«Җир ярылып, гарәпчә дүрт саны күренгән»: онытылган борынгы Тубылгы Тау шәһәрлеге серләре
«Кала башы»ннан Шушма елгасына һәм күрше рус авылына карап басып торам. Бу үзәнлекләрдә Болгар, Биләр кебек изге һәм борынгы шәһәрлек булган дип уйламассың да. Яңа Чишмә районындагы бернинди туристик маршрутка да кермәгән, бернинди хәтер билгесе дә булмаган борынгы Тубылгы Тау шәһәрлегеннән «Интертат» репортажы.
«Кала башы»ннан Шушма елгасына һәм күрше рус авылына карап басып торам. Бормалы-бормалы булып сузылган Шушма елгасы кибеп бара. Безнең өчен тау булган калкулык кына бер килеш. Икенче якта да шундый тау. Уртадагы үзәнлек шәмәхә чәчәкләр белән тулган.
Гадәти калкулык, гадәти чәчәкле болынлык кебек берни белмәсәң. Болгар, Биләр кебек изге һәм борынгы җир булган дип уйламассың да. Туристик маршрутка кермәгән, бернинди хәтер билгесе дә булмаган Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылы тарихын шуңа күпләр белми дә.
Тубылгы Тау авылы матур җирдә урнашкан. Урам юллары асфальт, яңа мәдәният йорты, урамда берән-сәрән балалар йөгереп йөри – гади татар авылы, кыскасы. Кызганыч, авыл халкының да күбесе тарихны белми икән. «Нәрсә дә булса белгән әби-бабайлар да үлеп бетте шул инде», – ди Тубылгы Тау авылы мәдәният йорты мөдире Айгөл Вафина.
Борынгы шәһәрлек, Болгар дәүләте чигендәге ныклык-кальга булган урынга да безне ул алып барды.
Калкулыкның авылга терәлеп торган урынында ике телдә вак кына язулы белешмә такта куйганнар. Халык телендә бу урын һаман да «Кала башы» дип атала икән. Кала башыннан калкулыкның үзенә таба киттек. Кибеп баручы Шушма елгасы, күрше рус авылы Архангельская Слободага манзара ачылды. Гаҗәеп матур!
«Бу җирләр беркемнеке дә түгел. Күрше авыл безнеке ди, без – үзебезнеке дибез. Аптырагач, асты безнеке, өсте сезнеке диләр хәзер», – дип сөйләп китте Айгөл Вафина.
Авыл тарихына күз салсак, Тубылгы Тау авылы Идел буе Болгары чорына барып тоташа. Нәкъ шушы урыннан яшь Болгар ханлыгының көнчыгыш чиге үтә. Дошман яуларыннан, башка кабиләләрдән саклану максатыннан Шушма елгасы ярына кальга-крепость төзергә булалар. Кальганың биек сулъяк ярыннан бөтен тирә-юнь күренеп торган. Дошман да бу җирләргә сиздермичә генә бәреп керә алмаган.
Кальганы бу җирләргә беренче төпләнгән кешеләр – сугышчылар, сакчылар төзегән. Кальганы өч рәт биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар уратып алган. Җир өеме өстенә ике рәт имән дивар салынган була, почмакларда биек манаралар күтәрелә. Өч яктан урман белән уратып алынган, дүртенче яктан елганың текә яры белән чикләнгән була.
Әкренләп әлеге кальга шәһәргә әйләнә. Хәзерге көнгәчә сакланып калган «Кала башы» дигән атама шул борынгы шәһәрлекнең башы була. Кайбер чыганаклар буенча, монгол яуларының Болгар дәүләтенең чигендә булган бу шәһәрлеккә тимәгән дип әйтергә була, чөнки шәһәр ул чорда әле җимерелми калган. Шәһәр 14 нче гасырда чәчәк ата. Ул зурая, сәүдә эше арта.
Борынгы шәһәрнең кайчан һәм кем тарафыннан җимерелүе билгесез. Чөнки бернинди язу да, чыганаклар да сакланмаган. Риваятьләрнең берсе буенча Аксак Тимер шәһәрне саклаучыларны кылыч аша уздырган. Димәк, шәһәрнең Алтын Урда таралган чорда Аксак Тимер яулары тарафыннан җимерелгән булуы ихтимал. Икенче риваять буенча шәһәрне руслар җимергән. Ул чакта шәһәр белән Хәнифә падиша идарә иткән. Руслар туптан аткач, Хәнифә сараеның ак таш манарасы ишелеп төшә. Риваять буенча, ахырзаман җиткәч, Хәнифә падиша Кала башына яңадан әйләнеп кайтачак, имеш.
