news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирада Әюпова: «Югары профессиональ дәрәҗәдә башкарыла икән – эстрада сәнгатькә әверелә»

news_top
Ирада Әюпова: «Югары профессиональ дәрәҗәдә башкарыла икән – эстрада сәнгатькә әверелә»
фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар (һәм ике блогер) белән очрашуы өчен чәй янында тыныч кына төрле темаларга сөйләшеп утыру форматы сайланган иде.

Дөресрәге, Тинчурин театрына Айдар Җаббаров килгәннән соң аның командасы тормышка ашыра башлаган «Иртәнге чәй» форматы файданылган – Тинчурин театры фойесында коймак белән чәй эчтек.

Бу очрашудан журналистлар эксклюзив белән китмәде, язманың башына чәпәп куярлык сүзләр дә яңгармады, чөнки бу хәбәрләр бирә торган түгел, булганын ныгыта, анализлый торган очрашу иде. «Кешечә аралашасы килә. кешечә аралашу бик аз калды - битлекләр, хезмәт вазыйфалары аша карала», дип башлады сүзен министр.

Без ТР Җыр һәм бию ансамбленең киләчәге, Камал театрының әллә кайчаннан кризиста булуы, эстрада һәм башкалар турында сөйләштек. Журналистлар тәнкыйтьләргә маташты, Ирада Хафизҗановна якларга тырышты, блогерлар «бар да әйбәт» дигән позицияне алганнар иде.

Блогерлар, дигәннән, әлеге сөйләшүнең, миңа калса, иң кимендә бер нәтиҗәсе була ала – Тинчурин театрының «Отелло» спектакленә билетлар сатыла башларга мөмкин. Чөнки сүздән сүз чыгып, Айдар Җаббаров әлеге спектакльгә билетлар начар сатылуын әйтте, блогерлар ярдәм итәргә теләк белдерде. Әгәр алар бу яхшы спектакльне сатышырга ярдәм итә алалар икән – мең рәхмәт!

Дөрес, бу ысулны Туфан Имаметдинов командасы бер кулланып караган иде: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» комедиясенә блогерларны аерым чакырып, көйләгәннәр-җайлаганнар иде – спектакль барыбер тамашачыда уңыш казанмады. Әллә спектакле «так себе» булды, әллә аны таратырга тиешле кешеләре...

«Отелло» спектаклен мин бик яратам – тамашачы йөрсә, шат булыр идем.

Менә министр белән сөйләшүдән кайбер темалар:

«Алтын мөнбәр» программасында Софья Чигированың «Моң» фильмы күрсәтелде.

Ирада Әюпова: «Бу фильм минем өчен бүгенге дөньяның картинасы. Бер гаиләдәге кешеләр дә бер-берсенә чит - бу фильм шул хакта, ул хәзинә турында да түгел, моң турында да түгел. Кешеләр буыннар арасындагы коконда яши, без әле егерменче гасыр башында актив башланган урбанизация шаукымын бөтен тирәнлеге белән аңлап бетермибез. Хәзер һәр гаилә үз дөньясында яшәргә омтыла...

Без хәзер глобаль проблемалар, глобаль бәхеттә яшәргә омтылабыз, янәшәдәге кешене күрмибез. «Моң» фильмын караганда шундый уйлар узды. Төп героиняга әбисе якын булгандыр, ә бит ул әнисе белән якынаймады...»

«Яңа дулкын» фестивале һәм башка мәдәни чаралар турында

Ирада Әюпова: «Мин соңгы көнендә бардым. Миңа профессиональ яктан кызык иде – оештыру ягыннан, мәсәлән. Әлбәттә, бөтен катнашучыларны үзем өчен «топ» дия алмыйм, ошаган җырчылар да бар иде.

Мин гомумән бик күп җиргә йөрим. Гомер буе мәдәни чараларга үзем теләп йөрдем, хәзер профессиональ деформация – профессиональ яктан карыйм, ә бу бик авыр. Сәнгатьне жанрларга бүләргә яратмыйм, миңа профессиональ эшләнгән сәнгать әсәре ошый. Ул бик яхшы эстрада концерты да була ала, операны да бик яратам, балетны, циркны...

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Островский урамындагы бина турында.

Ирада Әюпова: Островский урамында ТР Җыр һәм бию ансамбленең репетиция базасы кала. Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бүгенге музыкаль-хореографик юнәлеше – фольклор да түгел, ул совет чорының баласы. Киләсе елга ансамбльгә 90 ел була. Аларны алда үсешенең яңа этабы көтә.

Без коллектив белән бу хакта күптән дискуссия алып барабыз. Дәүләт ансамбленең концерт номерлары гына түгел, башка комплекслы программалары да булсын иде. Аларның инде бу юнәлештә эшләре дә бар: быел, мәсәлән, «Шүрәле» спектаклен чыгардылар, алдарак – «Туй», «Җиде мәрҗән»... Алар бу юнәлешкә таба уңышлы атлыйлар. Әмма аларның сәхнәсе юк иде.

Камал театры турында

«Кеше бер килер ул мәдәни чарага, аны икенче тапкыр китерәсе кыенрак. Мин яңа бинага күчкән Камал театры өчен дә борчылган идем – ярты ел эчендә ажиотаж тынар да тамашачы булмас, дип уйладым. Билетлары сатыла – мин бик шат», – диде Ирада Әюпова.

«Солд-аут» дип кушылды бер блогер (ягъни, билетлар сатылып бетә дип әйтергә теләде), «Сентябрьдә билетлар начар сатылган. Берничә топ спектакльгә генә сатылып беткән» дип каршы төште берничә журналист.

«Хәзер мәдәни чараларны алдан планлаштыру кимеде, кеше билетны спектакль алдыннан гына ала. Театрда таяныч булган шлягер спектакльләр булып алар касса ясарга тиеш. Имидж спектакльләре дә булырга тиеш – алар сәнгать үсешенең драйверы. Алар артистка эчке потенциалын ачарга булыша», – дип дәвам итте министр.

ххх

Камал театрының концепциясе, кризисы турында бәхәс шактый гына барды. Ни өчен Казанның «Яңа дулкын»га шундый зур игътибар бирүе дә бәхәсле темаларның берсе иде. Монда гомумән эстрададан шактый ерак торган журналистлар җыелган иде. «Эстрада да сәнгать. Илһам Шакиров та, Әлфия Авзалова да, Зәйнәп Фәрхетдинова да, Марат Яруллин да – эстрада. Кеше аны югары профессиональ дәрәҗәдә башкара икән – сәнгатькә әверелә», – диде министр.

Әйткәнемчә, бу «сорау-җавапка» корылган очрашу түгел, бу уйлану, анализлау иде. Министр әлеге сөйләшүнең нәкъ шундый форматта баруы өчен журналистларга рәхмәтен җиткерде.

Тинчурин театрының фойесындагы ихлас сөйләшү өстән шулай күренгән

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар