Иран егетенә кияүгә чыккан татар кызының аянычлы тарихы: «Икенче хатын булганмын...»
18 яшендә күпләр «утка пешеп» карый, тиле ялгышлыклар, хаталар кыла, шул рәвешле акыл туплый, гомерлек тәҗрибә ала. Мин дә Эхсан белән иң җүләр чорымда – 18 яшемдә таныштым...
«Мин Чаллыда тудым. Әти-әниемнең бердәнбер иркә кызы булып үстем. Мәктәптә миңа телләр үзләштерү яхшы бирелде, инде 9нчы сыйныфтан ук киләчәктә инглиз теле укытучысы булу турындагы хыял белән яндым. Барысы да мин теләгәнчә барып чыкты – 11нче сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлап, имтиханнарымны уңышлы тапшырып, Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кабул ителдем». Унсигездәге кызның күңеле, чыгып очардай булып, яшьлегенең иң күңелле, иң матур чорына – студент тормышына ашыкты. Тик Диананы (исеме үзгәртелде) алда, яшьлекнең татлы көннәре белән беррәттән, ачылары да көткән икән шул...
«КФУда нинди генә илдән килеп укымыйлар икән студентлар... Кытайдан, Төркиядән, Казахстаннан, Ираннан килгән егет-кызлар белән таныштырды мине университет. Инглиз телендә сөйләшә алуым чит ил студентлары белән рәхәтләнеп аралашырга, бергә күңел ачу урыннарына йөрергә, тыгыз дуслык корырга мөмкинлек бирде. Без күмәкләшеп кафеларда аралашып утырдык, төнге клубларда күңел ачтык, Казанның барлык матур җирен айкадык. Без – яшь, ирекле һәм дәртле. Казандагы яңа тормыштан, яңа танышулардан, яңа эмоцияләрдән минем башларым әйләнде. Ә бәлки, минем башымны бөтенләй башка берәү әйләндергәндер…
Төнге клубларда тузынып биеп уздырган төннәрнең берсендә мин кара күзле, көдрәләнеп торган кара чәчле, искиткеч чибәр Иран егете белән таныштым. Шул көннән уемнан һич чыкмый. Мин дә аның игътибарын җәлеп иткәнмен булса кирәк – икенче көнне социаль челтәрдәге битемне табып, берничә фотосурәтем астында лайк калдырды. Тизрәк аның битенә кереп фотоларын карыйсы иттем. Аһ, аның күз карашы... Фотосурәт аша да исертә төсле. Менә шундый чибәр егетләр ник безнекеләр арасында юк икән ул?! Эхсанның бар җире дә килешле. Чит ил сериалларындагы төп рольне башкаручы берәр актер төсле, дисәм, һич арттырусыз булыр.
Тик бер нәрсә кәефне кырыпмы кырды...
Егетнең фотосурәтләре астында кызлардан комментарийлар бихисап... Җитмәсә, шуларның төче-төче комментарийларына җаваплар да язып утыра тегесе. Төскә-биткә чибәр булса, егет кеше шулай кызлар арасында популярлык казана шул инде ул. Эхсанның кызларны, шул исәптән мине дә үзенә гашыйк итүе гаҗәпләндерми, хәер: буй-сынга төз, озын, төскә-биткә чибәр, Ираннан килеп КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында 4нче курста укый, күпмедер дәрәҗәдә дини кеше, дип аңладым, уразалар тота, җомгаларын мәчеткә йөри. Идеаль егет!
Эхсан белән беренче күрешкән көннән бирле минем йөрәгем тынгы белмәде. Мин көннәр буе аның хакта уйлап, төннәр буе аның хакта хыялланып чыктым. Социаль челтәрләрдә бер-беребезгә язылдык язылуын, фотосурәтләребезне карап, лайклар куеп барабыз. Әмма ул миңа язмый да язмый! Мин исә һаман көтәм... Шулай фотосурәтләремне генә карап утырмакчы микәнни?!
Түземлегем бетте беркөн. Көттем-көттем дә үзем язарга булдым. Әйе, тоттым да үзем яздым Эхсанга. Бүгенге көндә беренче адымны ясау инде кыз кеше өчен дә гаеп эш түгел. Бер таныш кызым 6 ел егете белән очрашып йөргәннән соң, үзе өйләнешергә тәкъдим үк ясады. Туй уйнадылар, бер дигән яшәп яталар. Шундый заманда яшибез: егетләрдән булганчы, үзең өч кат эшләп өлгерәсең. Мин дә язмышымны үз кулларыма алырга булдым. Ул авызын ачып йөргәнне көтсәм, без бөтенләй фотосурәтләр астында лайк куешып утырудан ерак китә алмас идек, бәлки.
