Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров билен «югалткан»

news_top_970_100
Данир Сабиров билен «югалткан»
Фото социаль челтәрдән

«Бу арада, көн саен тәмле ашап, билемне югалттым. Шуңа күрә, бер дустымның киңәше буенча, шифаханәгә киттем.  6 көн ач торып чистарыну курсын үтәчәкмен. 6 көн бары төрле үләннән кайнатма гына эчертәләр, ашауга килгәндә, әз генә бал бирәләр. Тик кайткач та, 1 ай давамында дөрес итеп тукланырга кирәк, ди табиблар. Болай булса, Казан концертына дюймовочка булырга тиеш, может билем дә табылыр», – дип уены-чынын язган Данир Сабиров.

«Качып кайтмасаң, анда җиңел түгел», «Безнен эштән бардылар, концлагерь дип кайттылар», – дип язган күпне белүчеләр.

Данирның киңәш бирүче дустын да ачыклаган тамашачылар. «Кара син, малай, концертларда хәлең булмас. Рөстәм артыннан барма, ул Индира белән бик озак хәлсез йөрде (Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев турында сүз бара). Ач торганчы, 7 кат үлчә. 1 декабрьдә күрәсем килә сине», – дип язган берсе.

«Ашауга да карыйдыр, бәлки, әмма «геннар» дигән әйбер бар. Әтиең, әниең бик нечкә түгелләр. Яшь барган саен шуларга ошый барасың инде. Аеруча әтиеңнең биле «нечкә». Бик нык ябыгып китә күрмә, чама бел, сак бул. Унышлар!» – дип, тынычландыргандай язган берсе.

«Симергән дип күрмәдем, әмма концертта биючеләргә җитешә алмадыгыз», –  дип язган концерт карап кайтучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100