-2 ай очрашып йөргәннән соң, хатын-кызны кияүгә чакыра, бала алып кайтырга ашыктыра башлый. Руслан да героиняны, танышуларына 1 ай да булмаган килеш, гаиләсе янына алып килмәкче була. Мондый җитди адымны ясар өчен 1 ай – чыннан да бик аз вакыт.
4. Русланның алдан килешмәгән, сөйләшмәгән килеш, «мин бүген киләм», «10 минуттан синең янга килергә чыгам» диеп хәбәр итә торган гадәте бар. Абьюзер «юк» дигән җавапны кабул итә белми. Ул сөйгәненең фикерен санга сукмый. Аны уңайсыз хәлгә куюдан курыкмый.
5. Акча белән проблемалары башлангач, Руслан борчуга бирелгән героиняны сөйләшмичә интектерә. «Сиңа моның өчен борчылырга кирәкми, бу темага кабат әйләнеп кайтмыйбыз» кебек сүзләр белән, ул ачыктан-ачык сөйләшүдән кача. Героиняның дөреслекне белүен аңлагач, ул аңа бернәрсәне дә аңлатырга кирәк дип тапмый. Теманы «кырт кисеп» ябып куя. Сөйгәнен хафага салуын ул аңлый, әмма аны бу борчымый.
6. Абьюзер героиняны элекке сөйгәннәре белән чагыштыра. Руслан «элекке хатыным белән чагыштырганда, син – чын фәрештә», «элекке хатыным фәлән иде, төгән иде, ә менә син андый түгел, син бөтенләй икенче, син – минем хыялымдагы хатын-кыз», «элекке хатыным тегеләй итә иде, болай эшли иде, ярый әле син андый түгел, син – башка» кебек сүзләр куллана. Бу – бик начар билге. Үзенең элекке сөйгәнен кимсетеп сөйләгән кеше сине дә кайчандыр кимсетә башлавы бик ихтимал. Элекке сөйгәннәрен ихтирам белән искә ала алмаган кеше яңа мөнәсәбәтләргә әзер була алмый.
7. Абьюзер сөйгәненең һәр адымын контрольдә тотарга тырыша. «Син кайда? Мин синең өчен борчылам», «Соңга кадәр йөрмә, сәгать 7дән калма», «Синең янда кемнәр бар? Фотога төшереп җибәр» ише сүзләр – кайгырту билгесе түгел!
8. Руслан, героиняның телефонын ачып каравын аңлагач, аңа ташлана. Телефонындагы яшерен нәрсәләр өчен җавап тотмас өчен, ул героиняны гаепли. «Сиңа булган ышанычымны салып таптадың! Мин моннан соң сиңа ышана алмаячакмын!» ише сүзләр белән аны куркытмакчы була.
9. Абьюзер корбанына карата физик көч куллана. Суккан өчен гаепне үзеннән төшерә. «Үзеңне дөрес тотсаң, авыртмаган була иде. Әмма син яхшы итеп аңлатканны аңламыйсың шул. Начар итеп әйткәнне генә ишетәсең» кебек сүзләр белән үзенең адымын аклый. Моннан тыш, ул балага карата да физик көч куллана. «Мин ир балага ата тәрбиясе бирәм», – дип, үзенең гамәлен аклый, җаваплылыктан кача.
10. Абьюзер хатын-кызларга карата нәфрәт кичерә, аларны түбәнсетә, ир-атлардан ким күрә. Героиня йөккә уза алмагач, Руслан: «Хатын-кызның бердәнбер сәләте – бала табу, анысын да булдыра алмыйсың, булдыксыз!» – ди.
11. Абьюзер героиняның нинди кыяфәттә эшкә баруын, ничек киенүен, бизәнүен тикшерә. Героиняның үзе теләгәнчә киенү иреге юк.
12. Абьюзер бер сәбәпсез көнләшә. «Мин синең өйдән чыгып киткәч кайда, кемнәр белән, ни эшләп йөргәнеңне каян белим?» – дип, Руслан героиняга ышанмавын, шикләнүен күрсәтә.