2000 елда ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге тарих институты профессоры Альберт Борһанов җитәкчелегендәге археологик төркем тарафыннан «Кала башы»нда башкарылган казу эшләре шәһәрлекнең дошманнар һөҗүме вакытында зур янгыннан юкка чыгуын күрсәтә. Чөнки табылган өем-өем ат сөякләре дә кешеләрнең чолганыш вакытында ат ите белән туклануларын аңлата.
Казу эшләре барышында болгар чорына караган тимер казан фрагменты, тимер йөзек, тимер сөңге очы, Алтын Урда чоры балчык табак-савыт фрагментлары табыла.
Тубылгы үскән тау
Тубылгы Тауның исеме дә кызык. Баксаң, шушы калкулыкта куе булып, ачык-сары, яки алсу төстә хуш исле чәчәкле, каурыйсыман теленмәле яфраклы, кара-кызыл төстәге калын сабаклы күпьеллык үсемлек – тубылгы (русчасы таволга) үскән. Шуңа күрә кальга урнашкан урынны да «Тубылгытау» дип атаганнар.
«Тубылгытау» шулай кушылып язылган булган. «Хәзер рәсми рәвештә аерым – Тубылгы Тау дип языла», – диде Айгөл Вафина.
Хәзер ул тау үзәннәрендә тубылгы үсми икән инде. «Юк ул, хәзер аны беркемнең күргәне юк. Эзләп-эзләп карадык, таба алмадык», – ди Айгөл ханым да.
Бу җирләрне яулап алганнан соң исемнәре үзгәреп тора әле Тубылгы Тауның. 17 нче гасырда авыл формалаша, аны Югары Никиткино дип атыйлар. Казан ханлыгы тармар ителгәч, халыкны көчләп чукындыра да башлыйлар. Болын уртасында мортавы дигән җир дә бар, ди. Риваять буенча, чукынырга теләмәгән бер татар кешесе гаиләсе һәм бар мөлкәте белән шунда тереләй күмелгән. Тик шулай да халык ислам диненә кире кайткан. Хәзер авылда руслар юк диярлек икән.
Руслар дигәннән, риваять буенча авылга Никита исемле тимер остасы килә. Авылда тимерчеләр булмау сәбәпле, аның калуын үтенәләр, йорт та салып бирәләр. Никитаның балалары да авылдан китми, шунда төпләнәләр. Шуңа күрә авылның түбән очын «Руслар очы» дип атыйлар икән. «Тубылгы руслары мишәрчә яхшы сөйләшә», – дип юкка әйтмиләр икән ул.
«Җир ярылып, дүрт саны күренгән»
Борынгы тарихи җирләр турында риваятьләр күп була. «Кала башы» авыл халкы өчен изге урын. Яшьләр дә аңлап-белеп үсә ди кайда яшәгәннәрен. «Яшьләр ямьсез кыланмасмы, чүп ташламасмы дип борчылган идем. Тьфу-тьфу, андый хәлнең булганы юк. Аңлап үсәләр», – ди Айгөл Вафина.
«Кала башы»нда авыл халкы йолалар үткәрә икән. Кайберләре шушы тауда корбан чала, кайберләр «Нәзер боткасы»н башкара. «Нәрсә ул Нәзер боткасы?» – дим.
Уллары армиягә киткәндә әти-әни нәзер әйтеп калдыра. «Улым исән-сау әйләнеп кайткач, Кала башында аш үткәрәм, бәйрәм ясыйм», – дип. Уллары кайткач, шул әйткән нәзерен үтәп, тауда бәйрәм оештыра. Никахлашкан парлар монда килеп, укып китәләр, – дип аңлатты Айгөл ханым.
Аның үзенең бу изге җирдә корбан чалу урыны ясыйсы килә икән. «Үземчә генә корбан чалу урыны ясасаң иде монда дип уйлап йөрим. Биләр, Болгар кебек изге җир бит бу», – ди ул.
Тау белән бәйле төрле риваятьләр генә түгел, халык телендә һәм хәтерендә калган вакыйгалар да бар икән.
Безнең Рәшидә апа бар иде, хәзер мәрхүм инде. Аның озак бәбәе булмады. «Кияүгә чыккан елны әби белән килеп, монда намаз укый идек. Шунда җир ярылып, гарәпчә дүрт саны күренде», – дип сөйли иде. Шуннан соң дүрт бала тапты.
Кемдер ачык капка да күрә. «Ярның үзендә капка ачылды», – дип сөйлиләр. Күрмәсә, сөйләмәс иде бит. Нинди капка, кая алып бара – анысын беркем белми, – ди Айгөл Вафина.
Ул капка-ишеккә бәйле тагын бер риваять бар икән. Имеш, тауның текә ярында яшерен тимер ишек бар. Җиде төн уртасында бу ишек ачыла. Ишектән кергән кеше алтын-көмеш тулы тау куышына эләгә. Ләкин бу байлыкка кагылырга ярамый. Чөнки ишек төбендә зур эт аны кире чыгармый, сагалап тора, ди.
