Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирада Әюпова: Лаекмы без бу бинага? Минем бу сүзләремне әйләндереп бетерәчәкләрен аңлыйм

news_top_970_100
Ирада Әюпова: Лаекмы без бу бинага? Минем бу сүзләремне әйләндереп бетерәчәкләрен аңлыйм
фото: Владимир Васильев, Салават Камалетдинов, Михаил Захаров

Мәдәният министрының журналистлар белән быелгы җәйге очрашуы өчен «Мир» кинотеатры сайланган иде. Министр килгәнче экскурсия була, дигәч аптырашта калган идек: кеп-кечкенә кинотеатрда экскурсиялек урын бармыни дисәк, бар икән – киномеханик будкасы.

Әлеге абзац өлкән буын өчен кызыклы булырга мөмкин. Биредә безгә өзелгән кинотасманы скотч белән ябыштырып куя торган җайланманы да күрсәттеләр. Күз алдына китерегез: залда кино өзелгәнгә ризасызланып тамашачы сызгыра, өстәге будкасында киномеханик абзый ашыга-ашыга кинотасма ялгый.

Залга кереп утырдык. Кино карарга түгел, әлбәттә, анысы соңрак – кинофестиваль башлангач, сентябрьдә булыр.

Ирада Әюпова кыскача яңалыклар белән таныштырып үтте. Өч проектны горурланып искә алды:

1. Хәзер Камал театрында бара торган «Тукай Казанга кайтты» спектакле (Айдар Җаббаров Резеда Гобәева инсценировкасы буенча куйды);

2. Мәскәүдә Татарстан көннәре уңаеннан бер тапкыр гына күрсәтелгән «Хыял артыннан» исемле театральләштерелгән тамаша;

3. Тукайның туган көнен күз тотып эшләнгән «Печән базары» театраль-цирк тамашасы.

Соңгысын 8 көн эчендә 16000гә кадәр тамашачы караган. Балалар фольклориадасы, туристик маршрутлар, «Нәүрүз» фестивале, әлбәттә, 6 «Алтын битлек» искә алдынды.

Алда «Дәрт фест», «Алтын мөнбәр» кебек фестивальләр көтә. «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленә килгәндә – бу фестивальгә элеккеге исемнең әйләнеп кайтуы. «Кино за 7 дней» проекты да көтелә – дөньяның төрле почмакларыннан яшь кинематографистлар килеп, үзләренең кыска метражлы фильмнарын төшерәчәк. «Югары IQлы кешеләр яратып карый торган фильмнар», – дип ачыклык кертте министр.

Ниһаять, сорау-җавап өлешенә җиттек. Беренче сорауның нинди булуы беркем өчен дә сюрприз булмады. Камал театрының иске һәм яңа биналары хакында, әлбәттә.

Камал театрының яңа бинасы төзелеше

Төзелеш катгый контроль астында бара. Әйтик, цементның тиешенчә катып бетүе һәм чыдамлылыгы да тикшерелә, коммуникацияләр сузганда миллиметрга да ялгышмый торган технологияләр кулланыла.

Безнең бик күп кешеләребез татар телен саклау турында кычкыра. Бик күпләр. Ә менә «Әкият» курчак театрында билетлар рус телле спектакльләргә алына. Бу тема барыбыз өчен дә сынау. Милли сәнгатебезне без ничек тамашачы өчен кызыклы итә алабыз? Әйе, тәрҗемә мөмкинлекләре бар, текстны теләсә нинди телгә җайлаштырып була. Ләкин бит тел генә түгел, монда – рух. «Әтәч менгән читәнгә»не ничек тәрҗемә итәргә? Бу әсәрне тоярга, аңларга була, гади тәрҗемә генә булмый. Яки «Бабайлар чуагы». Камал театры репертуарындагы күп спектакльләр тел планында аңлауга гына корылмаган. Монда милли җанлы кеше булып, менталь яктан аңларга тиеш.

Без яңа бинадагы 4 зал урыннарын кушып, 1300 урын дибез икән, ничек бу пространствоны төрле максатчан аудиторияләргә кызыклы итә алуыбыз турында уйларга кирәк.

