Әюпова Милли музейның Гыйльми Советында: «Иң мөһиме – фәнни җәмәгатьчелекнең берләшүе»
Татарстан Республикасы Милли музее моңарчы күптән булмаган Гыйльми Совет утырышы ясады һәм музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов утырышны журналистлар өчен ачты.
Татарстан Республикасы Милли музеена генераль директор булып тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья яшьләр форумы кысаларында «Тарихи бранч», «Акыл фабрикасы» кебек фәнни-популяр проектларны гамәлгә ашырган, ТР Мәдәният министрдыгында эшләгәндә «Тархан» тарихи-мәдәни проектының барлыкка килүендә зур роль уйнаган Айрат Фәйзрахмановның килүе үз нәтиҗәләрен күрсәтә башлады – музей фәнни юнәлешне ала.
Музейда моңарчы күптән булмаган Гыйльми Совет утырышы – шуның мисалы. Музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов утырышны журналистлар өчен ачуы да кызыклы. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтованың әлеге утырыштан репортажын тәкъдим итәбез.
Утырышның төп асылы – музей эшчәнлеген фән белән бәйләп алып бару. Министр шуңа басым ясады.
Утырышта Татарстан министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе карамагындагы институтларның директорлары катнашты. Шулай ук Л.Н.Толстой музее экспозицияләренең презентациясе дә үтте.
Ирада Әюпова:
Мин галим түгел. Бу утырышта музей эшчәнлегендәге кайбер күзаллауларым белән бүлешергә һәм музей эшчәнлегендә җитешмәгән берничә позиция турында әйтергә телим. Айдар Фәйзрахманов музей җитәкчесе булып килгәндә аңа да музей эшчәнлегендә фәнни аңлауга басым ясарга киңәш ителде. Эшчәнлек вакыйгалар җитештерүгә һәм аудитория өчен көрәшкә кайтып калган иде кебек.
Экспозиция эшчәнлеге алдыннан музей коллекцияләре эчтәлеген анализларга, кешеләргә нәрсә җиткерәсебезне дә ачыкларга, булган багажыбызны системалаштырырга кирәк. Сүз фәнни эшчәнлекне үстерү турында бара. Миңа калса, бүген фондларны системалаштыру, аналитика җитешми. Фәннәр Академиясе белән коммуникацияләр кирәк.
Экспозицияләрдә үзебездә җитешмәгән урыннарны коллегаларда булган экспонатлар белән көчәйтергә мөмкин. Фәнни анализсыз без моны эшли алмыйбыз. Мин сезгә шундый стратсессия, фокус-группа үткәрергә тәкъдим итәм. Бу алга таба фәнни эшчәнлекне планлаштырырга ярдәм итәчәк. Безнең чыганак базалары күп түгел. Болар яки археология, яки партнер музейларның фондлары, шәхси архивлар белән эшләү. Бу безгә җиребез тарихын системалырак бәян итәр өчен кирәк.
XVI-XVII гасыр өчен безнең чыганаклар базасында артефактлар бар. XII-XV гасырларда бушлыклар хасил була – аны да компенсацияләргә кирәк. Россия дәүләт тарихи архивы белән эшли алабыз – анда казна авыллары тасвирламасы, этнографик материаллар бар. Моның өчен өстәмә финанс чыганаклары да табар идек. Чит илләргә командировкаларны да финансларга була. Төркиядә, Иранда коллекцияләр байтак, чыганаклар базасына чыгу өчен ярдәм табарга була.
Перспективадагы тикшеренүләргә тотыну өчен без үзебездә булганнарын анализларга, нәрсәләр җитмәвен аңларга тиеш. Фән – ул система. Әйе, очраклы ачышлар да бар – кешелек тарихында моның мисаллары күп. Ләкин фән булган белемнәрне системалаштыру базасында төзелгән.
Иң мөһиме – фәнни җәмәгатьчелекнең берләшүе. Бу хәзер аеруча әһәмиятле. Бу берләшү урыны Милли музей мәйданчыгында була ала. Чөнки фонд тотучыларның үз әйберләрен кагылдырмыйча саклавын күрәбез. Бездә бу фәнни амбицияләргә караганда гомумдәүләт амбицияләре өстен булсын иде. Без бик бай: үз фәннәр академиябез, үз җиребездә федераль университет бар. Без фикердәшләр, без хезмәттәшләр! – диде ул.
Ирада Әюпова үз чыгышында 2033 елда Кол Галинең тууына – 850 ел, данлыклы «Кыйссаи Йосыф»ка – 800 ел булуын да искәртте. Тәҗрибә уртаклашу өчен галимнәр делегациясен Абу-Даби музейларына җибәрү мөмкинлеге турында да искәртте.

ТР Фәннәр Акдемиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков:
Безнең мәдәниятнең нигезе мирасыбызны саклауга бәйләнгән, музей шушы эшне башкара. Музейның зур фондлары буыннан буынга җыелып килгән. Бу уникаль материал белән эшли белә торган кешеләр кирәк. Музей белгечләре бар, ләкин алар тагын да күбрәк булсын иде.
Элек КФУда музеелогия белгечлеге бар иде, анда укып чыгучылар әле дә музейларда эшли. Бюджет урыннары булмаса да, бәлки, башка формаларын караргадыр. Бу бик нечкә белгечлек, аларны укытырга республика да ярдәм итә аладыр. Музеелогларның соңгылары 2018-2019 елларда чыкты шикелле, – диде.
«Казан мәдәният институтында бар алар, алар яхшы кадрлар әзерли. Анда күбрәк экскурсия, мәгариф юнәлешендә әзерләнә. Фәнни юнәлештә системалы эшләү өчен университ кадрлары кирәк», – дип аңлатып үтте Айрат Фәйзрахманов.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков:
Без Милли музей һәм аның филиаллары белән даими эшләп киләбез. Берничә проблемалы ноктаны атыйсым килә.
Урта Азия республикалары белән эшлибез. Аларда безнең татар мәгърифәтчеләре ролен күрергә тырышмау бар. Без бу юнәлештә эшлибез, уртак хезмәтләр бастырабыз.
Иң кызыгы – безнең белән хезмәттәшлек иткән галимнәр моны раслый, әмма шул республикалардагы конференцияләрдә бу хакта дәшми калына. Безгә «Мирасханә» фондлары буенча бик күп запрослар килә, шундый ук симметрик запрослар коллегаларга киткәндә, дәшми калулар башлана.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова:
Без тиз арада эшне көйләп, муниципаль районнарның энциклопедияләрен булдырырга тиеш. Бу һичшиксез кирәк әйбер. Без инде кайбер районнар белән актив эшли башладык. Без Каюм Насыйриның персональ энциклопедиясен эшләдек. Шундый ук персональ энциклопедияне Муса Җәлилгә дә эшәләргә кирәклеген аңладык. Кол Галигә, Мәрҗанигә дә кирәк. Әдәби Татарстан, Музыкаль Татарстан энциклопедияләре дә кирәк, – диде.
Милли музей үзенең Гыйльми Совет утырышларын даими үткәрәчәгенә басым ясады.