«Юлда кеше скелеты – баш һәм кулбаш сөякләре ятып калган»
«Кала башы»ннан «Изгеләр зираты» да күренеп тора. Урам башындагы йортның ихатасы белән терәлеп кенә тора иске зират. Аның әле коймалары да булмаган, берничә ел элек авыл халкы ясап, уратып алган. «Ташлары да бар аның», – дигәч, зиратны әйләнеп үк чыктык. Берничә ташның барлыгы күренә. Чардуган белән уратып алынган каберлек өстендә агачлар үсеп утыра. Кабер ташындагы язуларның кайберләре 14-15 нче гасырга карый икән. Зират территориясенә кереп булмады. Чөнки капка тиешле җир заманча «көтүче» – «электропастух» территориясенә кереп калган. Бу зиратта ничә кеше күмелгәне дә билгеле түгел.
Мәдәният йортында авыл тарихы язылган мәкаләләр, язмалар җыелып тора. Шуларның берсендә «1995 елда зират зират янынна үткән автогрейдер 60-70 сантиметр җир катламын казып, юл тигезләгән. Юлда кеше скелетының баш һәм кулбаш сөякләре ятып калган. Юл кырыендагы кабер куышлыгында кабырга сөякләре күренә. Җирле халык, юлдагы сөякләрне җыеп, кабер эченә күмеп куйган», – дип язылган.
Хәзерге көндә югалган тагын бер тарихи урын – Шушма елгасы аша булган кичү, ягъни елганың тирән булмаган урыны, аның буенча җәяү яки атта елганы кичеп була. Шушма аша үткән кичүне ташлар белән эшләгән булалар. Айгөл ханым ул кичү турында туктатып сораучылар булды, ди.
Юлда бер гаилә тукататты да: «Сезнең брод кайда монда?» – ди. Мин бөтенләй аптырап калдым, чөнки нәрсә икәнен дә белми идем. Аннары бер экскурсия вакытында казак киемнәреннән киенеп килгән бер абый да: «Казачий брод кайда сезнең?» – дип сорады. Архангельская слобода белән Тубылгы Тау арасында булырга тиеш, ди үзе. Шул абый аннары аңлатты, Шушма елгасы аша ташлар белән ясалган кичү урыны булган икән. Аны да эзләп-эзләп карадылар, юк инде, кибеп беткән шул инде елга, – дип сөйләде Айгөл ханым.
Лаексызга онытылган шәһәрлек
«Эх, берничә энтузиаст, иганәче булса икән ул», – ди Айгөл Вафина, борынгы шәһәрлек урыны булган урынга карап. Мәйданы буенча Болгар белән Биләр шәһәрлекләреннән кечкенәрәк булса да, татарның тарихы, каны сеңгән җирләр шул болар.
«Елена Воздвиженская исемле язучының алма бакчасы турындагы фэнтези әсәре бар. Мин шуны укыдым да, безнең зират янындагы алма бакчасы турында икәнлеген аңладым. Ул экшн булса да, булган хәлләргә нигезләнеп язылган. Безнең Тубылгы Тау турында Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беләләр дигән сүз бит бу», – ди Айгөл Вафина. Җәенә өч-дүрт тапкыр экскурсиягә дә киләләр икән.
Шулчак фотографыбыз килде дә: «Мин бу тау белән болынны ничек төшерим икән соң?» – ди. Сүз белән язып аңлатып булса да, кадрга аңлаешлы итеп төшерү авыр шул бу җирләрне. Борынгы шәһәр дип тоелмый шул – гади бер калкулык, гади бер елга дип тә карап тора торган шул.
Күпме гасырлар элек кирмән булган, сугышлар барган, яулап алулар, чукындыруларны күргән җир дип кем уйласын! Татар каны тамган, татар тарихы калган җирләрнең игътибарсыз ятуы кызганыч. Кеше сөякләренең юл кырыенда аунап ятуы, тарихи урында атлар йөрүе икеләтә кызганыч. Бер хәтер тактасы, халыкка төртеп күрсәтерлек бер реконструкцияләнгән корылма булмавы өчләтә кызганыч. Борынгы шәһәрлек белән бәйле истәлекләр онытыла баруы, археологик яктан өйрәнелмәве дә кызганыч.
«Кала башы»ннан бормаланып аккан, кибеп баручы Шушма елгасына һәм күрше рус авылына ачылган манзарага карап, авыр сулап куйдым. Тынычландыра, дөнья мәшәкатьләреннән арындыра торган җир, лаексызга онытылуына үпкәләп ятмый микән?