Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир кешегә ябыгу нигә кирәк инде ул?» – Данир Сабиров ябыктыра торган урынга киткән

news_top_970_100
«Ир кешегә ябыгу нигә кирәк инде ул?» – Данир Сабиров ябыктыра торган урынга киткән
Салават Камалетдинов

Артист, юмор остасы Данир Сабиров моннан берничә көн элек кенә «шифаханәгә киттем, төрле үләннәрдән кайнатма гына эчертә торган җиргә» дип язган иде. Җырчы артык «киңәеп» китүе, биле «югалуы» турында зарланды. Менә шифаханә Данир көткән нәтиҗәләр бирә башлаган. 3 тәүлек өчендә ул инде 4 килога ябыгуы турында, шатланып, Телеграм-дусларына хәбәр иткән.

 – Ашау җитәме?

– Җитә, иптәш генерал, артып та кала әле!

– Артып калганын нишләтәсез?

– Ашап бетерәбез, җитми дә кала әле…

Әйткәнемчә, мин дустым киңәше буенча «очищение» үтәргә булдым. Ач тору җиңелләрдән түгел икән. Тик мондагы табиблар: «Лучшее для человека – это голод, холод и покой», – диләр. Монда ашатмыйлар, криосаунада өшетәләр һәм тынычландыралар.

Җомга килгән идем, 4 килога ябыктым. Килгәндә 82 кило идем. Ашатмыйлар. Бүген бәйрәм, әбәдкә чөгендер салаты бирәчәкләр», – дип сөйләгән Данир виртуаль дусларына.

Тик Данирның болай тиз ябыгуына күпләр шикләнеп караганнар, сәламәтлегенә зыян китермәсен дип, артистны кайгыртканнар.

«Анда барып ябыгыр өчен нык сәламәт булу кирәктер. Бер кыз анда барып, ябыгам дип, үлде. Күп еллар инде аңа, Аллам сакласын», «Андый нәрсәләр белән бик мавыкмагыз әле», «Алай итмә инде, Данир, организм үзе белә ул нишләргә икәнен», «Ир кешегә ябыгу нигә кирәк инде ул? Бигрәк тә сезнең кебек буй-сынлы кешегә?! Сәламәтлегегезгә стресс булмасмы?» – дип борчылганнар.

«Кайда соң ул могҗизалы җир? Минем дә барасы килә бит», – дип, кызыксынучылар да булган.

«Менә рәхәт! Ашатмагач, нәрсә өчен түләргә? Өйдә дә шулай ябыгырга була. Бушка», – дип гаҗәпләнгән икенче берәү. Соңгысына җавап итеп Данир: «Теләсәң, ихтыяр көчеңне җыйсаң, әллә ниләр эшләргә була. Тик күбебез сүздә генә әллә кем», – дип җавап биргән.

Фотолар: Данир Сабировның социаль челтәрләрдәге сәхифәләреннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100