«Җир ул, улым, анаң кебек, баласын ташламый...»: Керәшеннәрдән аутентик-патриотик тамаша
Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге «Мин – җан – туфрак» дип аталган театральләштерелгән концерт-драма тәкъдим итте. Тамашачылар арасында хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

«Чулпан» мәдәният үзәгенә халык агылды да агылды: «Мин – җан – туфрак» дип аталган театральләштерелгән концерт-драма карарга килүләре иде кешеләрнең.
«Мин – җан – туфрак» дип аталган театральләштерелгән концерт-драманы керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге үзенең ел проекты дип тәкъдим итте. Әлеге этнографик-патриотик тамаша Үзәк тарафыннан Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы белән берлектә әзерләнгән. «Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан патриотик концерт әзерлибез дип тотынган идек. Ул, эшли-эшли, зур проектка әйләнде», – дигән иде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова әлеге тамаша уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.
Людмила Белоусова кунакларны каршы ала, күргәзмә һәм программа белән таныштыра. Шул исәптән мине дә: «Безнең Татарстанда керәшен фольклор ансамбльләре күп, мәсәлән, Питрауга 54 ансамбль килгән иде, әмма алар әле алай гына да түгел. Монда бишесе генә килде – Балык Бистәсеннән, Теләчедән, Казаннан», – дип, программа белән таныштырырга өлгерде ул.
Фойеда оештырылган күргәзмәдә – керәшен каһарманнары. Людмила Даниловна мине күргәзмәнең бер өлешенә алып килде. «Болар – безнең дөньяви һәм рухи лидерларыбыз», – диде ул, Алексеевск районы благочинные, Алексеевск шәһәренең Воскресение Христово храмы настоятеле Павел Чурашов һәм «Ак барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров фотоларын тәкъдим итеп. Алар икесе дә үз вакытында хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән сугышчы-интернационалистлар икән.
Бәй, фото янында аның «оригиналы» да – әлеге фотодагы кеше үзе дә – хөрмәтле Павел атакай да басып тора ләбаса. Димәк, керәшеннәрнең «рухи лидеры» Павел атакай – хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән.
Менә залда тамаша башланды. Бу – 100дән артык үзешчән һәм профессиональ артист катнашкан этнографик-патриотик театральләштерелгән концерт-драма иде.
Үзешчән коллективлар белән профессионалларны кушудан кызыклы гына тандем килеп чыга икән. Гаҗәп, үзешчәннәр профессионаллар фонында күмелеп калмый, алар аутентиклыгы белән алдыра. Дөресрәге, керәшен булып уйнаган артистларга караганда уйнамыйча гына аутентик җырларын башкарган керәшен түтәйләре һәм агайлары күңелгә тирәнрәк үтеп керә. Моны профессионал артистлар да аңлап, ансамбльләр фонында махсус тыйнак уйныйлар кебек тоела башлады кебек хәтта. Хәер, темасы шундый ла аның, «Гөргөри кияүләре» булып кукыраеп йөри торган тематика түгел.
Театральләштерелгән күренешләрдә ватанын саклауны үзенең намус эше дип күргән һәм бу бурычын буыннан-буынга тапшырган керәшен гаиләсе тасвирлана. Керәшен егете белән керәшен кызының су юлындагы мәхәббәте, аннары бер-бер артлы кыз сорау, кыз алу, туй йолалары – болар барысы да профессиональ артистлар һәм фольклор ансамбльләр тарафыннан бергәләп тә, чиратлаштырылып та башкарыла.
Бик тыгыз үрелеп барган программа арасында, керәшен егетенең кыз көянтәсен күтәреп судан кайтуы – йоланың бер кисәгеме, ни өчен ир-ат, бик теләсә дә, хатынының чәчен үрергә өлгермәгән, кебек сораулар туа да, соңыннан сорашырмын әле дип, хәтернең бер почмагына этеп куела да, тагын тамашага кереп чумасың. Менә туй йоласы кинәт кенә сугышка озату йоласына әверелә. Героебыз инде авырлы хатынының чәчен дә үрергә өйрәнә алмый калуына борчыла, «бәрәңгене матикла» дип тә искәртергә онытмый.
Менә гаиләгә сугышчының хәбәрсез югалуы турында хат килә. Әмма «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килсә дә, исән-сау кайта безнең төп героебыз – аны ыру рухы саклап йөртә, туган туфрагы чакырып кайтара. Без аның үлем белән йөзгә йөз очрашып, ыру тавышыннан исән калуын күрәбез.
Өчпочмаклы солдат хатлары – театральләштерелгән тамашаның иң җылы, иң тирән һәм моңлы өлеше. Аларда – әлеге хатларда – күпме мәхәббәт, күпме позитив, күп моң. «Без башта документаль катламга кереп күмелдек. Безнең Гаврилов, Карбышевлар кебек бик күп каһарманнарыбыз бар. Алар арасында исемнәре болар дәрәҗәсендә билгеле булмаса да, хатлары кадерләп сакланган кешеләр дә бар. Алар үз ватанын саклар өчен китеп, туган туфрагының ни дәрәҗәдә кадерле икәнен язмышлары белән раслаган. Ул хатларны укып, башта документаль әсәр күзаллаган идек. Аннары сәхнәдән җан тибешен тою җитешми дип, драматургик материалга алындык», – дип сөйләгән иде әсәрнең авторы Луиза Янсуар бу хакта.
Тамашаның театральләштерелгән өлеше тулы бер гасырны эченә ала. XIX гасырга тоташкан ил картының (Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов герое) фәлсәфи уйларыннан башланган күренешләр бүгенге яшь егетнең (Казан театр училищесы студенты Иван Пугачев) илен сакларга омтылуы белән төгәлләнә. «Папа, мин хәл иттем – барам! Син беләсең – кая...» «Папа, мин кайтмасам?» «Җир ул, улым, анаң кебек, баласын ташламый... Син кайтмый кала алмыйсың, улым, берничек тә! Чөнки без китмибез! Без калабыз! Без шушы туфракта, балам...»
Тамаша тәмамланды. И-и-и, Олег Фазылҗановны рәхәтләнеп бер җырлатмадылар да, дигән уй сызылып узды. Театральләштерелгән тамаша эченә нинди генә «соус» белән кертсәләр кертсеннәр иде – җырласын иде Олег.
«Кабатланыр микән бу кичә?» дигән сорау эленеп калды, әлбәттә. Мин дә генә түгел, һәр тамашачыдадыр, мөгаен.
«Бик яхшы концерт. Шушындый хезмәтнең бер генә тапкыр күрсәтелүе – бик кызганыч. Ә бит нинди тулы зал иде! Бер буш урын юк. Шундый бай музыкаль тамаша! Гаҗәеп башкару осталыгы! Мин моны шедевр дия алам. Бик җылы, җанга якын кичә. Мондый тамашаларны тагын-тагын күрсәтеп торырга кирәк», – диде Павел атакай.
- Театральләштерелгән тамашаның авторы – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Режиссер да Резеда Гарипова.
- Әлеге спектакльдә профессиональ артистлардан Олег Фазылҗанов, Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев, «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле (Геннадий Макаров җитәкчелегендә) һәм районнардагы керәшен фольклор ансамбльләре катнашты.