Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иранда протестлар: «Җыелып килгән каршылык тышка бәреп чыккан»

Иранда 16 сентябрьдән бирле протестлар бара. Мөселман илендә хатын-кызлар демонстратив рәвештә хиҗабларын яндыра, чәчләрен кисә, халык урамга чыга. «Интертат» хәбәрчесе Иранга күзәтү ясый.

news_top_970_100
Иранда протестлар: «Җыелып килгән каршылык тышка бәреп чыккан»
Илнар Төхбәтов

Иранда 22 яшьлек Махса Амини исемле кызның фаҗигале үлеменнән башланган протестлар һаман да тынмый. Мөселман илендә хатын-кызлар демонстратив рәвештә хиҗабларын яндыра, чәчләрен кисә, халык, урамга чыгып, хакимияткә ризасызлыгын белдерә.

Махса Амини

Махса Амини Иранның көнбатышындагы Көрдестан провинциясендә туган. Көрдләр яшәгән бу провинциядәге күтәрелешләрне Иран хакимиятенең инде бастырганы булган иде.

Интернетта таралган мәгълүматлар буенча, 14 сентябрьдә кызны Иран башкаласы Тәһранда әхлак полициясе «хиҗабы дөрес киелмәгән» дигән сылтау белән кулга ала. Аның абыйсы Киареш дәгъва белдергәч, кызны 1 сәгатьтән җибәрәчәкбез диләр. Әмма берничә сәгатьтән ул аңын югалткан хәлдә хастаханәгә китерелә һәм ике көннән аңына килмичә вафат була.

Кайбер чыганаклар «Әхлак полициясе бу кызны, исламча «дөрес киенмәгән» өчен, полиция бүлегендә кыйнап үтергән» дип хәбәр итә. Илнең рәсми мәгълүмат чаралары кыз үз үлеме белән якты дөньядан киткәнен белдерә. Кайсы як нәрсә дип кенә әйтсә дә, фаҗига полиция бүлегендә булганын беркем яшерми.

Кызның үлеме ил җитәкчелегенә каршы протестлар тудыра. Аны җирләгәндә дә полиция белән бәрелешләр була. Иран хакимияте шул ук көнне диярлек ашыгыч рәвештә чаралар күрә башлады. Гаепле дип шикләнгән полицейскийлар кулга алынды. Ил башлыгы фаҗигане җентекләп тикшерергә шәхсән әмер бирде, әмма протестлар туктамый.

Без дөреслекнең кем ягында икәнен төгәл әйтә алмыйбыз. Бу уңайдан Иранга күзәтү ясасак, «Интертат» укучыларына кызыклы булыр иде.

«Хатын-кызларның кара пәрәнҗәдән төренеп йөрүләрен дресс-код буларак кабул итәргә кирәк»

Якын Көнчыгыш илләре буенча белгеч, филология фәннәре кандидаты, Иранда экспедициядә булган Азат Ахунов «Интертат» хәбәрчесенә фикерләрен җиткерде.

Иран Көрдестаныннан килгән кызның фаҗигале үлеме бик сәер. Егылганмы ул, башка сәбәпме, дөресен белүе кыен. Иран хатын-кызларын тышкы кыяфәт өчен генә полициягә алып китмиләр, – диде Азат Ахунов. – Хокук сакчылары ни өчен көрдләр провинциясе кешесе белән кызыксынганын без әйтә алмыйбыз. Шулай да, 22 яшьлек кызның фаҗигале үлеме протестлар уятты. Минемчә, бу – хатын-кызларның дәүләт кушканча киенергә теләмәве белән бәйле. Кайберәүләренең җыелып килгән каршылыгы тышка бәреп чыккан, – дип аңлатты галим.

Иранның сәяси системасы исламга нигезләнгәч, күпләр аны Согуд Гарәбстаны кебек дини дәүләт дип күзаллый. Чынлыкта, алай ук түгел икән. 1979 елда булган ислам революциясенә кадәр, Иран дөньяви дәүләт саналган, ягъни хатын-кызлар, бездәге кебек, кыска итәкләр белән дә йөри алган.

Азат Ахунов

Дәүләт структураларында ислам таләпләре үтәлсә дә, халкы чынлап торып дингә бирелгән, дип әйтеп булмый. 2014-2015 елларда мин анда ике мәртәбә булдым. Илнең башкаласы Таһранда мәчетләр дә әллә ни күп күренмәде, юкса, ислам дәүләтендә ул һәр мәхәлләдә булырга тиеш кебек. Халык көн саен мәчеткә йөри, дип тә әйтә алмыйм. Җомга намазына гына күпләп җыелганнарын күрдем.