Яздым. Җавап үзен озак көттермәде. «Мин телефон аша озак язышып утырырга яратмыйм, риза булсаң, әйдә бүген үк кич белән берәр кая барабыз, сөйләшәбез?» – диде Эхсан. Ике җөмлә дә алышмаган килеш шулай туры бәреп кич белән очрашуга чакыруы ошап бетмәсә дә, озаклап оеша алмыйча утыручы егеткә караганда ике уйламыйча очрашуга чакыручы егет яхшырак, дидем дә ризалаштым.
Күзгә-күз карашып сөйләшкәч, мин Эхсанга бөтенләй баш-аягым белән чумдым, баттым. Мин чын-чынлап гашыйк булдым. Гыйшык утында тәүге януым иде бу минем. «Менә нинди икән ул мәхәббәт...» – дип уйладым. Моңарчы дөньямның төсе, исе булмаган икән, тормышымда Эхсан барлыкка килгәч, бар яшәвемнең ниндидер бер матур мәгънәсе пәйда булды. Беренче мәхәббәткә хас булганча, мин Эхсанны беренче һәм соңгы сөюем, мәңгелек ярым, булачак ирем, балаларымның әтисе дип күрдем. Хыялларымда мин инде Эхсанга кияүгә чыгам, ак күлмәктә әйләнәм.
Тик хыялларыма таба юл ай-һай киртәле булды...
Безнең мәхәббәт тарихыбыз фильмнардагы кебек башланды. Эхсан белән кичләр буе Кремль яр буенда кулга-кул тотышып йөрүләр, ай яктысы астында беренче үбешүләр, уртак хыяллар. Эхсан миңа үлеп гашыйк иде, мин аны – шашып сөйдем. Беренче 2 елыбыз искиткеч булды.
Аннары исә бер-бер артлы авырлыклар белән очраша башлады мөнәсәбәтләребез. Безнең мәхәббәтебезне алда шуның кадәр сынаулар көтәдер, дип, кем уйлаган…
Эхсан турында әти-әниемә сөйләү хата булган икән. Әтием татар милләтеннән булса, әнием рус милләтеннән минем. Тик өйдә татар телендә аралаштык, мине татар гимназиясендә укыттылар, миңа мөселман йолалары буенча исем кушылган, мөселман бәйрәмнәрен өйдә билгеләп үтә торган идек. Мин үземне мөселман кызы дип әйтә алмый идем. Бик каты ышанам дип тә әйтә алмадым. Хәтта ышанмыйм дисәм, дөресрәк булыр иде. Әни инде бөтенләй бу динне аңламады. Аңларга да теләмәде, билгеле. Үзе дини кеше булмагач, әти белән диннәре «бәрелешмәде», өйдә бу мәсьәлә буенча бәхәс-талашлар булганын хәтерләмим. Әти үзе ышанса да, әнине дә, мине дә дингә килергә үгетләмәде.
Тик минем 2 ел дәвамында чит милләт егете белән очрашып йөрүем хакында ишеткәч, әти белән әни акылдан язгандай булдылар. Өйдә тавыш купты. «Чит милләт кешесе белән гомер буе килешә алмаячаксыз, мәңге рәхәт күрмәячәксең, минем сүзләр исеңә төшәчәк, тик соң булачак, капкынга эләккәч, балалар тапкач, беркая да китә алмаячаксың, гомерлек үкенечең булачак», – дип такмаклады әни. Әти исә, кырт кисеп: «Рөхсәтем юк!» – диде. Әтинең ризасызлык белдерүе артык гаҗәеп күренеш булмаса, әнидән моны бөтенләй көтмәгән идем. Иң авыры нәкъ менә әнинең мине аңламавы булды. «Үзең татарга чыккансың бит, мөселман кешесе белән мәчеткә кереп никах укыткансың, гомер буе яшисең бит әнә», – дидем, өзгәләнеп. «Син минем ничек яшәгәнне белмисең! Син мине рәхәттә яшәде дип беләсеңме? Төрле милләт кешеләре бер йортта мәңге тыныша алмаячак, мәңге килешә, уртак телгә килә алмаячак. Башта мәхәббәт матур, рәхәт инде ул. Гыйшык хисе озакка бармый шул ул. Була да бетә. Реаль тормыш башлангач, терсәгеңне тешләрдәй булып үреләсең – буй җитми», –дип каты җавапта торды әни. Аның сүзләре авыр булып күңелемә бәрелде. Бер мизгелдә минем бөтен хыялларым, планнарым, өмет-ышанычларым чәлпәрәмә килделәр.
