Җир сөрү буенча Россия чемпионы: «Шәһәрдә бер йөреп кайтканчы, бер көн басуда эшлим мин»
Узган ялларда Татарстанда Россиянең иң яхшы җир сөрүчесен ачыкладылар. «Кыр көне»ндә узган җир сөрүчеләр ярышында Әтнә районы Күңгәр авылы механизаторы Ирек Галиев җиңү яулады. «Интертат» иң яхшы механизаторлар белән аралашты.
«Бөтенроссия Кыр көне-2023» кысаларында 10нчы тапкыр җир сөрү буенча Россия чемпионаты үткәрделәр. Чемпионатның 10нчы тапкыр үткәрелүе һәм анда Россиянең төрле төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Ираннан барлыгы 65 механизатор катнашуы авыл хуҗалыгының көче һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең дәрәҗәсе турында сөйли.
Гомумән, «Кыр көне» чарасы авыл хуҗалыгының яңа дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтте. Ул инде элекке җимерек колхоз дигәнне генә аңлатмый. 40 гектарда 250 оешма 300дән артык техника күргәзмәсе оештырган иде. Анда җаның теләгән комбайн, трактор, агрегат һәм тагын әллә нәрсәләрне күреп була.
Җир сөрү чемпионаты – төрле төбәктән, төрле яшьтәге, төрле белемле, төрле җенестәге авыл кешеләренең үз көчен сынап карый ала торган бәйге. Ачылу тантанасында 5-6 хатын-кыз исеме ишетеп калдым. Бик яшь, бик нәфис кызлар МТЗ-1221 тракторын «эх» та итми әйләндереп килә ала икән. Әле сука тагып бит!
«Сез бүген бик күп, сез илебезнең төрле өлкәләрен тәкъдим итәсез. Барыбызны да Ватаныбызга һәм авыл хуҗалыгына мәхәббәт берләштерә. Мин, хатын-кыз буларак, сезнең сафларда шундый җитди эштә эшләүче кызлар булуына шатланам. Кызлар, сезнең бу ярышта беренче булуыгызны телим», – диде ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова.
«Кыз кеше, бернәрсә белми», дип кабул итәләр иде»
Татарстан командасы составында да гүзәл затыбыз бар. 24 яшьлек Эльмира Ибатова Саба районында баш инженер булып эшли. Үзе шундый яшь, үзе чып-чын ирләр һөнәре сайлаган Эльмирага шаккатып карап тордым.
Техникага мәхәббәт көчле. Яшүсмер вакытта машиналарга карата мәхәббәт иде. 11нче класска җиткәннән соң, әти-әнидән: «Кем булырга керим?» – дип сорап карадым. «Үзең кара инде», – диделәр. Кереп карыйм әле, бәлки, булдыра алырмын, дип кенә кереп киткән идем. Үземә ошый.
Авыр ягы бар, дип әйтмәс идем. Һәр кеше белән уртак тел таба белергә кирәк. Бигрәк тә хуҗалыкта инженер булып эшләгәндә кирәк ул. Анда механизаторлар күп, һәрберсенең характеры төрле. Аларны тегеләй иттереп, болай иттереп булса да эшләтергә кирәк, – ди Эльмира.
Сабаның Төбәк авылында туган кыз Казан Аграр университетында «Инженер-автомеханик» белгечлегенә укыган. Аннары ООО «Саба» оешмасының Мичән филиалында ел ярым инженер булып эшли. Быел февральдә баш инженер итеп куялар Эльмираны. Ягъни, ул районда булган бөтен хуҗалыклар, оешмаларның техникасын карап, белеп тора.
Инженер булып эшләгәндә, «кыз кеше, бернәрсә дә белми, яңа укып кайткан» дип кабул итәләр иде. Стереотиплар булды. Күп җирдә бар инде ул. Баш инженер итеп куйгач та андый сүз ишеткәләдем. Ир-атлардан да, хатын-кызлардан да, – ди Эльмира.