Шундый сорау туа: без лаекмы шундый бинага? Минем бу сүзләремне әйләндереп-тулгандырып бетерәчәкләрен аңлыйм. Министр буларак минем өчен бу бина сынау: минем милли мәдәниятем Казан тамашачысына гына түгел, дөньяга кызыклы булсын. Кешеләр бу театрда булу өчен Мәскәүдән килсеннәр! Театр – милли үзенчәлегебезне күрсәтү өчен гаҗәеп инструмент. Ә яңа театр бинасында милли үзенчәлегебезне күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр булачак. Бу бина – безнең амбицияләребез дәрәҗәсе дияргә була. Татарстан бүген берлекләрнең локаль проектлары буенча бик көчле. Бездә Милли китапханә мәйданчыгы феномены бар.

Без милли драма театры турында сөйләшсәк, ул – милли театр гына да түгел, милли рухны, милли традицияләрне саклау үзәге. Театр сәнгате безнең халык өчен бик әһәмиятле. Үзем өчен кызыклы эксперимент ясадым – халык өчен кызыклы булган үзешчән сәнгать төрләрен карадым. Муниципаль районнарда татар үзешчән сәнгатенең 80 процентына театр туры килә икән. Хореография, хор белән җырлау күп түгел. Мин аңлатма бирмим, бу – факт. Театр безнең өчен – фәлсәфә, амбиция.

Без Камал театрының яңа бинасында бер елга җитәрлек төрле активлыклар яздык. Әлегә мин аның исемлеген чыгара алмыйм, анда белем бирү проектлары да, лекцияләр дә, хайп-проектлар да бар. Шулкадәр зур мәйданчыкны хәрәкәттә тоту җиңел түгел. Хәзергә Камал театры көн саен спектакль күрсәтми. Зал тутыру – алар өчен дә катлаулы тема.

Без башта яңа бина эшчәнлеге буенча концепциябезне якларга тиешбез. Аннары иске бинаны тутыру мәсьәләсенә тотынабыз.

Камал театры үзенең автономлыгын һәм йөзен саклап кала алырмы? Әллә киңәер, зураер... һәм башкалармы?

Камал театры белән бәйле үзгәрешләр Милли китапханә яңа бинага күчкәндәге кебегрәк дәрәҗәдә. Кремль урамындагы китапханә бинасы ул «йорт» кебек иде, яңа бинада Милли китапханә күп нәрсә югалтты дип уйламыйм. Ул хәзер ачык пространство.

Рөхсәт итсәгез, менеджер буларак җавап бирәм: барысы да нинди максатчан аудиториягә эшләвебедән тора. Камал театрының элеккеге максатчан аудиториясе өчен зур бина кирәкми иде. Без урындагы проекттан зур амбицияләргә күчтек. Минем милли мәдәниятем бөтен дөньяга кызык булырга тиеш.

Миңа калса, без милли мәдәниятне гадиләштерәбез. Татар театры ул «Зәңгәр шәл» генә түгел. Бу әле «Тормышмы бу?» спектакле дә. Кайбер тамашачылар героиня иренә кызы туена нәрсә алырга кирәген такмаклый башлаганда уянып китәләр. Аның тизәйткеч белән әйтүен тамашачы ләззәтләнеп тыңлый... Мин яңа тамашачы тәрбияләргә тиешбез дип уйлыйм. Әйе, мине моның өчен яратмыйлар. Миңа барыбер. Мин театрга уйлый белә торган кешеләр килүен телим. Минем тормыш кредосы – мәдәният белән сәнгать күңел ачу түгел. Мәдәният дәүләткә хезмәт итми, дәүләт мәдәнияткә хезмәт итә. Мин моны 6 ел дәвамында һәр коллегиядә кабатлыйм: бездән бер генә эз кала ала – мәдәният.

Мин тамашачы белән коммуникацияләр кора ала торган профессиональ театр яклы. Яңа бина – Камал театры өчен хакыйкать мизгеле. Кешеләр беренче мәртәбә экскурсиягә килгән кебек киләчәк. Милли китапханәдә дә шулай иде. Театр аларга кабат килергә мотивация бирергә тиеш.

Бик күп кеше Камал театрындагы соңгы премьераларны да күрмичә яши. Кеше анда булмаган килеш ниндилеге турында фикер йөртә алмый. Мин театр йөзен саклап калыр дип ышанам.

Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев мәсьәләсендә Министрлык позициясе

Раил Садриев мәсьәләсендә эмоцияләрне алып ташларга һәм ике төшенчәне бүлеп карарга киңәш итәм: иҗади шәхес буларак Раил һәм театрның административ төзелеше. Хәзер тикшерүләр бара, хокук саклау органнары биргән мәгълүмат буенча алар запросы белән без дә тикшерәбез. Үзеңне акларга яки бигүк корректно булмавын танырга кирәк була.

Без бит театрларның операцион эшчәнлеген күрмибез. Гастрольләрдә ничек керем алуларын да күрмибез. Ләкин документлар бар. Шунысына басым ясап әйтәсем килә – бер-беребезне гаепләү юлына басмыйк. Бу дөрес түгел. Ситуацияне аек акыл белән ачыклыйк, эмоцияләрсез эш итик. Гәрчә безнең тармак бик эмоциональ булса да.

Раилне мин бик югары бәялим, ул – бик талантлы, бик эмоциональ, ачык кеше. Хәтерләсәгез, 15 ел элек Буа театры юморескалар театры иде. Хәзер аларның репертуарында бик күп җитди, яхшы әсәрләр бар, Раил тырышлыгы һәм сыгылмалылыгы белән театрның статусы үзгәрде.

Ни өчен мөселман киносы исемен «Алтын мөнбәр»гә алыштырдык?

Кинофестивальнең сайлап алу кампаниясе карарның дөреслеген раслады. Нәрсә ул мөселман киносы? Ислам кануннары буенча төшерелгән киномы? Мөселман илләрендә төшерелгән киномы? Геройларның берсе булса да мөселманмы? Менә бу терминологик билгесезлек бик күп кешеләрне куркыта иде. «Алтын мөнбәр» исемен кайтарып... ул башта «Золотой минбар» иде... хәзер без аны «Алтын мөнбәр» дип турыдан-туры тәрҗемәдә бирдек, без рухи-әхлакый матрицаны алып ташламадык. «Культуралар диалогыннан диалог культурасына» дигән слоган калды. Гаризалар бирү критерийлары нигездә шул калды, әмма кешеләргә аңлаешлы була башлады.

Минем өчен кызык – исеме үзгәрү кинофестивальнең фактурасын үзгәртә алырмы? Без РФ һәм ТР мөфтиятләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Теләсә кайсы фестивальнең идеологиясе булырга тиеш. Якынча идеологиясе шул калды.

Камал театры залларының берсе киностудия була ала. Залның мөмкинлекләре роликлар төшерергә дә мөмкинлек бирә, павильон итеп кулланып фильмнар да төшерә алабыз. Бу да кино сәнгате үсешенә ярдәм итә ала.

Салих Сәйдәшев музее нинди булыр?

Без музей җитәкчесе Айдар Әхмәдиев белән 3 тапкыр очраштык һәм 3 тапкыр «талаштык». Мин Айдарга: «Сездә Салих Сәйдәшев музее гына түгел, безнең милли музыкаль мирас музее булырга тиеш», – дим. Ул мемориаль функцияне күзаллый. Бүгенге көндә, ни кызганыч, мемориаль музейларга кызыксыну зур түгел, кешеләр шәхес музеена әзрәк килә, нигездә үзтәңгәллек катламнары яки тарихи катламнар булган музейны сайлыйлар, концептуаль музейлар кызыклырак.

Минемчә, Салих Сәйдәшев музеенда даими эшләп торучы безнең музыкаль мирас презентациясе булырга тиеш. Алар миңа беренче вариантта бик кыйммәтле мемориаль музей концепциясе китерделәр. Икенче юлы – кыйммәтле арт-объектлар куелган сәнгати музей. «Эчтәлеге кайда?» – дим. Ярар, кеше бер килеп арт-объектны карап китте, ди. Ул икенче тапкыр нәрсә өчен килсен? Безне медиа җәмгыять бозды – без яңа вакыйгалар белән генә яшибез. Кешене бер урынга икенче тапкыр китерү бик катлаулы.

Камал театрының иске бинасында Музыкаль театр булырмы?

Анда музыкаль театр була дип тәгаен генә әйтә алмыйм. Театр – ул репертуар. Минем чиста музыкаль театр башларлык репертуарым юк. Бу – драматургия, режиссура, артистлар – комплекслы продукт. Камал театрына да халык агылып йөрми, гәрчә анда еллар дәвамында сыналган продукт булса да. Яхшы сатылган спектакльләр белән бергә кешеләр бик сак кына килә торган җитди спектакльләр бар. Без 30 ел эчендә мәдәниятне «үзүсеш институциясе» итеп кабул итүдән бизгәнбез, кешеләргә, килеп, ял итәргә кирәк.

Музыкаль театр – беренче чиратта ул репертуар. Иң кимендә прокатка чыгара алырлык егермеләп спектакль булырга тиеш. Мин ике арадагы этап булырга тиеш дип саныйм. Бу мәйданчыкта спектакль куйганда төп акцент музыкаль драматургиягә ясалырга тиеш. Алга таба аларның саны арта барачак.

Уйлап карасаң, Россиядә музыкаль театрлар бик күп түгел. Ленкомда, драма әсәрләре белән беррәттән, берничә музыкаль-драматик спектакль бара.

ЦУМда Һөнәрчелек үзәге нинди булачак?

Залда кырыклап кеше, кул күтәрегез әле – кемнең дә булса өстендә Татарстан осталары әзерләгән кием яки аксессуарлар бармы? Мин мактана алам. Ләкин бүген сезгә күрсәтү өчен киенмәдем, еш кына шулай киенәм. Минем кебек кешеләр күбрәк булсамы...

Икътисади яктан карасак, халык һөнәрчелеге товарларын алга этәрә торган 3 модель бар. Беренчедән, эчке кулланылыш, әмма ул бездә Һиндстандагы кебек алга китмәгән. Аларның текстиле дә, бизәнү әйберләре дә эчке кулланучыга йөз тота. Әмма алар миллиард ярым, ә без әзрәк.

Икенче модель – электрон магазиннар, ягъни, маркетплейслар. Бу модель ЦУМ өчен перспективалы дип уйлыйм – көчле производство базасы төзи алсак, алга этәрүнең дә нәтиҗәле системасын төзи алыр идек. Әмма маркетплейсларда товарның кайчан китереп биреләсе билгеле. Моның өчен әзер товар линейкасы булырга тиеш. Әлегә бездә бу ресурслар күп түгел. Электрон сәүдә сатар әйберең әзер булганда гына эшли. Өченче тема – авторлык-сәнгати чишелешкә патент булдырып һәм ул эре җитештерүчеләргә сатыла. Андый практика да бар. Башка дүртенче вариант юк. Минемчә, эчке кулланудан башларга кирәк. Мин бу күлмәгемне журналистлар белән очрашу өчен махсус кимәдем. Ул миңа ошый.

Быел «Үзгәреш җиле» фестивале нигә булмый?

Көзгә Казанда БРИКС узачак, һәм бөтен кешенең дә эше тыгыз булачак. Мин артистлар турында сүз алып барам. Чөнки «Үзгәреш җиле» ул бер концерт дигән сүз түгел, ул бик озакка сузылган процесс – репетицияләр, номерның образын формалаштыру. Шуңа ул быел берничек тә уза алмый. Безнең профессиональ артистлар төркеме формалашты, шул исәптән «Үзгәреш җиле»нең дә. Республиканың икенче ярты еллыкта билгеләнгән чаралар активлыгыннан аларны берничек тә аерып алып булмаячак.