Әтинең сүзе кыска булды: «Чаллыга өйгә икенче кайтуыңа, мөнәсәбәтләрегезгә нокта куелган булсын. Юкса үзем Казанга килеп аерам».
Өстемә бозлы су сипкәндәй булды. Тик мин болай гына бирешергә уйлап та карамадым, әлбәттә. Бәхәсләштем, үземнекендә тордым. Ачуланыштык, кычкырыштык, өйдә тавыш берничә көн тынмады. «Аның белән сезгә түгел, миңа яшисе бит. Хаталансам, сезнең түгел, минем хатам булачак. Мин аны яратам, ул мине ярата. Яратышкан кешеләр өчен милләт яисә дин проблема була аламени?!» – дидем әти белән әнигә.
Аһ, яшь акыл әти-әни сүзенә колак салырга җитсә икән шул ул... Тыңламадым. Колагымның читенә дә элмәдем. Үкенәсе көннәр алда булганнар…
Әти Эхсан белән араларыбызны боза ала, дип шүрләмәдем түгел. Курыктым, әлбәттә. Тик мин сөйгәнемнән баш тартмадым. Бу хакта уйлап та карамадым. Әни сорашып торды. Бергә икәнебезне ишеткән саен шул бер үк сүзен кабатлады: «Минем сүзләрем исеңә төшәр, соң булыр». Бу – минем ачуымны чыгара иде. Ничек ана кеше үз кызының бәхетенә каршы төшә ала?! Ул минем яратуымны, яратылуымны күрмимени?! Ул да кайчандыр яшь кыз булган, гыйшык утында янган, яратып кияүгә чыккан бит. Ничек мине аңламыйсың соң син, әни?! Шундый үртәлдем. Телефоннан һәр сөйләшүебез талаш-кычкырышу белән тәмамланды. Мөнәсәбәтләребез тәмам начарланып бетте. Мин әнигә чын-чынлап үпкәли идем. Әтигә аптырамасам, әни, хатын-кыз буларак, мине аңларга тиеш, дип уйладым. «Татар, бер дә булмаса урыс егетләре арасында юкмени яратыр кеше? Теләсә кайсы яктан килгән читләргә ташланырга кирәкмени? Үзебезнең егетләр ярамыймыни сиңа? Син аның турыда нәрсә беләсең соң? Үз илендә нинди тормышы калганын беләсеңме син аның? Бәлки, ул –кеше үтерүчедер, бәлки, наркомандыр, бәлки, аның туган җирендә хатыны, балалары калгандыр, бәлки, ул сине үз ягына алып китеп коллыкта яшәтер, бик астына ябып куяр, син шундый әйберләр турында уйлап та карамыйсыңмы?» – дип, әни сөйләшкән саен йөрәгемне яралый.
Мондый сөйләшүләрдән тәмам туеп, сирәк шалтырата башладым. Әни белән араларыбыз суынды. Элекке җылы мөнәсәбәтләребез сагындырды. Тик мин үземнең мәхәббәтемне өстен куйдым. Эхсан хакына әти-әниемнән баш тартырга да риза идем.