Сука ярышына керәсе килсә дә, бер төбәктән 2 генә катнашучы үтә алганлыктан, Эльмира чемпионатта катнашмый. Шулай да механизаторлар өчен «Кыр көне»ндә тагын бер ярыш – «Трактор-шоу» бар. Техникага булган мәхәббәтен Эльмира шул ярышта күрсәтте.
Авылда трактор бар. Ул трактор белән утын да ташыган, печән дә чапкан бар. Әти-әни аптырамый инде аңа. Авылда берәрсе күреп калса, алар аптырый. Минем абый да бар. Абый белән күрешәм дип, трактор янына киләләр, ә трактордан мин төшәм. Киләләр дә китеп баралар аннары.
Кайсы техникага утырсам да, йөреп китәм. Хәзер бөтен техниканың кырыйларында язулары, инструкциясе бар, шуңа аңлап була, бернинди проблема юк, – дип сөйләде Эльмира.
«Шәһәрдә бер йөреп кайтканчы, бер көн басуда эшлим мин»
Җир сөрү буенча чемпионатта Татарстан данын Сабадан Зөлфәт Мөбарәков һәм Әтнәдән Ирек Галиев яклады. Ярышның кагыйдәләре буенча, катнашучылар МТЗ-1221 тракторында 3 сәгать эчендә якынча 8 метрга 20 метр булган җир кишәрлеген сукалап чыгарга тиеш. Суканы механизатор үзе көйли. Аның осталыгы җирнең ничек эшкәртелүеннән күренә – тирәнлеге, турылыгы, юллар калдырмау һәм башкалар. «Бөтен әйбер идеаль булырга тиеш. Бер җир кисәге дә ялгыш кына төшәргә тиеш түгел», – ди катнашучылар.
Беренче көннәрне механизаторлар махсус кырда әзерләнде. Финал ярышлары «Кыр көне»нең соңгы көнендә, 9 июльдә булды. Һәм Россиянең иң яхшы механизаторы исеменә Әтнә районы Күңгәр авылыннан Ирек Галиев танылды.
Ирек Галиев белән ярышлар алдыннан сөйләшеп алган идек. Тыныч, йомшак тавышлы, хәтта бераз оялчан тоелган ир-ат Россия чемпионы һәм трактор хуҗасы булды.
Ирек Галиев 1998 елдан бирле туган авылындагы Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалыкта механизатор булып эшли. Йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда ук алганга, армия хезмәтеннән кайту белән хуҗалыкка эшкә кергән. Элек ДТ-75тә йөрсә, хәзер МТЗ-1221не иярли икән.
Әти гомере буе тракторда эшләгән. Мин дә кечкенәдән шул техника арасында үстем. Җиргә, техникага, авылга мәхәббәт бар. Үзләре генә торсыннар да, үзләре генә яшәсеннәр шәһәрдә. Яратмыйм! Шәһәрдә бер йөреп кайтканчы, бер көн басуда эшлим мин, – ди ул.
Җир сөрүчеләр чемпионатында Ирек Галиев 2016 елдан бирле катнаша. Беренче елны ук өченчелекне яулаган, калган елларны да финалга узмый калганы булмаган аның. «Төгәллек, турылык, матурлык кирәк», – диде ул кыска гына итеп.
Шул вакытта якындагы урып-җыюны да искә алды. «Яз-көз айларында караңгыдан караңгыга хәтле эшлибез. Җәй-кышын җиңелрәк. Болай булса, урып-җыюны да озакламабыз. Яңгыр юк, бөтен җирдәге кебек. Әйбәт җирләре дә бар. Ярый инде, нишләтәсең», – диде Россиянең иң яхшы җир сөрүчесе.
«Җир сукалау осталыгы» дисциплинасында икенче урынны Орел өлкәсеннән Виктор Кудинов, өченче урынны Мордовиядән Сергей Митрофанов алды. Трактор-шоуда Саратов өлкәсеннән Сергей Сергейчев җиңде. Икенче урында – Кемерово өлкәсеннән Алексей Филипов, өченчедә – Свердловск өлкәсеннән Андрей Савченко.