Хатын-кызларның кара пәрәнҗәдән төренеп йөрүләрен дресс-код буларак кабул итәргә кирәк. Таләп ителгәч, алар мәктәпләрдә, дәүләт оешмаларында шулай киенеп йөриләр. Гадәти тормышта кешеләр бик җиңел, ачык киенә. Урамда сыланып торган чалбардан, артык озын булмаган итәктән йөргән хатын-кызлар күзгә еш чалына. Тагын бер әйбергә игътибар иттем: хатын-кызларның 90 проценты, самолетка утыру белән, яулыкларын салып куйдылар. Казанга футбол чемпионатына да Ираннан җанатарлар килгән иде. Алар кара пәрәнҗә бөркәнеп йөрмәде бит. Димәк, Иран кызларының күңел түрләрендә яулыкка ихтыяҗлары юк. Безнең мөселман хатын-кызлар, киресенчә, яулык бөркәнеп паспортка төшү хокукын алу өчен күпме көрәшеп йөрделәр.

Мин Иранны чын демократик дәүләт дип әйтәсем килә, чөнки халыкка берәр нәрсә ошамаса, урамга чыгып, үз позициясен белдерә.

Сайлаулардан соң протест акцияләре дә анда гадәти күренеш. Шуңа күрә Иранда автократия, халыкка басым көчле, дип әйтеп булмый. Иран ислам дәүләтенә әверелгән чорның беренче елларында шәригать полициясе тарафыннан дөрес киенмәгән хатын-кызларны кулга алулар булган. Хәзер андый әйберләр бөтенләй юк. Басым югары булган саен, каршылык көчәйгәнен дәүләт яхшы аңлый, – дип сөйләде Азат Ахунов.

  • Иран 1979 елдан бирле Иран Ислам Республикасы дип атала. 1935 елга кадәр ул Персия (Фарсы иле) булган. Иран көнбатышта Гыйрак белән, төньяк-көнбатышта – Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Төркия белән, төньякта – Төрекмәнстан, көнчыгышта – Әфганстан һәм Пакистан белән чиктәш. Иран төньяктан Каспий диңгезе, ә көньяктан Һинд океанының Фарсы һәм Оман култыклары белән юыла. 1,7 млн километр квадрат мәйданы белән, дөньяда зурлыгы буенча 17нче урында тора. Россиядән 10 тапкырга кечерәк.
  • Илдә якынча 75 млн кеше яши. Аларның 61 проценты фарсылар, 16 проценты азәрбайҗаннар, 10 проценты көрдләр, 6 проценты лурлар, калган 7 проценты – башка халыклар, шул исәптән гарәпләр һәм төрекмәннәр.
  • 1979 елга кадәр Иран Көнбатыш илләре тарафдары булган. 1979 елда американизмга каршы дулкында килеп чыккан ислам революциясе тышкы сәясәтне тулысынча үзгәртә. Шул заманнан бирле бүгенге көнгә кадәр Иран белән АКШ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелгән. Көнбатыш илләр белән салкын мөнәсәбәттә булуына карамастан, Иран икътисады ислам дөньясында дүртенче, ә Көнбатыш Азиядә икенче урынны (Төркиядән генә калыша) алып тора, технологик яктан төбәкнең иң алдынгы илләреннән исәпләнә. Ил нефть һәм табигый газ запасларына бай.
  • Персия күп гасырлар дәвамында Көнчыгышта төп рольләрнең берсен уйнаучы дәүләт булган.

Иран кызлары. 1960 еллардагы фото

Иранның рәсми сайтыннан фото. 

Фото: © irna.ir

«Хатын-кызларны протестка чакыру махсус эшләнелә, чөнки ил башлыгы Америкага каршы сәясәт алып бара»

Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты Альберт Белоглазов Махса Амининың үлеме Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә Иранга каршы махсус күпертелә, дип фаразлады.

Хатын-кызларны протестка чакыру махсус эшләнелә. Боларның барысы да ил башлыгы Ибраһим Рәисигә төбәлгән, чөнки ул Америкага каршы сәясәт алып бара, ә соңгы вакытта Владимир Путин белән элемтәләре ныгый бара, – диде КФУ галиме.

Альбер Белоглазов «Интертат» хәбәрчесенә Россия белән Иран багланышлары турында сөйләде.