Алга таба да язмыш безне сыный бирде. Эхсан, 6нчы курсны тәмамлап, кулына дипломын алгач, сөенеч кичерәсе урынга, без көн саен борчу утында яндык. Чит ил студенты буларак, Эхсан Россиядә укуын тәмамлау белән үз иленә кайтып китәргә тиеш. Россиядә калыр өчен, башта ВНЖ, аннары ПМЖ ясатып йөрде Эхсан. ВНЖ һәм ПМЖ астында ил территориясендә озак яки чикләнмәгән вакыт дәвамында даими яшәүне рөхсәт итә торган юридик статусны аңлыйлар. Шул статусны алу гаять авыр, мәшәкатьле эш икән. Күпме документ җыйды, күпме акча түкте, күпме тапкыр рөхсәт алырга өмет итеп, көтеп, тискәре җавап килде. Эхсан үртәлде, мин борчылдым. Ул Казанда кала алмаса, без аерылышабыз, дигән сүз бит... Мин моңа ышанырга теләмәдем. Яхшыга ышандым. Эчтән көйсәм дә, тыштан нык күрендем. Барысы да яхшы тәмамланачак, дип, өметемне өзмәскә тырыштым. Эхсан инде айлар буе җәфаланганнан соң, дистәләгән тискәре җавап алганнан соң, Россиядә кала алмаячагын кабул итә башлады төсле. «Кинәт аерылышсак, авыр булачак. Сиңа да, миңа да. Үзебезне бераз аерылышу ихтималына әзерли торыйк», –дигән сүзләреннән беркөн тәмам коелып төштем. Үксеп-үксеп еладым. «Әти белән әни юрадымы, язмыш безне ахыр чиктә аера ахры», – дип өзгәләндем. Тормыш күрмәгән яшь йөрәкнең беренче тетрәнүе иде бу.
Бу авырлыклар фонында Эхсан белән араларыбыз суына төшкәндәй булды. Ул күбрәк дуслары белән югала башлады. Минем сөйләшергә теләп язуларымны, шалтыратуларымны күрмәмешкә сабыша. «Кәефем юк, проблемалардан баш каткан инде», – дип аңлата иде моны. Андый милләт ир-егетләре кызу канлы була, диләр. Мин моны стереотип дип уйлый идем. Чыннан да, Эхсанның тиз кабына, кызып китеп дорфа сүзләр әйтеп ташлый, аннары, йомшаргач, гафу үтенә торган гадәте бар. Күңелемне рәнҗетсә дә, монысына түзәргә була иде.
Тик беркөн куркынычрак нәрсә булды. Рамазан ае иде бу. Эхсан ураза тотты. Диндәге иптәшләре белән мәчеткә йөрделәр. Мин, аңа ярыйсым килепме, көн саен ифтар ашы әзерләп аны сыйладым. Кайвакыт ризалаша, миңа килә, ә кайбер көннәрне, күңелемне кырып, мин көне буе әзерләгән ризыклардан баш тартып, дуслары белән кафега авыз ачарга китә.
Берничә тапкыр кабатланганнан соң, тәмам түзмәдем бу хәлгә, ачуым килгән чакка туры килеп, Эхсанга кычкырып ташладым. Янәсе, нигә ул минем белән шулай кылана. Дусларын өстен куеп, минем чакырудан баш тарта. Мине кыерсытып, көне буе әзерләгән ризыкларны кафе ризыгына алмаштыра. Бөтен уйлаганымны әйтеп ташладым. Хатын-кызга хас булганча, бер кабынгач туктый алмыйча тузындым. Эхсанның миңа кизәнгән кулы күктә эленеп калгач кына нәрсә булганын абайлап алдым. Эхсан миңа сукмыйча аздан гына калды... Мин бу мизгелдә телемне йоткандай булдым. Эхсанның усал чагын, дорфа чагын күргәнем бар. Мин аңа күнеккән. Тик, кул күтәрә аладыр дип, уйлап кына да караганым юк иде. Бу мизгелдә әллә нинди бер читен хис кичерә икән хатын-кыз – үлеп яраткан кешең бер секунд эчендә җанварга охшап кала. Бу мизгелдә бөтен дөньяң җимерелә икән…
Мин Эхсанны югалтудан курыктым. Ансыз тормышымны күз алдыма китерә алмадым. Гафу сорап килгәч, мин Эхсанны кичердем. Әйе. Җүләр, диярсез. Мин аннан башка бер генә көн дә яши алмый идем шул. Ансыз тамагымнан ризык үтмәде, күзләремә йокы кунмады. «Соңгы арада стресс күп, проблемалар аркасында кәеф юк, баш каткан, шуңа ялгыш кына кизәндем, башка кабатланмаячак», – дип ышандырды. Ышандым. «Мәшәкатьләре күп, арыгандыр», – дип тынычландырдым үземне. «Җайланыр», – дип өметләндем.
