Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иранда, хакимияткә каршы чыккан өчен, элекке президентның кызын 5 елга утыртканнар

news_top_970_100
Иранда, хакимияткә каршы чыккан өчен, элекке президентның кызын 5 елга утыртканнар

Иранда элекке президент Али Акбар Хашеми Рафсанджаниның кызы Фаизәне, хөкүмәткә каршы акцияләрдә катнашкан өчен, 5 елга төрмәгә утыртканнар, дип хәбәр итә Төркиянең «Анадолу» агентлыгы.

Иранда сентябрь аенда полиция участогында 22 яшьлек кыз Махса Амини үлгәннән соң протест акцияләре бара. Кызны, шәригатьчә киенмәүдә гаепләп, полиция кулга ала, ул шунда алган тән җәрәхәтләреннән үлә. Бу вакыйгадан соң Иран хатын-кызлары әхлак полициясен юкка чыгаруны таләп итә, бераздан бу протестлар хакимияткә каршы чыгу акцияләренә әйләнә.

Фаизә Хашемины, адвокаиты Нида Шамс Twitter га язуынча, судьялар режимга каршы пропагандада гаепли. Фаизә үзе 27 сентябрьдә үк кулга алынган булган. 

Декабрьдә рәсми хакимият протест акцияләренә бәйле бәрелешләрдә 200 кеше һәлак булуы турында хәбәр итә. Чит илләрдәге хокук саклау оешмалары «476 кеше һәлак булган» ди.

Иран рәсми мәгълүмат чаралары 60 хокук сакчысының һәлак булуын һәм каршылык акцияләрендә катнашкан 1000 кешенең кулга алынуын хәбәр итә.

Иранда 4 кеше үлем җәзасына хөкем ителде.

Октябрь аенда 19 яшьлек Мөхәммәд Буругани, полициягә һөҗүм итүдә гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителде. 

5 гыйнварда 18 яшьлек Аршия Тедестан, иҗтимагый тынычлыкны бозуда, дәүләт милкенә зыян китерүдә гаепләнеп, үлемгә хөкем ителде. 

7 гыйнварда протест акцияләрендә катнашкан ике кеше – Мөхәммәд Мәһди Кереми һәм Сеид Мөхәммәд Хөсәйни үлем җәзасына хөкем ителгән. Алар полициягә һөҗүмдә гаепләнә. Үлемгә хөкем ителүчеләр 5 кеше булган, өчесенең гаепләре ул кадәр зур түгел, дип табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100