Ставропольдәге ат заводында атлар күпләп үлгәннән соң җинаять эше ачылган. Зоояклаучылар фикеренчә, хуҗа кеше хайваннарны махсус рәвештә ачтан интектергән, начар шартларда асраган, ә атлар үлгәч, аларның үләксәләрен дә юкка чыгармаган. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.
Видеода күренгәнчә, каны агып торган ат пычрак, күбекләнеп беткән суны эчәргә тырыша. Әмма зоояклаучылар ат заводында төшергән иң куркыныч кадр бу гына түгел әле.
«Алар кибеп корыган бит. Кызыл салам, череп беткән әйбер ашыйлар», – дип сөйли шаһитлар.
Үлгән хайваннар да җирдә ята, бер күчкә җыелган үләксәләр дә бар. Бу хәл дөньяга таралгач, оешма җитәкчелеге атларның күпләп үлүен яшерергә тырышкан, дип сөйләгән волонтерлар. Алар күрсәткән кадрларда үләксәләрнең бер өлешен яндырулары, ә калганын күмеп куюлары күренә.
«Менә монда күмелгән өем. Монда трактор белән тигезләп куйганнар. Өстенә туфрак сипкәннәр. Үлгән атларның үләксәләре җир өстендә ята», – диелә видеода.
«Үлгән атлар аунап ята иде»
Зоояклаучылар исәпләп чыгарганча, ел башыннан бирле генә дә якынча 50 ат үлгән. Салкыннар вакытында азык булса да, ул җитәрлек булмаган. Йончыган терлекләргә тиешле тәрбия булмаган. Яз җиткәч исә, бу хәлнең коточкыч булуын җирле халык та сизеп ала.
«Мин конюшня тирәсендә яшим – тончыгып беттем. Күргәнегезчә, тавышым юк, 1 атна буе косканмындыр. Үлгән атлар аунап ята иде – күз алдыгызга китерәсезме үләксә исе ничек аңкып торганын. Алар таркала башлаган иде инде», – дип сөйләгән шунда яшәүче Татьяна Кожура.
Күзәтчелек ведомстволары тикшерү башлар алдыннан, алдагы көнне генә ат заводы җитәкчелеге бу проблеманың эзен юарга тырышып карый, бер йөк машинасы ашлык кайтарта. Шулай да, Россельхознадзор хезмәткәрләре хокук бозуларны ачыклаган.
«Атларны вакытлыча һәм даими асрау биналарының торышы канәгатьләнерлек түгел. «Ставропольский» токым заводы терлекләрне азык белән тәэмин итми. Хайваннарның бер өлешендә йончу билгеләре бар», – дип хәбәр иткән Россельхознадзорның Төньяк Кавказ төбәкара идарәсенең дәүләт ветеринария контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Вячеслав Юдин.
Җинаять эше
Оешма җитәкчесе – Сириядә туып-үскән кеше, үзе арендага алган бу җирләрдән бик яхшы керем ала. Бу акча кая китә һәм ни өчен аларның хайваннар асрауга җитмәвен район администрациясе ачыклый.
«Монда 800 гектарга якын җир – көтүлек һәм печән җитештерү өчен файдаланыла. Үз вәкаләтләребез буенча җир кишәрлеген куллануда хокук бозулар булуын яки булмавын тикшерәчәкбез. Ягъни, монда бернинди дә чәчүлек җире булмаска тиеш – нәкъ менә печән җире һәм малларны көтүгә җыгара торган җир булырга тиеш», – дигән Ставрополь краеның Александров округы башлыгы Александр Щекин.
Хәер, малларга карата кырыс мөнәсәбәт фактларын ат заводы хезмәткәрләре «ялган» дип атый: янәсе, атлар карт һәм саны да аз булган.
«Тугыз. Документларда ничек булса, фактта да тугыз яки ун ат. 2001, 2002 елгы сигез баш ат. Якынча 25 ел – бу атларның максималь яше», – дигәннәр ат заводында.
Хәзер бу версияне күзәтчелек органнары өйрәнәчәк. Прокуратура «Хайваннарга карата кырыс мөнәсәбәт» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Тикшерү комитеты Бастрыкин бу тикшерүне шәхси контроленә алган.