Чарасызлыктан кайдадыр тынычлык эзләвем булдымы, Эхсанга якынрак булырга тырышуым гынамы: үз гомеремдә беренче тапкыр ураза тотып карадым. Мин, мөселман динен беркайчан аңламаган, ышанмаган һәм хәтта ышанучыларга көлеп караган кеше, ураза тоттым. Беренче тапкыр мәчеткә барып кайттым. Мин моннан ниндидер канәгатьлек, рәхәтлек хисе кичердем, дип әйтә алмыйм. Әмма киләчәктә тормышымны диндәге егет белән бәйләсәм, Эхсанга кияүгә чыксам, бу әйберләргә якын булырга туры киләчәк, барыбер читтә кала алмаячакмын, дип уйладым. Бу – чарасызлыктан эшләргә туры килде, дигән сүзем түгел. Эшләп карау, аңларга тырышып карау теләге, кызыксыну иде бу. Кызыксынуым Эхсанның да күңеленә хуш килде кебек. Мөнәсәбәтләребез тагы да җылынып, ныгып китте. Без иртән икәү торып сәхәр ашый, кичен бергә авыз ача башладык. Шулай итеп, ай азагына кадәр уразаны тотып бетердек. Мин көн саен өзми-куймый теләк-догада булдым: Эхсан Россиядә кала алса ярар иде, җайлары чыкса ярар иде бу эшнең.
Шулай итеп, тагын унлап тискәре җавап алганнан соң, ниһаять, Эхсанның эшләре бераз алга китте. Россия территориясендә озак яки чикләнмәгән вакыт дәвамында даими яшәүне рөхсәт итә торган юридик статусны алу процедурасын ил территориясендә күчемсез милек сатып алу шактый җиңеләйтә, дип, бер юрист Эхсанга киңәш бирде. Инде нәрсә генә эшләп тә барып чыкмагач, Эхсан соңгы тапкыр бәхетне сынап карарга булды. Мин хәлле гаиләдән, җитмәсә, бердәнбер бала булгач, студент өчен шактый яхшы яшәдем, дияргә кирәк. Моннан тыш югары стипендия алдым. Анысына бөтенләй кагылырга туры килмәде, 5 ел уку дәверендә җыеп бардым. Әти белән әни бөтен кирәк-ярагыма, ашау-эчүемә артыгы белән акча җибәреп тордылар. Тотылмаган акчаларымны Эхсанның эшләп җыйган акчаларына куштым. Язмыш безгә ярдәм иткәндәй, яхшы бәягә фатир сатарга теләүче кешеләр белән очраклы рәвештә таныштырды. Шулай итеп, без бер бүлмәле фатир сатып алдык. Фатирда ремонт ясадык. «Бу аш бүлмәсендә син хуҗа булачаксың», – дип, Эхсан барлык җиһазны миннән сайлаттырды. Мин, куана-куана, бу йортны безнең гаилә учагы итеп оештырдым. Эхсанның телендә никах укыту, бергә яши башлау турында сөйләшүләр барлыкка килә башлады. Барысы да, ниһаять, җайлана, дип куандым. Бәхетем эчемә сыеша алмады. Түзмәдем. Озак сөйләшмәгәнән соң, үзем беренче булып әниләргә шалтыратырга булдым.
«Әни, без Эхсан белән өйләнешәбез. Барысы да яхшы. Эхсан фатир алды. Тиздән никах та укытырбыз. Безнең өчен борчылмагыз», – дигән хәбәремне әни бер дә куанып кабул итмәде. Һаман кәефемне кырып, үз сүзен сөйләде. «Син кемгә кияүгә чыкканыңны белеп чыгасыңмы соң, балам? Мәсәлән, син аның нинди гаиләдән икәнен булса да беләсеңме? Үткәне, үз илендә калган тормышы турында берәр нәрсә беләсеңме? Ата-анасы белән дә таныштырмаган килеш кызны кияүгә аламыни юньле егет?! Мәхәббәт сукыр, диләр, әмма моның кадәр тиле булырга ярамый бит инде, кызым. Син бөтенләй башсыз түгелсең бит инде», – дип, бөтен кәефемне төшерде.
