Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иранда президент Ибраһим Раисины соңгы юлга озатуда 3 млн кеше катнашкан

news_top_970_100

Иран Кораллы Көчләре Генераль штабы президент Ибраһим Раиси вертолеты белән булган һәлакәтне тикшерүнең якынча нәтиҗәләрен чыгарды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «ИРНА на Русском» Телеграм-каналы.

«ИРНА» агентлыгы, һәлакәттә чит көчләрнең тәэсире юк, дип бара:

– Һәлакәткә очраган вертолетның корпусында пуля эзләре табылмаган;

– Президент утырган вертолет югарыга менгәндә янып китә;

– Вертолет, һәлакәткә кадәр, башка 2 вертолет пилотлары белән элемтәдә булган;

– Вертолет тауга бәрелгәч кенә яна башлый;

– Раиси вертолетын эзләү, томан, салкын һава һәм рельефның катлаулы булуы аркасында, төн буена сузыла, һәлакәт урынны Иран беспилотнигы таба.

Мешхедта 3 млн кеше катнашындагы хушлашу мәрасименнән соң, Президент Раиси җәсәден Реза имам төрбәсенә алып киләләр.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Иран – Россия партнеры, без Иран халкы белән янәшә, дип белдерде.

Иран – Россиянең партнеры, һәм Мәскәү, Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Раиси һәм аның тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиян һәлак булганнан соң авыр вакытта Тәһран белән янәшә, диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100