Альберт Белоглазов

Фото: © А.Белоглазовның шәхси архивыннан

Иран белән Россия дөньядагы күп мәсьәләләргә уртак карашта. Алар икесе дә күп полярлы дөнья кирәклеген белдерә, санкцияләргә һәм АКШның өстенлегенә каршы чыга. Иң югары дәрәҗәдәге очрашулар ешайды. Быел гына да ил башлыклары дүрт мәртәбә – 19 гыйнварда Мәскәүдә, 29 июньдә Ашхабадта, 19 июльдә Таһранда һәм 15 сентябрьдә Сәмәркандта – очрашты. Ике ил дә «Астана форматы» буенча Сириядәге конфликтны хәл итү эшендә катнаша, Каспий проблемасына карата карашлары максималь якынлашты. Россия Иранның атом программасы буенча 6 ил арасындагы килешүләрне кабат башлап җибәрү өчен актив тырыша. Иран ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) составына керү алдында тора. Быел Сәмәркандта бөтен мәсьәләләр хәл ителде. Россия Иранны ШОС составына кертү өчен шулай ук актив эш алып бара.

Икътисади планны карасак, ике ил арасында товар әйләнеше кисәк артуы күзәтелә. 2021 елда товар әйләнеше, алдагы елдан 81 процентка артып, 4 млрд долларга җиткән. Иран базарына Россиянең күп кенә компанияләре, шул исәптән «КамАЗ» да кергән. Югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек көтелә. Иран бу юнәлеш буенча шактый алга бара. Мәсәлән, ул пилотсыз оча торган аппаратлар линейкасын җитештерә башлады. Күптән түгел генә Россия Иран заказы буенча Хайям спутнигы очырды. Хәрби-техник хезмәттәшлек тә үсештә. Иранга Россия С-300 зенит-ракета комплексы сатты.

Мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек күренә. Иран – Казанда узучы «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестиваленең даими катнашучысы.

Россия белән Иран арасында стратегик партнерлык турында яңа зур килешү әзерләнә. Димәк, тиздән мөнәсәбәтләр сыйфатлырак дәрәҗәгә күчәчәк, – дип аңлатты Альберт Белоглазов.

«Бабаларыбыз фарсылар белән борынгыдан дус булган»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков татарлар белән фарсыларның борынгыдан килгән багланышларын искә алды.

Дамир Исхаков

Фото: © Салават Камалетдинов

Иранның төп халкы – фарсылар белән төркиләр. Төркиләрнең күпчелеген азәрбайҗаннар тәшкил итә. Аларның саны Азәрбайҗанның үзенә караганда күбрәк, – диде Дамир Исхаков. – Иранда электән калган татарлар да бар. Моның турында онытырга ярамый. Бервакыт мин хәнәфи мәзһәбеннән бер мөфти белән очрашкан идем. Ул татар булып чыкты.

XIII-XIV гасырларда Иранда Чыңгызхан токымыннан булган Хулагуидлар династиясе хакимлек иткән. Шул заманнан бирле, күп гасырлар буе, хакимияттә фарсылар түгел, ә төркиләр торган.

Хәзер инде фарсыларның йогынтысы көчәйде. Илдә милли проблемалар килеп чыкмасын өчен, алар бердәмлекне дин белән сакламакчы булалар. Шулай да, милли каршылыклар гел беткән, димәс идем.

Бабаларыбыз фарсылар белән борынгыдан дус булган. Мәдрәсәләрдә фарсы теле гарәп теле белән беррәттән укытылган. Татарлар укыган Коръән китапларының бер өлеше фарсы телендә язылган. Безнең борынгыдан килгән мәдәни багланышлар барын онытмаска кирәк.

Иран – ул борынгы цивилизация иле, шуңа күрә Американың һәм Израильнең бик каты басымына чыдамлыгын саклый ала. Иран технологияләр ягыннан шактый алга китте. Россиянең кайбер технологияләрне аннан алып кайтуы юкка гына түгел. Иранда университет тормышы, фән нык үскән. Мин моны «борынгы цивилизация нәтиҗәсе» дип уйлыйм. Хәзер Иран атом коралы җитештерергә тырыша. Анда шуның өчен заводлар да төзелде. Моңа каршы Израиль белән Америка тора. Иран – ул бай һәм шактый алга киткән ил, ләкин Көнбатыш илләре аңа тагы да үсәргә каршылык тудыра, – дип аңлатты Дамир Исхаков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100