Мин бик шат – бүгенге көндә эстрадада көннән-көн күбрәк кеше минусовкага түгел, тере оркестрга кушылып җырлый, республиканың җыр сәнгатендә уңай якка барган үзгәрешләрне әлеге фестиваль белән бәйләргә дә, бәйләмәскә дә була.

Алдагы елларда «Үзгәреш җиле» фестивале булачакмы-юкмы – әлегә билгеле түгел. Бу – проект эше, концепциясен якласак, дәвамы булыр. Ә тәнкыйть булуы яхшы, битарафлык булмасын. Иң начары – битарафлык.

Министрлыкның «атмаган» проектлары

Каюм Насыйри исемендәге төбәкчеләр конкурсына 3 эш килгән иде, хәзер 10 булган, ди. Кешеләр үз тирәлегенең матурлыгын күрсен иде. Без үз тирәлегебезне начар беләбез. Мин бу конкурска игътибар булыр дип өметләнәм. Аның хәтта яхшы призлары да бар. Күрәсең, эшләп җиткермибездер.

Ә иң яраткан проектым турында сорасагыз, «Тархан» проекты. Мин бу проектта катнашкан балаларга карап сокланып бетә алмыйм. Нинда талантлы балалар!

Очрашу азагына җиткәндә кабат театр темасына 3 сорау:

Сез кешеләрнең театрга йөрмәвен әйттегез. Ә бит хәтта мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре дә йөрми театрга. Алар премьераларда күренми. Хәтта режиссерлар да бер-берсенең спектакльләренә йөрми. Берәр җыелышыгызда сораштыру үткәреп тикшерә аласыз.

«Итекченең итеге юк» диләр. Ләкин спектакль бер көн генә бармый, мин дүртенче, бишенче күрсәткәндә барырга тырышам, башка көннәрдә килгән булулары мөмкин. Сез дөрес әйтәсез, үзеңнән башларга кирәк. Разнарядка буенча йөртеп булмый.

Камал театры артистларга кастинг игълан иткән. Бу – Татарстанның башка театрларындагы артистны кызыктыруга кайтып калмасмы? Башка театрларның репертуарына зыян килмәсме?

Театрларга килгәндә, «перераспределение» булырга тиеш түгел. Яңа кадрларны үстерергә кирәк, һәм без бу юнәлештә эшлибез – яңа студия булачак. Без Фәрит Рәфкатович белән сөйләштек. ГИТИС белән бергә аерым проект башлыйбыз. Анда 11 кеше югары белем алачак. Бу – артистны максатчан әзерләү. Тинчурин театры режиссеры Туфан Имаметдинов белән берлектә режиссерлар әзерләнә, Айдар Җаббаров та режиссура буенча укытырга кешеләр туплый. Бу, минемчә, бик яхшы практика. Мәскәүгә киткән кеше күп очракта кайтмый. Монда укыган кешенең монда калу шансы зуррак.

Кариев театрына яңа директор мәсьәләсендә нәрсә дә булса әйтә аласызмы?

Әйе, мәсьәлә хәл ителде. Яңа директор 25 августта эшкә тотыначак. Бу Минзәлә татар дәүләт театры директоры Илнур Гайниев булачак. Бу сер иде бит әле... Әйттердегез...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 22 июль 2024
    Исемсез
    Камал театры яңа бинага ашыгып күчәргә тиеш түгел. Ашыккан - ашка пешкән. Яңа бинадагы вак-төяк заллар өчен яраклы спектакльләр әзерли башларга кирәк. Иске театр бинасында уйналучы спектакльләрне шунда уйнап бетерергә кирәк. Берничә ел дәвамында театр ике бинада эшләргә тиеш. Шул вакыт эчендә бөтен сорауларга дөрес чишелеш табылачак. Моны иркенрәк итеп фикер алышу оештырмый мөмкин түгел. Тамашачы буларак мин анда катнаша алам.
  • 21 июль 2024
    Исемсез
    "...менеджер буларак җавап бирәм" дигән - калганын укып тормасаң да була
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100