Трубканы куймый чарам юк иде. Сөйләшүебез шуның белән тәмамланды. Әнигә ачуланам, әмма аны гына үзем дә аңламаслык түгел инде. Эхсанның үз илендә нинди тормыш калдырып килгәнен, дөрес, мин белмим. Әмма ул инде 6 елдан артык Казанда яши, Россиядә калырга ниятли. Ул элекке тормышның хәзер ни мәгънәсе бар? Әти-әнисе белән танышу, дөрес, кирәк һәм мөһим нәрсә. Бу хакта үзем дә күп тапкырлар сүз кузгаттым. «Бездә йолалар башка. Бездә «кыз» дигән нәрсә юк, «хатын» дигән сүз генә бар. Мин әти-әниемә «кызымны» күрсәтергә алып кайта алмыйм. «Киленем» белән генә таныштыра алам. Моның өчен без никахлашу турында карар кылырга тиеш», – дип аңлатты Эхсан. Шулай булгач, мин сабыр гына аның тәкъдим ясавын көттем…
Озак күрешмәгәннән соң әти дә «суынгандыр», тыныч итеп сөйләшеп булмасмы, дигән өмет белән, Чаллыга әниләр янына кайтып килергә ниятләдем. Ничек кенә булмасын, без барыбыз да олы кешеләр, утырып аңлаша, сөйләшә алырга тиешбез бит инде без, дидем. «Мин сезнең Эхсанга карата шик-борчуларыгызны аңлыйм. Сез балагыз өчен куркасыз. Әмма Эхсан – бик яхшы егет. Сез аны белмисез генә. Танышсагыз, аның нинди яхшы кеше икәнен шундук аңларсыз», – дип, әниләргә Эхсан белән танышырга тәкъдим иттем. Әти, Эхсанның исемен ишеткәч, өстәлдән торып ук китте. «Мин сүземне ике кабатламаячакмын. Арагызны үзең өзә алмыйсың икән, Казанга килеп үзем аерам, дидемме мин сиңа?» – диде әти кырыс итеп. Мин дә утырган җиремнән торып басып, әтигә иң мөһим яңалыкны хәбәр иттем: «Әти, бернинди аерылышулар булмаячак, без Эхсан белән өйләнешәчәкбез». «Бүгеннән безнең йортның бусагасын атламыйсың», – дип, әти ишеккә ишарәләде. Мин, ачудан кызып, ишекне шапылдатып ябып чыгып киттем өйдән. Бу көнне үземә бу йортка башка беркайчан да әйләнеп кайтмаска ант бирдем.
Эхсан белән өйләнешүебез минем хыялларымдагыча булмады. Эхсан, сине әти-әни белән таныштырачакмын, дип ышандырып, туган ягына кайтып килде. Тик ул начар хәбәр белән әйләнеп кайтты. Эхсанның сүзләре буенча, аның әти-әнисе безнең никахыбызга каршы төшкәннәр. «Бездә никахлар кызның һәм егетнең әти-әнисе танышмыйча, сөйләшмичә, килешмичә укылмый. Ике яктан да әти-әниләр ризалыгын бирмәсә, никах уку бөтенләй мөмкин түгел. Бездә бу йолалар бик нык саклана. Балаларын өйләндергәндә яисә кияүгә биргәндә, бездә ата-ана өчен кияү яисә кәләштән бигрәк, аның әти-әнисе, гаиләсе мөһим. Безнең очракта минем әти-әни ризасызлыкларын белдерделәр», – диде Эхсан.
Мин башта моны кабул итә алмадым. Тик аннары, чарасызлыктан, монысы белән дә килештем. Без барлык кагыйдәләрне җимереп, әти-әниләрсез генә никах укыттык. Уртак фатирыбызда чып-чын гаилә булып яши башладык. Хыялларымдагы тормыштан ерак булса да, бу тормыш белән мин канәгать идем. Иң мөһиме – без бергә. Кайчан да булса минем әти-әнием йомшарып китеп, безнең бергә булуыбызны кабул итәрләр, араларыбыз җайланыр, Эхсанның әти-әнисе дә, яши торгач, мине кабул итәрләр, күнегерләр, дигән өметем барыбер озак сүнмәде. Тик безнең тарихыбыз күңелле тәмамланмады шул…
2 елга якын гаилә тормышы белән яшәгәннән соң, төннәрнең берендә минем телефоныма хат килеп иреште. Әлеге хатында таныш булмаган хатын-кыз мине үзе белән Эхсанның беренче хатыны буларак таныштырды. «Мин Эхсанның беренче һәм бердәнбер хатыны булып 8 ел яшәгәннән соң, сезнең хакта белдем. Без Эхсан белән кечкенәдән бергә. Бергә үстек. Гаиләләребез тату булды. 18 яшебезне тутыргач, безгә никах укыдылар. Эхсанның Россиягә килеп югары белем алып кайту теләген мин, хатыны буларак, хупладым, ризалыгымны белдердем. Хатын ир артыннан барырга тиеш бездә. Без Россиягә килдек. Укырга кердек. Безнең дин хатын-кызга карусыз һәм сабыр булырга куша. Шул рәвешле без Аллаһның ризалыгына лаек була алабыз. Ирләрегезне ихтирам итеп, тыңлаучан хатыннар булып яшәгез, моның өчен сезне җәннәт белән бүләкләрмен, дигән бит Аллаһ. Ирләребезнең икенче, өченче, дүртенче хатыннарын карусыз кабул итү безгә шулай ук Аллаһ тарафыннан кушылган. Дөресен әйтәм, Эхсанның кемедер барлыгыннан шикләнеп, телефонын ачып карадым. Гөнаһлы эш булса да. Мин сезгә үземнең каршы төшмәвемне, сезне кабул итүемне, дуслык тәкъдим итүемне хәбәр итәр өчен язарга булдым. Ир-атның хатыннары үзара дус булырга тиеш. Укуны тәмамлаганнан соң, Эхсанның Россиядә озакка яшәргә калу карарын да мин кабул иттем, тыңладым. Эхсан белән кечкенә улыбыз үсә бүген. Сезнең җавабыгызны көтеп калам», – дигән эчтәлекле хат иде бу.
Мин үз күзләремә ышанмадым. Кем дә булса миннән шаяртадыр, көләдер, дидем. Бу хатта язылган нәрсәләрдән башта кычкырып көлдем, аннары кинәт еларга тотындым. Бу хатын-кызның битенә кереп фотосурәтләрен ачып карасам... Фотоларда Эхсанның кочагында әлеге хатын-кыз басып тора, кечкенә малай белән төшкән сурәтләре дә бар. Башыма сыймады бу минем. Берәрсе миңа шушы тарихны сөйләгән булса, ышанмас идем. Валлаһи. Әкият, дияр идем. Тормышта әкияттә дә булмаслык хәлләр була ала икән...
Эхсаннан аңлатулар таләп иткәч, ул үз җавабын тыныч яңгыратты: «Син мөселман ир-атына кияүгә чыкканыңны белмичә чыкмадың бит. Бездә 2 түгел, 4 хатын алырга да рөхсәт. Хатыннар үзара дус-тату булырга тиешләр. Беренче хатыным һәм улым белән танышсагыз, ә киләчәктә дус булсагыз, яхшы булыр». Мин Эхсанның сүзләрен үземнән көлеп, мыскыллап әйткән сүзләр итеп кабул иттем. Болар барысы бергә күмәкләшеп миннән көләләр, дип уйладым. «Хатыннар үзара дус булырга тиеш» дигән сүзләр колак төбендә берөзлексез яңгырап тора. Йә акылдан язам, йә хәзер үк бу фатирдан чыгып йөгерәм, диеп кулыма нәрсә туры килде, шуны алып, өйдән чыгып киттем.
Мин үземне бу көнне дөньядагы иң җүләр, иң ахмак кеше итеп хис иттем. Әмма бүген аңлыйм: мин акыллы булганмын. Шул мизгелдә бөтен кыюлыгымны җыеп, гомерлек мәхәббәтемнән баш тартып, ялгышлыгымны танып, әти белән әни йортына кайтып китәргә карар кылганмын. Үземне мыскыл итәргә юл куймаганмын. Мин ахмак булмаганмын, юк. Мин бик кыю, бик акыллы булганмын. Гомерем буе үземне шушы тарихым өчен тиргәрмен дә, гомерем буе үземне юатырмын инде мин, мөгаен.
Бу тарихны яшь кызлар игътибар белән укысын иде. Минем белән булмас, дисең, тик теләсә кайсыбыз яшьли әнә шундый мәхәббәт капкынына эләгә ала. 18 яшендә күпләр утка пешеп карый шул, тиле ялгышлыклар, хаталар кыла, шул рәвешле акыл туплый, гомерлек тәҗрибә ала. Мин дә Эхсан белән иң җүләр чорымда – 18 яшемдә танышкан идем...»